22.03.2014 - Көнүзәк

Матди генә түгел, рухи байлык та мөһим

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында 24 мартта Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Краснокама районыннан чыккан сәхнә йолдызлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Краснокамалылар башкала тамашачысы алдына нинди концерт программасы белән килә? Гомумән, район бүген нинди сулыш белән яши? Район җитәкчесе Рәзиф ГЫЙЛЬМУЛЛИН белән шул хакта әңгәмәләштек.

— Рәзиф Мөхәммәтнурович, районны җитәкләвегезгә ун елдан артык вакыт узып китте. Һәрбер кеше җитәкче вазыйфасына ниндидер уй-планнар белән килә. Шушы дәвер эчендә алдыгызга куелган бурыч­ларны гамәлгә ашыра алдыгыз­мы, җитәкче вазыйфасында ирешкән иң зур уңышыгыз нинди?

— Мин үзем, шушы җирдә туып-үскән кеше буларак, һәрчак авыллар өчен янып яшәдем, авыл халкының тормыш шартлары яхшыруын теләдем. Район җитәкчесе вазыйфасына бик зур планнар, яңа, ят идеяләр белән килдем, дип әйтә алмыйм. Максатымны әлеге шул гади авыл кешеләренең көнкү­решен җиңеләйтүдә, яшәү шартларын яхшыртуда күрдем. Шуңа омтылдым да. Бу юнәлештә алдыбызга куелган планнарны әкренләп тормышка ашырып киләбез. Авыл тормышы — шәһәрне­кеннән аермалы, аны бер-ике ел эчендә үзгәртү мөмкин түгел, монда тормыш салмак кына үз көенә агыла. Бездән дә, аның шул үз ритмын бозмыйча гына, яңалыклар, үзгәрешләр кертү таләп ителә, дип уйлыйм.

— Билгеле булуынча, Краснокама — авыл хуҗалыгы районы. Сез дә районны җитәкләгәнче байтак гомер шул өлкәдә тир түктегез, иң зур һәм көчле хуҗалыкларның берсен җитәкләдегез. Район хуҗалыклары­ның бүгенгесен ничек бәялисез?

— Шөкер, авыл өчен авыр елларда да без, хуҗалыкларны таркатмыйча, барысын да саклап калуга ирештек. Соңгы елларда, ил һәм республиканың әлеге тармакка бүленгән зур игътибары нәтиҗәсендә күп хуҗалыклар яңарып, ныклап аякка басып китте. Бу, әлбәттә, күрсәткечләрдә дә яхшы чагыла. Әйтик, узган елда 1 миллиард 650 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерелде, бу аннан алдагы ел күрсәткеченә караганда 110 процент тәшкил итә. Республикага финанс ярдәме өчен рәхмәтебез зур, узган елда төрле дәрәҗә бюджетлардан район хуҗа­лыкларына 147 миллион сумлык субсидия түләнде. Шуларның 13 миллионнан артыгы район бюджетыннан булуын да әйтеп үтәргә кирәктер.

Авыл хуҗалыгы техникасын яңар­туга зур игътибар бирелә. Без узган елда гына да 92 миллион сумга 60 берәмлек техниканы яңартуга ирештек.

Терлекчелектә дә яхшы гына күрсәткеч­ләргә ирешеп киләбез.  Гому­мән, һәр юнәлештә күрсәткечләр үсеш белән бара. Сәнәгать пред­приятие­ләренә килгәндә, алар тарафыннан 3 миллиард 600 миллион сумлык товар җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде.

— Район республикада беренчеләрдән булып “500 ферма” программасына кушылды. Бүгенге көнгә инде берничә ферма тулысынча яңарыш кичерде. Бу программа турында нәрсә әйтер идегез?

— Әйе, ике ел эчендә әлеге программада  районның 5 хуҗалыгы катнашты. 2012 елда бу программага тәүгеләрдән булып “Алга” токымчылык заводы”, “Колос” агрофирмасы керсә, узган елда “Кама”, “1 Май”, “Маяк” хуҗалыклары да кушылды. Ике елда әлеге проектның суммасы 160 миллион сум тәшкил итте, шуның яртысыннан күбрәге узган ел өлешенә туры килә. Һәр хуҗалыкка инженерлык челтәрләрен төзү өчен районнан бе­рәр миллион сум бүленде. Әлеге программа чикләрендә 20 миллион сумга 258 баш токымлы мал кайтарылды. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез. План буенча, быел “Заря”, “Нур”, “Восход” хуҗалыклары әлеге программада катнашачак. Бу исә фермаларны модернизацияләүгә, халык өчен уңайлы эш шартлары тудыруга, нәтиҗәдә, эш күрсәткечләрен арттыруга булышлык итәчәк.

— Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясендә крестьян-фермер хуҗа­лыкларының да өлеше зур. Аларның үсе­шендә районның ярдәме нинди?

— Фермерлык хәрәкәтен үстерү – республика Хөкүмәте сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген безнең авылларда 67 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 10 меңнән артык шәхси хуҗалык теркәлгән. Алар тарафыннан узган елда 85 миллион сумлык товар җитештерелде. Былтыр фермерлар тарафыннан өч мең гектардан  артык мәйданга бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелде, яхшы уңыш җыеп алынды.

Эшләргә теләге булган кешегә хөкүмәт ярдәм итәргә әзер. Яңа эш башлаган фермерларга булышучы максатлы программа ярдәмендә фермерлар саны артты. Әйтик, “2011-2015 елларда районда урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү” программасы ярдә­мендә былтыр гына да эшкуарлар саны 17гә артты. Үз эшләрен башлап җибәрү өчен аларга 6,5 миллион сум  финанс ярдәме күрсәтелде, шуның 2 миллионын район бүлде.

Нәтиҗәдә, фермерлар җитештергән продукция күләме дә арта бара. Әйтик, “Краснокамский Гусь” җәмгыяте 17 тоннадан артык каз ите җитештерде. Раздолье авылыннан Фирдус Хәлиуллин яхшы эшли, ул асраган токымлы сарыкларның саны йөздән артты. Иске Янъегеттә умартачылык белән шөгыльләнүче Рәмис Сәрваров умарталар санын елдан-ел арттыра. Фирдәвисә Зәйдуллина, мәсәлән, атлар асрый, ит һәм кымыз җитештерә, аның маллары да йөз башка җитеп килә. Можар авылыннан Әнүзә Хәбибуллина питомник тота. Күрүегезчә, фермерлар алынмаган тармак юк диярлек. Әлбәттә, “УралАгро” кошчылык фабрикасы турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Әлеге җәмгыятьнең җитештерү куәтләрен арттыруы – район  бюджетына кергән дүрт миллион сумнан артык салым гына түгел, ә дистәләгән яңа эш урыны да.

Районда инвесторлар барлыкка килү дә уңай күренеш. Бу уңайдан “Агро-Мен” җәмгыятен генә атап үтү дә җитәдер. Әлеге предприятие тарафыннан 500 гектарда бөртеклеләр чәчелде, ике мең гектарга якын җир туңга сөрелде, алты склад төзелде, 15тән артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Әлеге вакытта “Агро-Мен” 500 мең башка тәгаенләнгән кошчылык фермасы төзү белән мәшгуль.

Җаваплылыгы чикләнгән “Карман балык хуҗалыгы” җәмгыятен дә атап китми мөмкин түгел, алар, Никольск һәм Курый авылларындагы ташландык буаларны тәртипкә китереп, балык үрчетә башларга ниятли. Район өчен бик файдалы тәкъдим бу, беренчедән, шул ук салымнар, икенчедән, егермедән артык кешегә эш урыны булдырылачак. Шулай ук, Яңа Хаҗи сөт заводын эшкә җигәрлек инвесторлар да табылды, аларга да эшче куллар кирәк, утызлап кеше эшле булачак, дигән сүз.

— Районның йөзе елдан-ел үзгәрә, тормыш шартлары яхшыра. Узган ел йомгаклары буенча да  республика районнары арасында Краснокама зур уңышларга иреште.

— Югарыда әйтүемчә, район үсешенә авыл кешеләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәр­ләре зур өлеш кертә. Безнең район бу тармакта республикада алдынгы ун район исем­легенә керде һәм Башкортстан Хөкүмәтенең беренче дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Районда барган уңай үзгәрешләрдә һәр­кемнең катнашы бар, моңа без депутатлар, авыл биләмәсе башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә, берлектә эшләп ирешәбез. “Урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү”дә безнең районның республикада дүртенче урынга чыгуы да күп нәрсә турында сөйли. Бу урын өчен без республикадан 16 миллион сумлык грант алдык.

Авылларның йөзе, чыннан да, үзгәрә. Моның өчен, әлбәттә, күп көч һәм тырышлык салына. Гомумән, район хакимиятенең эше халыкның “ашаган белми, тураган белә” мәкаленә бик туры килә торгандыр. Һәр эшне башкарып чыгу өчен күпме чыгымнар түгелгәнен халыкның белмәве дә бик мөмкин. Бу эшләр “Авылны социаль үстерү” максатлы программасы ярдәмендә башкарыла. Район авылларының 92 процентына газ үткәрелгән. Шулай ук электр челтәрләре яңартыла, юллар төзекләндерелә, яңа социаль объектлар төзелә, яңа йортлар сафка керә, бер сүз бе­лән әйткәндә, районда тормыш кайный.

— Узган елда сафка кертелгән төзе­лешләрнең иң зурысы — район үзәген­дә­ге физкультура-сәламәтләндерү комплексы. Районда, гомумән, спортка зур игътибар бирелә. Олимпия уеннарын карап бара алдыгызмы?

— Әлбәттә, бөтен дөнья күләмендә зур вакыйга булган Олимпиаданы мөмкин булган кадәр күзәтеп барырга тырыштым. Аның нәтиҗәләре илебез өчен горурлык тудыра. Мин спортчыларның ихтыяр көченә сокланам. Әйткәндәй, безнең районда да бар дөнья чемпионнары: кул көрәше буенча – Максим Яндубаев һәм теннисчы Кемаль Гайфуллин. Бу исемне алар икесе дә узган елда яулады, бу яктан 2013 ел безнең өчен уңышлы булды. Барлык уңайлыклары, бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү үзәген дә сафка керттек.

Ә гомумән алганда, районда спортка караш бик яхшы, спортчыларыбыз көчле. Краснокаманың республика Авыл спорт уеннарында тугызынчы ел рәттән (!) беренче урын яулавы да бу турыда сөйли. Ә бит уңышны “саклап калу” аны яулауга караганда да авыррак. Әлеге тугыз ел эчендә спортчылар да алмашынып тора, әмма безнең район әле пьедесталны бирергә җыенмый. Моннан тыш та волейбол, тэквон-до, җиңел атлетика, урыс лаптасы, баскетбол буенча республика һәм төбәкара дәрәҗәдә җиңүләр яулап кына торалар.

Узган атнада гына баскетбол буенча республика финал ярышларында безнең районның ирләр командасы да, хатын-кызлар командасы да, утыздан артык команданы җиңеп, беренче урынга чыкты. Бу, берен-чедән, физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәхимҗан Шәйхетдиновның, аның кул астында эшләүчеләрнең  тырышлыгы нәтиҗәсе булса, икенчедән, мәгариф өлкәсе, яшьләр комитеты бердәм булып, тырышып эшли, яшь буынны спортка җәлеп итә, шуның белән аларны эчкечелек, наркомания, токсикомания кебек начар күренешләрдән курчалап кала. Әйткәндәй, узган елда безнең район наркоманиягә каршы эш алып бару буенча да республикада беренче урын алды.

— Мәгариф өлкәсе — район хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу аңлашыла да, чөнки балалар —  илнең киләчәге. Бу өлкәдә нинди уңышлар  һәм планнар бар?

— Мәгариф өлкәсенә игътибар, чыннан да, зур. Бу эшчәнлек мәктәпләрдә ел саен ремонт эшләүдә, бик күп төрле чаралар үткәрүдә генә чагылмый. Иң мөһиме — бер бала да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Укытучылар, һәр балага игътибар бү­леп, һәрберсе белән эшләргә тырыша, мәк­тәптән тыш вакытта да алар төрле түгәрәк­ләргә, спорт секцияләренә җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, уку сыйфаты арта, төрле олимпиадаларда җиңүләр саны үсә. Былтыр 11 укучыбыз — мәктәпне алтын медальгә, алтысы көмеш медальгә тәмам-лады. Миңа калса, бу саннар үзләре үк мәгарифнең сый­фаты турында әйтеп тора.

Шулай ук мәктәпләрне җиһазландыру турында әйтеп китми булмый. Бары тик узган елда гына мәгарифне модерниза­цияләү программасы буенча район мәктәп­ләренә укытучылар өчен 160 ноутбук, 27 комплект интерактив такта, лаборатор һәм практик эшләр өчен тулы комплектлар, башлангыч сыйныфлар өчен 23 уку кабинеты, 16 компьютер классы һәм башкалар кайтарылды.

Укучы­ларның җәйге ялы да район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Моннан берничә ел элек без Редькино авылындагы иске мәктәп бинасын балаларны сәламәтлән­дерү лагерена әйләндердек, җәйге айларда балалар анда рәхәтләнеп ял итә. Былтыр безнең лагерь “Башкортстанның иң яхшы лагере” бәйге­сендә өченче урын яулады.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар да игътибар үзәгендә. Узган елда Курый авылында — 35 урынга, Николо-Березовкада 110 урынга тәгаенләнгән балалар бакчалары сафка кертелде. Планда — Куян авылында 95 урын­га балалар бакчасы төзү.

— Быелгы ел — Мәдәният елы. Ялгышмасам, районның берничә авылы яңа клублар төзелешен көтә? 

—  Әйе, Яңа Кабан авылында 2001 елда төзелә башлаган мәдәният йорты әле дә төзелеп бетмәгән. Бу объект буенча әлеге вакытта яңадан проект-сметасын төзеп, дәүләт экспертизасын үтәбез. Арлан авылында да заманча, иркен, зур клуб салырга ниятлибез. Ә елны “Мәдәният елы” дип игълан итүгә мин бик шат, чөнки бу бик вакытлы карар. Югыйсә, халык рухи байлыкны онытып, матди байлыкны өстен куя башлады. Мәдәният елы чикләрендә районда, республикада, гомумән, илдә барган чаралар безнең милли йолаларыбызны саклауга, әхлаклылыкны үстерүгә булышлык итәр, дип уйлыйм.

Ә үзебезнең районга килгәндә, барлык мәдәният учаклары, ижади коллективлар уңышлы эшләп килә. Районда ел башыннан игълан ителгән “Авылым сукмаклары” фестивале уңышлы үтә. Бездә Сабантуй, “Изге Никола бәйрәме”, “Семык” гөрләп уза. Изге Никола бәйрәмен районның визит карточкасы дисәк тә ярыйдыр. Шунысы куанычлы: быел әлеге фестиваль, “Русия мәдәнияте” федераль программасына кереп, 700 мең сумлык грантка ия булды. Район бюджетыннан да бу чарага 200 мең сумнан артык акча бүленәчәк. Кыскасы, халык бездә эшли дә, күңелле итеп ял итә дә белә.

— Рәзиф Мөхәммәтнурович, әңгәмә азагында традицион сорау: хакимият башлыгының башында нинди планнар кайный, нинди бурычлар, максатлар бар?

— Эшлисе эшләр, шөкер, эшләнгәнен­нән дә күбрәк. Яңа техника аласы, юллар саласы, яңа җиңүләр яулыйсы, маллар санын арттырасы,  планлаштырылган объект­ларны сафка кертәсе, газ сузасы — алар санап бетергесез. Болар барысы да халыкның көнкүрешен яхшыртуга, ахыр чиктә, районыбызны, республикабызны көчле, ныклы итүгә юнәлтелгән.

— Рәзиф Мөхәммәтнурович, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Сезгә һәм район халкына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Гөлнара Гыйлемханова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»