20.04.2011 - Көнүзәк

Бурычлар билгеле, максатлар аныкмы?

Башкортстанда социаль-икътисади сәясәтне яхшыртуга хезмәт итүче беренчел бурычлар хакында Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җентекле бәян итте. Юлламада  дәүләт идарәсе, хуҗалык итү халыкның көнкүрешенә кагылган актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Билгеле булуынча, базар шартларында хуҗалык итүдә планлаштыру, анык максат билгеләү уңай нәтиҗәнең нигезе санала. Совет чорындагы “планлы икътисад” төшенчәсенең тәмам тамырын корытуны максат итеп куйгач, “план” сүзеннән кайбер чиновниклар, дәүләт эшлеклеләре, шайтан бисмилладан качкан сыман, тәмам читләште. Юкса, бүгенге инвестиция программалары шул ук планлаштыруны аңлата. Ә менә кайбер чиновниклар  дип ассызыклавыбыз юкка түгел, чөнки шул ук Хөкүмәт, министрлык һәм ведомство чиновникларының планлаштыру мәсьәләсенә әһәмият бир-мәве гомум икътисади хәлнең тотрыксызлыгына китерүче факт. Бу уңайдан Президент сөйләгәннәрдән  бер өзеккә генә игътибар итик: “Соңгы вакытка кадәр Республика инвестицияләү программасы ел башында 3-4 миллиард сум күләмендә генә кабул ителә, аннары өстәмә карау юлы белән берничә  тапкырга арттырыла торган  булган. Озак вакытка планлаштыру инструментыннан максатлы инвестицияләү программасы бюджет тишекләрен ашыгыч рәвештә ямау ысулына әверелгән”.

Бу нигезле һәм перспективага исәпләнгән программалы эшчәнлекнең  булмавы хакында сөйли. Хәзер килеп, Хөкүмәт инвестицияләү программасының эшләү механизмын үзгәртте. Мәсәлән, республиканың быелгы адреслы инвестицияләү программасына элеккегә караганда өч тапкыр күбрәк сумма — 11 миллиард сум салынды. Димәк, икътисадны үстерүгә, социаль өлкәне ныгытуга юнәлтеләчәк сумма билгеле, эш планы расланган. Эшчәнлекне шушыларга нигезләнеп тормышка ашыру гына таләп ителә.

Ләкин асылда хәл башкача. Ягъни, Виктор Черномырдин әйтмешли, яхшы булсын дип башланган нәрсә гадәттәгечә килеп чыга. Иң түбән звенодан  алып хөкүмәт структураларына кадәр бер максатка — икътисади нәтиҗәлелеккә омтылыш булмаганнан килә торган чир бу. Һәм, әйтергә кирәк, менә шушы омтылыш булмау Хөкүмәт дәрәҗәсендә үткән кайбер утырыш-киңәшмәләрдә күзгә ташлана.

Соңгы вакытта безгә Президент катнашлыгында үткән берничә  киңәшмәдә катнашырга туры килде. Аларда тикшерелгән һәр проблеманы бәян итеп тормастан, вазыйфа биләүче җитәкчеләрнең куелган сорауларга җавап бирүе, тикшерелгән мәсьәләне төптән белү-белмәүләре һәм әлеге шул җаваплылык төшенчәсенә басым ясыйбыз.

Малтабарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты туризм тармагының  киләчәге, стратегиясе буенча киңәшмәне “Турист” кунакханәсе залында үткәрде. Президент Рөстәм Хәмитов чакырылган мондый зур җыелыш өчен бу зал бик кысын иде. Чөнки бирегә әлеге тармак вәкилләре генә түгел, ә башка ведомстволардан да җитәкчеләр килде. Журналистлар исә, урындык эзләп, коридор буйлап чапты. Өстәвенә, микрофон сызгыра башлады. Чыгыш ясаучылар Башкортстанда туризмның “матур киләчәген” сурәтли башлады. Ирешелгәннәр дә, перспектива да ифрат яхшы икән! Бу тармакның ни хәлдәлеген төшенү өчен республикада илебез, чит дәүләтләр туристларын җәлеп итәрлек объектларның юклыгын, булса да аларның җәлеп итәрлек инфраструктурасы иң түбән дәрәҗәдәлеген искә төшерү дә җитә... Мондый хәлгә күпмедер түзеп утырган Президент: “Киңәшмәне кем әзерләде? Беренче җитәкче чакырылгач җыелыш та югары дәрәҗәдә, тикшереләсе проблемалар да тирән анализланган булырга тиеш! Эшне бик начар оештыргансыз...” дияргә мәҗбүр булды.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында да шундыйрак хәл кабатланды. Дәүләт комитетларының бер җитәкчесе көр тавыш белән ирешелгәннәрне санарга кереште. Башкарылачак эшләрнең үзенчәлеген гомум саннар белән бәян итте. Һәр детальне җентекле тикшерү һәм һәр санның эчтәлеген ачуга корылган булырга тиеш иде бу җитәкченең чыгышы. Билгеле, Рөстәм Зәки улы чыгыш уңаеннан зур ризасызлык белдерде. Җитмәсә, үзенең: “Безнең юлларда никадәр билге (знак) яңартылырга, күпме юлга разметка сызылырга тиеш?” дигән гап-гади сорауларына төгәл җавап алалмады. Ә без инвестицияләр җәлеп итү, булган средстволарны нәтиҗәле файдалану, башкаларга үрнәк булу турында сүз алып барабыз...

Башкортстанның имиджы турында сөйләгәндә аны “икенче Швейцария” дияргә яратабыз. Чыннан да, кабатланмас табигатьле туган җиребез күпләр сокланырлык. Ә инфраструктураның үсеш алмавы туристларны шушы гүзәллекне хозур кылудан мәхрүм итә. Ә менә башкорт балы өчен инфраструктура да кирәк түгел сыман. Эшчән бал кортлары җыйган саф, сыйфатлы продуктны тиешенчә тәкъдим итеп, заманча савытларга салып сатарга өйрәнә алмыйбыз әле. Хәер, күпләп сата башлаганчы тәкъдим итәргә өйрәнергә кирәк.

Узган атнада Башкортстан умартачылык үзәге, зурдан кубып, Согуд Гарәбстаны фирмасы белән республикабызда җыелган балны шушы илгә сату буенча озак вакытлы контрактка кул куелачагы хакында хәбәр итте. Билгеләнгән вакытка без, журналистлар, Сәнәгать һәм инвестиция сәясәте министрлыгына бардык. Тик кул куярга тиешле яклар гына юк иде. Тантана башланыр вакыт җитеп, унбиш минут үткәннән соң Башкортстан умартачылык үзәгеннән һәм гарәп фирмасыннан берничә вәкил килеп керде. Ә үзәк директоры ярты сәгатьтән соң да күренмәде. Шул чакта, вакытны бушка үткәрмәскә диптер, үзәк вәкиле тәрҗемәче аша гарәпләргә сорау биреп, алар белән үзләренең визиты хакында әңгәмәләшергә чакырды. Ә журналистлардан берәү уены-чыны белән: “Директор кая соң?” дип сорады. “Ул — Хөкүмәттә!” диделәр. Ахырда озак вакытка исәпләнгән контрактның хезмәттәшлек итү хакында килешү булуы ачыкланды. Шапырынуның бер төре, ягъни.

Алдан планлаштырып, нинди максатка эшләвеңне тамырдан аңлаганда мондый очраклар булмас иде. Дөрес, хәзерге Хөкүмәткә эшлеклелек хас кебек. Ә менә шушы мисаллар гомум картинаны боза. Бу уңайдан Президент Рөстәм Хәмитов сүзләренә янә игътибар итик: “Планлаштыру икътисади сәясәтебезне гамәлгә ашыруның төп механизмы булырга тиеш. Идарә итү карарлары озак вакытка исәпләнгән планнарга нигезләнсә, алар эмоциональ түгел, объективрак һәм нәтиҗәлерәк булачак”.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»