26.03.2014 - Көнүзәк

Җанны кыя “тишек” юллар һәм исерек шоферлар...

Узган атнада Башкортстанда коточкыч юл фаҗигасе булды. 20 мартта Уфа — Инҗәр — Белорет трассасында “Фольксваген” автомобиле белән “Мерседес-Бенц” йөк фурасы бәрелеште. Микроавтобус водителе каршы як юлга чыккан. Фаҗигадә җиде кешенең гомере өзелгән. Мондый аянычлы хәлләрдә кемнәр һәм нәрсә гаепле? Юл фаҗигаләре кайчан кимер? Республикада юл хәвефсезлегенә ел дәвамында җитди игътибар бүленсә дә, бу мәсьәләнең көн тәртибеннән төшкәне юк. 

Статистика мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, былтыр республикада теркәлгән 4979 юл-транспорт фаҗигасендә 709 кешенең гомере өзелгән, 6239 кеше җәрәхәтләнгән. Әлбәттә, бу бик зур саннар. Уйлап карасаң, ел дәвамында уртача зурлыктагы бер авыл юкка чыккан дигән сүз. Коточкыч хәл. Имин тормышта бу кадәре кешенең гомере кыелуы уй­лануга этәрә. Хәзер сәбәп­ләргә игътибар итик.

125 юл-транспорт фаҗи­гасендә исерек шоферлар гаепле, алар 36 кешенең гомерен кыйган. Эчкән килеш руль артына утыруга чик кую максатында “ноль промилле” турын­да закон үз көченә кергән иде. Аңа ярашлы, алкогольле эчемлекләрне эчү түгел, уртлап караучыларга да рульгә утыру тыелды. Кызганычка каршы, кырыс закон нәтиҗә бирмәде. Узган елда ул закон гамәлдән чыгарылды. Нәтиҗәдә, сыйланырга яратучы водительләр янә хөррияткә чыкты. Мөгаен, мәсьәләне эчеп эләккән во­дительләргә катырак чаралар күреп кенә хәл итәргә мөмкин­дер. Мәдәни-агарту, аңлату чаралары нәтиҗә бирми. “Камчы” ысулы гына кала.

Узган елда юлларның начар хәлдә булуы нәтиҗәсендә республикада 1140 фаҗига тер­кәлгән. Нәтиҗәдә 150 кешенең гомере өзелгән һәм 1456сы җәрәхәт алган. Эш-вазыйфаларына битараф караучы юл, коммуналь хезмәтләргә 300әр мең сумга кадәр штраф салынган. Акчаны эшләп табарга, ватылган техниканы төзеклән­дерергә мөмкин. Кешеләрне генә кире кайтарып булмый. Ә бит бихисап күңел­сез вакыйгаларга чик кую өчен нибары юлларны төзек хәлдә тоту да җитә. Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә игъ­тибар җитеп бетми. Күпчелек трассалар бомбага тотылган юлларны хәтерләтә. Күпме көч һәм акча түгеп салынган яңа асфальт кышын сафтан чыга. Язын аны “яма­рга”, янә йө­рерлек хәлгә китерергә кирәк. Бәлки юл­ларны төзекләнде­рүне асфальт салу өчен җа­ваплы пред­приятиеләр исәбенә башкарыргадыр? Шуннан соң юлларның сыйфаты аз булса да яхшырыр иде. Води­тель­ләрнең үзәгенә үткән авария хәлендәге юллар шактый күп. Шуларның берсен әйтеп китми мөмкин түгел. Уфаның Затон бистәсен чыккач, Башкортстан­ның төньяк-көнчыгыш район­нарына илтүче юлның башын­да көн саен  тәгәрмәч алыштыручы во­дитель­ләрне очра­тырга мөм­кин. Аларның саны унга җиткән чаклар да булгалый. Мондый урыннарга страховкалау компанияләре вәкил­ләрен, ЮХХДИ инспекторларын чакырганда, зыян күргән машиналар коммуналь хезмәт­ләр исәбенә төзәтелер иде. Кызганычка каршы, водитель­ләрнең түземлеге дә, вакыты да җитми. Ярый ла эш тәгәрмәч алыш­тыру белән генә чикләнсә. Язмышны сынамыйча, Затон бистәсендәге бу юлда тиз арада төзек­ләндерү эшен оештыру урынлы булыр иде. Әллә җаваплы җитәкчеләр Архангель райо­нындагы фаҗига кабатлануны көтәме?

Архангель районындагы тетрәндергеч вакыйгада кем гаепле? Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рим Гыйләҗетдинов республиканың киңкүләм мәгълүмат чараларына аңлатма бирде. Анда болай диелә: “Юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләрен тикшерү буенча эшче комиссия төзелде. Тикшерү тулысынча тәмамланмый торып, нәтиҗә чыгару мөмкин түгел. Авариянең сәбәбе юл шартларында булмавы ачык билгеле — көн кояшлы була, трасса бозлавыкка каршы эретмә белән эшкәртелгән, юл ачык күренә. Авария юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана”.

Күренүенчә, юл фаҗигаләренең сәбәпләре күптөрле. Шул ук вакытта, бик күп кешеләрнең гомерен кыйган аянычлы вакыйгаларга водительләрнең уяулыгы, үткерлеге чик куя ала. Юлдагы чокырны шәйләп, тизлекне киметергә мөмкин. Водитель, каршы як юлга чыгар алдыннан моның хәвефсезлегенә инанырга бурычлы. Соңгы елларда шоферлар әзерләү мәктәпләре гөмбә сыман үрчеп, керемле бизнеска әверелде. Кызганычка каршы, аларда укыту шактый түбән дәрәҗәдә. Бу хәл юлларда киеренкелекне арттыра.

Трассаларда, зур юлларда метр саен ЮХХДИ инспекторы кизү тора алмый. Камераларны да адым саен урнаштыру мөмкин түгел. Руль артына утыручы һәркем барыннан да элек иминлек турында уйлансын иде. Юлларда байлар да, ярлылар да, “текәләр” дә юк. Барысы да бертигез. Кем булуыбызга, нинди вазыйфа биләвебезгә карамастан, шул хакта беркайчан да онытмыйк. 

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»