20.03.2014 - Көнүзәк

Шартлар бар. Инициатива кем кулында?

Русиядә авыл хуҗалыгында кооперацияне үстерү мәсьәләсе соңгы елларда Хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелде. Әмма әлегә федераль министрлык бу юнәлештә ниндидер чаралар күрергә ашыкмый. Министр Николай Федоров, илдә 2016 елга кадәр авыл хуҗалыгы  кооперациясен үстерү буенча  максатлы программа проекты әзерләнүен хәбәр итүгә карамастан, үзәктән “тавыш-тын” ишетелми. Аграр документны кабул итүнең асылы шунда, кооператив хәрәкәтенең нигезендә фәкать  крестьян һәм фермерлар мәнфәгате булырга тиеш. Авылда кече һәм урта бизнесның, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның кооперация нигезендә берләшүе аларга җитештерүне арттыруга гына түгел, ә үз продукциясен зур сәүдә базарларына алып чыгарга һәм арадашчылардан арынырга булышлык итәчәк. Һәрхәлдә, аграр тармакта җитештерүчеләрнең берләшүе сәүдәдәге эре бизнес вәкилләренә ошап җитмидер, күрәсең. Югыйсә, Русиядә аграр кооперация үсешенә лоббистлар аяк чала дигән фикер тумас иде.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү юнәлешендә соңгы 2-3 елда зур эш башкарылды. Голландия һәм Германиядәге тәҗрибәләр өйрәнелде. Министрлык мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта 2006 елда оештырылган 73 кооперативның 64е рәсми теркәлгән. Чынлыкта аларның нибары 23е генә эшли. Шуларның тугызы — кредит, алтысы — эшкәртүче һәм сигезе — тәэмин итү-сату кооперативлары. Әлбәттә, бу бик түбән күрсәткеч. Аларны оештырырга нәрсә комачаулый, кооперативларның киләчәге бармы? Министрлыкта узган киңәшмәдә шул мәсьәлә тикшерелде.

Яңалык һәрвакыт авырлык белән юл яра. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Аграр тармакта кооперациягә берләшү зарурлыгы моннан берничә ел элек үк актуаль мәсьәлә булып күтәрелгән иде. Әмма авылда, шәхси ихаталарда ит-сөт җитештереп сатучыларны бер канат астына туплап, аларның мәнфәгатен кайгыртырдай көчләр табылмады. Русиядә җитештерүчеләр кооперациясе яңалык түгел. Илнең билгеле галимнәре авылларның, гомумән, аграр секторның тотрыклы үсешен шушы кооперацияләргә берләшүдә күрә. Базар мөнәсәбәтләре шартларында кайсы категориядәге хуҗалыкны алсаң да, аларның зур сәүдә нокталарына чыгу мөмкинлеге чикләнгән. Димәк, бу хәл үзеннән-үзе арадашчыларга юл ача һәм сатылган продукциядән керем алуны киметә.

Бөтенрусия авыл хуҗалыгы икътисады фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Иван Ушачев фикеренчә, төрле сәяси системада һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында яшәүче илләрдә аграр тармак кооперациясе дәүләт ярдәме нигезендә үсә. Кооперациягә берләшүче җитештерүчеләр эре сәүдә челтәрендәге бәяләрне контрольдә тота һәм көйли. Мисал өчен, Скандинавия илләрендә сөт базарындагы продукциянең — 80-100, Франция, Швеция һәм Даниядә эре базарларда итнең 90 проценты кооперативлар өлеше булып тора.

Гомумән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы нинди оешма соң? Ул — аграр җитештерү белән шөгыльләнүче төрле категориядәге хуҗалыкларны берләштерүче коммерция карамагында булмаган оешма. Җитештерүчеләр, чыгымнарын киметү һәм өстәмә керем алуны арттыру максатында берләшеп, продукцияне сату, тәэмин итү, эшкәртү һәм башка эшләрне үзләре берләшкән кооперциягә тапшыра. Кулланучылар кооперативлары берничә төрле була. Әйтергә кирәк, бүген авылда ит-сөт, яшелчә җитештерүченең күбесе үз продукциясен сатып йөри алмый. Шулай ук, кредит, эшкәртү, тәэмин итү, хезмәтләндерү кооперативлары бүгенге шартларда авылда кече һәм урта бизнесны үстерүдә зур эш башкарырга сәләтле.

— Авылда җитештерүне арттыруда продукция белән сәүдә итү базары булу бик мөһим, — дип билгеләде республика Президенты Рөстәм Хәмитов узган ел ахырында авыл эшчәннәре бәйрәмендәге чыгышында. — Бүген күпме телисең — шулкадәр җитештереп тә була, ә менә аны ничек сатарга?.. Эре сәүдә челтәрләре еш кына урындагы җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Әлеге проблеманы республикада авыл хуҗалыгы продукциясен күмәртәләп сату үзәкләре оештыру юлы белән хәл итәргә була. Бу — авылда шәхси ихата мөмкинлеген үстерергә булышлык итәчәк. Безгә шушы юнәлештә ныклап эшлисе бар. Әлеге мәсьәләдә кулланучылар кооперациясе үз сүзен әйтергә тиеш.

Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстанда авыл халкының 27,9 проценты шәхси ихаталарны — яшәү чыганагы, ә 8,5 проценты төп яшәү чыганагы итеп күрсәткән. Димәк, кооперация хәрәкәтен үстергәндә, шәхси иха­таларның яшәү чыганагы гына тү­гел, ә табыш алу юлы булачагы да көн кебек ачык. 1 гыйнварга республикада биш меңнән күбрәк фермер һәм шәхси малтабар һәм 590 меңнән күбрәк шәхси ихата хуҗалыгы теркәлгән. Проблема шунда, алар “авыл хуҗалыгы товарлары җитеш­терүче” дигән рәсми статуска ия булмаганлыктан, дәүләтнең ярдәм итү программаларында катнаша алмый. Шуны күз уңында тотып, министрлыкта узган киңәшмәдә аңа ия булуның төп юлы — коопе-рациягә керүдә булуы билгеләнде.

— Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын оештыру өчен барлык шартлар да бар, ләкин, инициатива, тәкъдимнәр җитми, — диде киңәшмәдәге чыгышында тармак министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин.

Югарыда мондый кооператив­ларның  төрле юнәлешләрдәге эшчән­леге бәян ителде. Кызганычка каршы, әлегә авыл җитештерүчеләре уртак проблемаларны хәл итү өчен берләшә алмый. Бәлки, теләми дип тә әйтергә кирәктер. Хәзер аграр тармакта кайсы гына эшчәнлекне алсаң да, коопе­рациягә берләшеп, дистәләрчә төрле хезмәт күрсәтеп, табыш алып була. Иң мөһиме, аерым юнәлешләр буенча дәүләт субсидияләре, грантлар каралган. Быел, мәсәлән, федераль программа кысаларында продукция эшкәртүдәге матди-техник базаны ныгыту һәм аны саклау буенча грантлар көтелә. Проект берлектә финанслау шартларында тормышка ашырыла. Аның 70 процентын дәүләт финанслый, калган 30 проценты — кооперативларга берләшкән фермерларның үз акчалары. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге кооперативлар белән “Башпотребсоюз” системасына караган предприятиеләр дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерә. Ихтимал, уртак тел тапкан очракта, алар авыл ихаталары җитештергән ит-сөт, яшелчә һәм балны җыюны оештыра алыр. Ул чагында продукцияне эшкәртү һәм аларны илнең эре сәүдә базарларына чыгару мөмкинлеге дә артыр.

— Узган ике ел дәвамында без авылда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибен тамырдан үзгәрттек һәм ул яхшы нәтиҗәләр бирде. Ләкин Хөкүмәт субсидияләре киләчәктә  табышлы җитештерүгә ирешкәннәргә генә биреләчәк. Бу хаталарны төзәтергә  мәҗбүр итәчәк. Авылда кооперацияне үстерү проблемасы да шуңа бәйле. Бары тик шушы юнәлеш кенә безгә авылдагы көнүзәк проблемаларны хәл итүгә, җитештерүне үстерүгә этәргеч бирәчәк, — диде Азат Җиһаншин.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»