19.03.2014 - Көнүзәк

Халык хәвефсезлеге барыннан да өстен

Рәфит Галәүов белән Ринат Нәфыйков.Синоптиклар быелгы язның иртә килүен фаразлый, һава температурасы да нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Кышның карга бай булуын исәпкә алганда, елга-күлләрнең  ярларыннан ташып чыгачагына да шик юк.

Дүртөйле районының Иске Яндыз авылы  Яубазы елгасы буенда урнашкан.  Һәр яз елга ярларыннан чыгып, тирә-якка җәелә. 

 — Элек ел саен диярлек кабатланган мондый күренештән зыян күрүчеләр саны күп иде. Хәвефсезлекне күз уңында тотып, 1991 елда биредә сусаклагыч төзелде.  Шул рәвешле  су басу мәсьәләсе уңай хәл ителде, — ди “Башмелиоводхоз” идарәсе директоры  урынбасары Ринат Нәфыйков.

70 гектар мәйданны үз эченә алган сусаклагычта 2 миллион 700 мең кубометр су саклана. Язгы ташкын алдыннан су юллыклары ачылып, ул бушатыла,  көннәр җылына башлагач, кар сулары эреп, тирә-яктан бирегә коя. Әмма буа яз айларында гына биредә яшәүчеләргә файда китерми, җәй монда җылынган су басуларга сибелә.

Гадәттә апрельнең беренче атнасында су күләме күтәрелә. Шулай булуга карамастан, 12 марттан ук биредә тәүлек әйләнәсенә махсус комиссия эшли. 25 апрельгә кадәр буа һәрвакыт контрольдә булачак.  Төрле техникалар, көймәләр, кот­каручылар аерым бер территория өчен җаваплы. Алар биредәге хәлләрне даими тикшереп тора.  Ниндидер көтел­мәгән хәл килеп чыга икән, моның өчен эвакуацияләү планы да күптән әзерләнде, — ди Иске Яндыз авылы хакимияте башлыгы Рәфит Галәүов.

Әйткәндәй, сусаклагычның торышы да һәрвакыт  игътибар үзәгендә. 2011 ел­да үткәрелгән ремонт ярларны ныгыту, су юлларын төзекләндерү һәм башка эшләрне үз эченә алган. Һәр яз сусаклагыч турында теркәлгән мәгълүматлар да язгы ташкынга әзерлекнең бер төре. Елның ничек килүенә карап, аның ярдә­мендә чара күрергә уңайлы, ди белгечләр.

Сусаклагыч Иске Яндыз авылы халкы хәвефсезлеге сагында гына түгел, ул күпләрнең ял итәргә яраткан урынына да әверелгән. Ел әйләнәсенә аның яныннан балык тотучылар өзелгәне юк. Гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан сусаклагыч, чыннан да, авылның үзенә күрә күренекле урыны булып тора.

Гөлия Гәрәева.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»