27.03.2014 - Көнүзәк

Халыкны нужа йөртә...

Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина төбәк атналыгы кысаларында Дмитрий Медведевның Уфадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Депутат мәдәни проектларны тормышка ашыру, яшь галимнәрнең инновацион эшләнмәләрен гамәлгә кертү, хәй­рия ярдәме оештыру проблемаларын тикшерде, республика халкының көндәлек тормыш мәсьәләләрен хәл итте.

Әйтик, Уфада яшәүче бер ханым торак мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Ул 20 елдан артык торак-коммуналь хуҗа­лыгы өлкәсендә эшләгән. Соңгы 15 ел дәвамында күпфатирлы йортлар ихатасын тәртиптә тота. Күп еллар торак алуга чиратта тора, әмма проблема әлегә кадәр хәл ителмәгән. 68 яшьлек ханым уңайлаш­тырылган бүлмәдә яши. Мондый өлкән яшьтә ихата җыештыру җиңел эш түгел, әмма ул, тораксыз калудан куркып, эшен дәвам итәргә мәҗбүр. Зөһрә Рәхмәтуллина ханымның торак проблемасын берлектә хәл итү өчен мөрәҗәгатьне шәһәр хаки­миятенә юнәлтте.

Яшь галимнәр депутатка шәхси торак төзелеше сыйфатын яхшыртырга сәләтле эшләнмәләрен тәкъдим итте. Алар үз идеяләрен гамәлгә ашыруны нәрсәдән башларга белми. Зөһрә Рәхмәтуллина башта бизнес-проект эшләргә кирәклеген һәм грант нигезендә әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында җентекле аңлатты.

“Яңа көн” хәйрия җәмәгать оешмасы җитәкчесе янган йортны тергезүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Анда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен реабилитация үзәге урнашкан булган. Фаҗига нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге хатын йортсыз калган, өстәвенә, туганнары да аңардан баш тарткан. Кабул итү барышында Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә хатынны ведомство учреждениесенә урнаштыру турында килешенде. Аңа яңа йорт төзү өчен төзелеш материаллары биреләчәк.

Республикада билгеле коллектив артистлары яңа проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәш сорап мөрә­җәгать итте. Зөһрә Рәх­мәтуллина бу мәсьәләгә карата үз карашын белдерде. Башкортстан театры һәм киносына булышлык фонды вәкилләре “Батальон” фильмын төшерүдә финанс ярдәме күрсәтүне сорады. Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Башкорт­станның берничә эре ком­паниясенә мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, депутат кино проектына грант нигезендә ярдәм алу өчен Мәдәният ми­нистр­лыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

“Бердәм Русия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин исә Кушнаренко районында гражданнарны кабул итү үткәрде. Аңа төрле һөнәр ияләре мөрәҗәгать итте: медицина хезмәткәрләре, педагоглар, эшкуарлар, мә­дәният хезмәткәрләре, профсоюз лидерлары һ.б.

Авыл халкын, беренче чиратта, мәктәпләргә ремонт эшләү, М-7 автомагистралендәге аварияләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен кирәкле медицина җиһазлары сатып алу мәсьәләләре борчый. Шулай ук, гражданнар депутатка мәдәният учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү, авыл җирендә эшләүче белгечләргә ярдәм күрсәтү, коммуналь хезмәтләргә түләү, укытучылар өчен шифаханәләргә юлламалар бирү проблемалары белән мөрәҗәгать итте.

Раил Әсәдуллин һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм тәгаен җаваплар бирде. Кабул итүдән соң ул муниципаль район хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов белән очрашты һәм гражданнар күтәргән проблемаларны хәл итү юлларын тикшерде.

Төбәк атналыгы кысаларында Дәүләт думасы депутаты, Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты әгъзасы Рафаэль Мәрданшин да “Бердәм Русия” партиясе Рәисенең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты.

Беренче булып депутатка Техник инвентаризация бюросы хезмәткәрләре эшчәнлегенә дәгъва белән Уфада яшәүче пенсионер хатын мөрәҗәгать итте. Берничә ел дәвамында ул фатир алуга чиратта тора. Әмма ул, инвалид ире белән Бөре районында җир участогы алып, анда кечкенә җәйге йорт төзегәннән соң бюро хезмәткәрләре, гаилә фатир мәсьәләсен хәл иткән дип исәпләгән. Пенсионерлар җәйге йортта ел әйләнәсенә яши ала, дигән акт төзелә. Документта, йортка электр, газ, су үткәрелгән һәм стационар телефон кертелгән, диелә. Арытаба бу кәгазьләр Дәүләт теркәү федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсенә тапшырыла, шуның нәтиҗәсендә узган елда пенсионерларны фатир алуга чираттан төшереп калдыралар. Моннан тыш, фотоларда йортка коммуникацияләр үтмәгәне күренеп тора. Аны яшәргә яраклы торак бинасы итеп кабул итәргә ярамый.

Депутат һәм аның ярдәмче юристы документларны тикшергәннән соң, бу очракта бюро хезмәткәрләре законны бозып эш иткән, дип фаразлый. Пенсионерга фатир алучылар чиратына яңадан басарга ярдәм итеп, Рафаэль Мәрданшин республиканың Техник инвентаризация бюросына депутат запросы җибәрде.

“Эшлекле Русия” җәмәгать оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе буларак, Рафаэль Мәрданшинга Уфада яшәүче эшкуар мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, ул кеше яшәми торган бинаны үз милке итеп сатып ала һәм анда азык-төлек кибете ача. Тиешле җиһазлар урнаштыра, ун кешене эшкә ала. Әмма шушы ук бинада шәһәр властьлары балалар бакчасы ачарга карар иткәч, эшкуардан кибет киштәләреннән тәмәке һәм алкоголь продукциясен алуны таләп итәләр. Рафаэль Мәрданшин властьларның кече һәм урта бизнеска булышлык итү һәм аны үстерү өчен тиешле шартлар тудыру бурычы турында белдерде. Депутат эшкуарга үзара килешү юлларын тәкъдим итте.

Гражданнарны кабул итү барышында депутат тагын берничә гаризаны карады һәм аларның һәрберсе буенча җентекле эш алып барылачагы турында белдерде.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясарга кирәк? Күренүенчә, гражданнар кабул итүләргә урыннарда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр белән дә килә. Димәк, республикада власть нәтиҗәлелеген күтәрү буенча дәүләт дәрәҗәсендә күләмле эш алып барылуга карамастан, барлык чиновниклар да халыкка йөз белән борылды, дияргә иртәрәк әле.

Үз чиратында, законнар чыгару һәм башкарма власть органнары җитәкчеләренең даими рәвештә гражданнарны кабул итүне оештырулары урыннарда властьның башбаштаклыгын, эшләп җиткермәвен ачыкларга да ярдәм итә. Шуңа да, кабул итүләрдә күтәрелгән мәсьәләләрдән чыгып, һәр җитәкче үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясасын, җитешсезлекләрне бетерү чарасын күрсен иде. Ихтимал, шул очракта халык та урындагы мәсьәләләр белән югары җитәкчеләргә азрак мөрәҗәгать итә башлар.

Вәли Нургалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»