25.03.2014 - Көнүзәк

Матди ярдәм һәм рухи азык

Мәгълүм булуынча, Кырым ярымутравы күптән түгел генә үз теләге белән Русия составына кушылды. Анда элекке власть үз вазыйфаларын үтәми, яңасы оешып кына килә. Билгеле, мондый катлаулы чорда азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак товарлары җитеп бетмәве ихтимал. Федераль үзәк, ил төбәкләре Кырым ярымутравында яшәүчеләрнең мондый хәленә битараф калмады. Ярымутрауга гуманитар ярдәм кәрваннары төрле төбәкләрдән агыла. Бу мөкатдәс эштән Башкортстан да читтә калмады. Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча гуманитар ярдәм кәрваны оештырылды һәм кичә “Дуслык монументы”ннан Кырымга юл тотты.

 – Тәүдә әлеге вакытта Кырым ярымутравы халкына нәрсә таләп ителүе ачыкланды, – диде гуманитар ярдәмне оештыру һәм аны илтеп җиткерү өчен җавап бирүче, Дәүләт заказларын урнаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Новиков. – Моның өчен Башкортстан Хөкүмәте Кырым җитәкчелеге белән бәйләнешкә керде. Нәтиҗәдә, олауның 36 тоннасын азык-төлек тәшкил итә. Алар ике йөк машинасына сыйды. Анда ярмалар, макарон эшләнмәләре, үсемлек мае, шикәр, куертылган сөт, ит консервалары һәм он бар. Җитмеш төрле дару илтәбез. Шприцлар, бинтлар һәм медицина тәгаенләнешендәге башка товарлар да алдык. Гуманитар ярдәм дүрт йөк фурасына сыйды.

Башкортстаннан Кырымга, матди ярдәмнән тыш, рухи ярдәм дә юл тотты. Бу хакта “Гомумрусия халык фронты”ның Башкортстан төбәк бүлекчәсе вәкиле Руслан Гыйззәтуллин сөйләде.

– “Гомумрусия халык фронты” тарафыннан “Кырымга хат” акциясе оештырылды. Аның кысасында якташларыбыз Кырым халкына булган изге теләкләрен, кайнар сәламнәрен җиткерә ала. Берничә көн эчендә ике йөздән артык хат тупланды. Хатлар гуманитар йөк белән бергә ярымутрауга юл алды. Сер түгел, авыр чакта матди ярдәм генә җитми, җылы сүз дә кирәк. Иманым камил, хатлар үзгәрешләр юлындагы халыкны юатыр һәм  дәртләндерер, – диде  Руслан Ринат улы.

Олау Кырымга өч тәүлектә барып җитәчәк. Иң элек гуманитар йөк Кавказ портына юл тота. Аннан паромда Керчькә чыгачак. Керчьтән Симферопольгә да озак калмый. Кәрванны ЮХХДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машиналары озата бара.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»