20.03.2014 - Көнүзәк

Башкортстан сезнең белән!

“Көнчыгышка походны туктатыйк!” дигән девиз астында узган гомумхалык җыенында күпмилләтле Башкортстан халкы Украинада барган вакыйгаларга карата тирән борчылу, аның игелекле һәм эшсөяр халкына теләктәшлек белдерде.

Башкортстанның партия, ветераннар, милли, студентлар, спорт һәм башка иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыены Уфада Спорт сарае алдындагы мәйданда узды. Кырым хал­кына теләктәшлек белдерү өчен 7 меңнән артык уфалы килгән иде. Чараны Республика халыклары ассамблеясе оештырды.

“Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Әхәт Мостафин митингта катна­шучыларга мөрәҗәгатендә Украинадагы вакыйгаларга битараф калмау­лары өчен республикада яшәү­челәргә рәхмәт белдерде.

Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлекчәсе рәистәше, М. Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты проректоры Максим Михайлов  чыгышында: “Кырымда һәм Севас­топольдә яшәүчеләр безгә зур ышаныч белдерде — Русия халкы аларга ярдәм итәргә тиеш”, — диде.

Митингта катнашучылар алдын­да Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә чыгыш ясады.

Гомумхалык җыенында резолюция кабул ителде. Анда шундый юллар бар: “Кырымның Русия Федерациясе составына керүе турында карар кабул итүен хуплыйбыз. Халык­ларның үзбилгеләнеш хокукы — халыкара хокукның гомум танылган иң мөһим принципла­ры­ның берсе. Монда ике төрле стандартлар, яшеренлек, шартлылык булу мөмкин түгел. Бу адым — кырымлыларның тулы һәм бер­сүзсез хокукы. Тарихи гаделлек тантана итте.

Без Европа илләрен Кырым рефе­рендумының нәти­җәләрен танырга һәм төрле хәйләле санкцияләргә бармаска чакырабыз. Аның белән безне куркыта алмыйсыз! Без тиешле җавап табарбыз!”

Митингта катнашучылар “Кырым халкының Русия Федерациясе составына керү турындагы тарихи карарын хупларга һәм Кырымның Русия белән тиз арада кушылуы өчен Конституциягә ярашлы барлык вәкаләтләрне куллануны үтенеп, Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә” карар итте.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»