22.03.2014 - Көнүзәк

Исеме алышынды, асылы үзгәрерме?

Уфада Идел буе һәм Урал федераль округларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча  семи­нар-киңәшмә үтте. Анда Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Сергей Вельмяйкин, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте, Русия Пенсия фонды, Социаль страховкалау фонды җитәкчеләре, Идел буе һәм Урал федераль округларының 21 төбәгеннән шушы тармак министрлары катнашты.

Чараны республика Хөкүмә­те Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова ачты һәм җыелучыларны Башкортстан­ның социаль-икътисади хәле белән таныштырды.

— Бу җитди форумны үт­кәрү өчен Башкортстан башкаласы юкка гына сайланмады. Бер сан гына китерү җитә: соңгы елда аттестацияләү үткән эш урыннары 48дән 62 про­центка җитте. Әлбәттә, аттестация үзмаксат түгел. Төп нәтиҗә — республика пред­приятие­ләрендәге хәвефсез хезмәт булачак. Социаль бәяләүнең  яңа механизмына күчү эш бирү­чедә, ниндидер катгый чаралар көтмичә, үзе җитәкчелек иткән предприятие­дәге хезмәтне хәвефсез итүгә кызыксыну уятачак, — диде Лилия Салават кызы.

Бүген республикада эш­челәр­нең хезмәт хокукларын үтәүгә зур  игътибар бирелә. Системага салынган эш нәтиҗәсендә төбәк хезмәт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Башкортстан  эш урыннарын аттестацияләү буенча күрше төбәкләр арасында алдынгы урынны били.  Моннан тыш, былтыр производствода кешеләр үлеме очракларын һәм авыр җәрәхәт­ләнүчеләр санын киметергә мөмкин булган.

Билгеле булуынча, ел башыннан “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” закон көченә керде. Сергей Вельмяйкин чыгышында яңа за­конның кайбер үзенчәлек­ләренә тукталды.

— Башта ук әйтеп куям, бу документ бернинди дә революция ясамады.  Эш урыннарын аттестацияләү нигезендә дә хезмәт шартларын бәяләү ята иде. Исемен алыштырып, “аттестация” дигән сүздән баш тартып, без үзен акламаган нәрсәләрдән арынырга гына теләдек. Аттестация үткәрү тәртибе буенча  һәр эш урыны мотлак рәвештә аттестацияләнергә тиеш иде. Гамәлдә бу бурыч үтәлмәде, үтәлә дә алмады, дияргә була.  Соңгы биш елда илдәге 48 миллион эш урыныннан  6 миллионнан артыгы аттестацияләнде. Махсус бәяләү турында законны без профсоюзлар һәм  эш бирүчеләр вәкилләре белән берлектә әзерләдек. Ике якның да мәнфәгатен үти алдык, дип уйлыйм, —дип белдерде Сергей Федорович.

Аның сүзләренә караганда,  хәзер хезмәт шартларын  тулы күләмдә бәяләү, чыннан да, зыянлы булган эш урыннарына  карата гына үткәрелергә тиеш. Барыннан да элек бу элекке совет Исемлекләренә кертелгән һөнәрләр — шахтерлар, металлурглар, тимер юлчылар. Алар хезмәт салган эш урыннары 6,5 миллион тәшкил итә.  Калганнары өчен бәяләү процедурасы гадиләштерелгән булырга һәм күп чыгымнар таләп итмәскә тиеш. Икенче төрле әйткәндә, әгәр дә эш урынында хәвефле һәм зыянлы факторлар юк икән, эш бирүче тарафыннан бернинди тикшерү үткәрмичә яраклаштыру декларациясе төзелә, ул “Роструд”та теркәлә. Бу декларация 5 ел гамәлдә була ала. Бәхетсезлек очраклары һәм  һөнәри авырулар теркәлмәгәндә декларациянең вакыты тагын биш елга озайтылырга мөмкин. Ләкин әлеге вакытта предприятиедә хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә ниндидер закон бозу ачыкланса, эш бирүчегә зур штрафлар сыйфатында каты санкцияләр кулланылачак.  Шул рәвешле, яңа закон эш бирүчеләрне хезмәт шартларын яхшыртуга икътисади яктан дәртләндерүче хокукый механизм булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул эшчеләре өчен хәвефсез хезмәт шартлары тудырган эшкуарларны өстәмә страховка взнослары түләүдән азат итәчәк.

Гомумән, закон күпкырлы. Ул шулай ук пенсия хокукларын, зыянлы эш шартларында эшләгән өчен компенсация түләүне гарантияләүгә дә йогынты ясый.  Бу хезмәткәрләргә зыянлы шартларда эшләгән өчен өстәмә түләү, өстәмә отпуск һәм кыскартылган эш көне алу мөмкинлеге бирә.

Бәяләүче оешмаларга да таләпләр катгыйланган. Аларның хәзер закон тарафыннан күздә тотылган барлык  факторларны үлчәргә сәләтле үз лабораториясе булырга тиеш.  Оешма штатында ким дигәндә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының сертификаты булган биш белгеч-эксперт булырга, аны һәр эксперт шәхсән алырга тиеш.  Бу белгечне бер яктан бәйсез итсә, икенче яктан җаваплылык өсти: экспертлар эшләре өчен шәхсән җавап бирә.

Бәяләүче оешманы эш бирүче үзе сайлап ала. Ул комиссия төзи һәм аңа җитәкчелек итә. Комиссиягә профсоюзлар һәм эш бирүчеләр вәкилләре керә. Әгәр дә  оешмада профсоюз юк, ә хезмәт коллективы бәяләүдә катнашырга теләк белдерә икән, ул комиссиягә үз вәкилен кертә ала.

Махсус бәяләү комиссиясе нәтиҗәләре белән һәр эшче танышырга тиеш.  Ни өчен? Эшчеләргә бирелгән гарантияләр һәм компенсацияләр күләме — хезмәт хакына өстәмә, кыскартылган эш көне, өстәмә отпуск бәяләү нәтиҗәләренә бәйле. Моннан тыш, эш урыны Исемлеккә кертелгән булса, ләкин хезмәт шартлары махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча хәвефсез, дип танылса, шушы вакыттан эшченең льготалы пенсия стажы исәпләнүдән туктый. Аңа кадәр эшләгән стаж янмый, әмма яңасы исәпләнмәячәк. Әгәр дә хезмәткәр бәяләү нәтиҗәләре белән риза булмаса, хезмәт инспекциясенә шикаять яза ала, аның буенча дәүләт экспертизасы тикшерү үткәрә. 

Күрүебезчә, закон кирәкле һәм өлгереп җиткән. Ләкин әлегә аны тулы күләмдә гамәлгә ашыра башлау мөмкинлеге юк, чөнки башкару методикасы юк. Бүген Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шушы максатта ярдәмче норматив хокукый акт пакеты әзерләгән. Уфада үткән семинарда белгечләр оештыру механизмнары һәм бәяләүне үткәрү процедурасы, аны кертүдә башкарма власть органнары бурычлары, бәяләү үткәрүче оешмаларга таләпләр һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. “Хезмәт шартларын махсус бәяләүне гамәлгә кертү” темасына “түгәрәк өстәл” үтте.

Икенче көнне семинарның практик өлеше узды.  Мәскәү делегациясе Башкортстанның ике эре сәнәгать предприятие — Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе һәм “Фармстандарт-Уфавита” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»