18.03.2014 - Көнүзәк

Наркотик та “синтетика”га әйләнде

Соңгы ике елда наркотиклар һөҗүме юнәлеше кискен үзгәрде. Элек төп өлешне Әфганстаннан китерелгән әфьюн наркотиклары тәшкил итсә, хәзер тартып алынган наркотиклар арасында   Кытайдан китерелгән “синтетика” зур урын алып тора. Аннан наркотик әзерләү өчен бернинди үсемлек чималы да кирәкми, шуңа күрә бәләкәй генә  химия заводы да аны зур күләмдә җитештерә ала.

Республика хокук сакчылары тарафыннан җинаять­че-ләрдән тартып алынган “синтетика” күләме 2007 елдагы 1 проценттан узган елда 5,5 процентка җиткән.  Героин өлеше, киресенчә, 27дән 1 процентка кадәр кимегән. 2012 елның июненнән кодеинлы препаратлар рецептсыз сатылмый башлагач, дезоморфин наркоманиясе дә  күпкә кимегән.

Бу саннарны матбугат кон­фе­ренциясендә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан буенча  идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Таһир Ибраһимов җит-керде. Былтыр наркополицейскийлар 253 килограмм наркотик, шул исәптән 205 килограмм марихуана, 25 килограмм гашиш һәм гашиш мае, 10 килограмм синтетика, 3әр килограмм героин һәм көчле тәэсир итүче матдә тартып алган. Интернет-сәүдә котырып үсә. Башкортстан наркополициясе наркотиклар тәкъдим итүче 80 сайтны фашлаган. Аларның 68енә керү юлы ябылган.

Белгечләрне хафага салганы шул: Русиягә синтетик наркотиклар дулкыны ябырылды. Аларны  тыелган препаратлар исемлегенә кертергә өлгерми­ләр, яңадан-яңа төрләре килеп чыгып тора, димәк, таратучыларны тоту һәм җәза бирү катлаулы. Кайбер тарту катнашмаларын 2010 елда тыйдылар.  Шулай булуга карамастан, аларның саны арта гына.

Наркобизнеска балаларны җәлеп итү проблемасы да җит­ди борчу тудыра.  Бүген төрле эшем ияләре үсмерләрне синтетик наркотик сату өчен файдалана.  “Җиңел” акча өчен балалар аңлы рәвештә җинаятькә бара, янәсе җинаять җаваплы­лыгына тарттырылмаячаклар. Былтыр республика наркоконтроле 2026 җинаять теркәгән, шуларның яртысы наркотик сату белән бәйле.  

Бүген Башкортстанда “наркомания” диагнозлы 6106 кеше рәсми  исәптә тора. Ел дәва­мын­да аларның саны ике процентка арткан.  Теркәлгән наркотик кулланучылар  саны — 3441, алар 12,4 процентка кү­бәй­гән. Ике мең наркоманның ВИЧ-инфекция йөртүе ачыкланган, өч меңендә “В” һәм “С” гепатиты  вирусы табылган.

Мәктәпләрдә һәм урта һөнә­ри белем бирү учреждение­лә­рендә “синтетика” күпләп сатыла.  Кайбер урыннарда балалар аны мәктәптән чыкмый гына кулланырга җайлашкан. Укучылар, кайвакыт  хәтта педагоглар да, сатучыларны да, кулланучыларны да белә, ләкин бернинди чара күрми, фаш ителүдән курка.

“Спайс”лар өчен түләүне бик күп кибетләргә куелган электрон терминал аша башкарырга мөмкин. Синтетика бик мәкерле.  Авария ясаган водительнең дә, спортчының да бу наркотикны кулланганын исбат итү катлаулы, бигрәк тә аңлаешсыз хәлдә мәктәптән кайткан балага ни булганын төшенү авыр.  Чөнки синтетиканың химик-физик үзенчәлекләре шундый, наркоман аны шприцсыз гына куллана.  Бу агуны тәмәке урынына тартып та, кокаин кебек иснәп тә, туры эчәккә кертеп тә була.  Алар төрле эчемлекләрдә  тиз эри. Ул төссез, иссез, тәме дә юк. Бик аз күләмдә — 5-10 миллиграмм гына куллансаң да, тәэсире башка наркотикларга караганда көчлерәк булачак. 

Аларның төп үзенчәлеге шунда, синтетик наркотиклар, әфьюн, кокаин, марихуанадан аермалы буларак, организмда таркалмый һәм бик әкрен чыгарыла.  Ә кайбер төрләре бө­тенләй организмда кала.  Бер доза (0,01 грамм)  гына да өч-дүрт тәүлек дәвамында тәэсир итәргә мөмкин.  Кеше тәүдә нин­дидер ләззәт һәм җиңеллек тоя, үзен бик көчле һәм күп нәрсәгә сәләтле, дип исәпли башлый.  Йокламый.  Бер кулланудан өч тәүлеккә кадәр йокысызлык булырга мөмкин.  Наркотик тәэсире беткәч, кешене курку били, каядыр йөге­рәсе, тизрәк яңа доза табасы килә. Төрле галлю­цинацияләр интектерә башлый.  Наркоконтроль  директоры Виктор Иванов: “Ванна керү өчен тозлар” дип аталган наркотиклар бик нык хәвефле. Аңа эләккән кеше нормаль тормышка кайта алмаячак”, дигән фикердә.

Теләсә нинди наркотик та беренче чиратта кешенең аңын тарката, фикерләү сәләтен бетерә, ә синтетика баш миен иң нык җимерүче агу. Кешенең игътибары югала, берничә ай “тоз” кулланган пациентлар әңгәмәгә кушыла алмый, кай-берләре хәтта укый алмый. Хәтер бетә, йокы кача. Әйтик, героин куллану никадәр хәвеф­ле булмасын, ул кешенең интеллектында бик чагылмый.  Әгәр дә дозаны арттырмый икән, стажлы героин нарко­манының аңы үзгәрми.  Ә синтетикага күчкән кешенең  аңы ике-өч ай эчендә ашалып бетә. Үз-үзеңне тәнкыйтьләү юкка чыга. “Тоз”га утыручылар үзлә­рен наркоман дип исәпләми.  Алар теләсә кайсы вакытта аны куллануны ташлый алам, дип уйлый. Туганнары исә моның алай түгеллеген наркоман тәрәзәдән сикергәч яисә поезд астына ташлангач кына аңлый.

Иң күп наркоман һәм наркотик кулланучылар Туймазы районында яши: статистика буенча монда алар уртача республика күрсәткеченнән өч тапкыр артык. Республикада 10 мең кешегә 150 наркоман һәм 85 наркотик кулланучы туры килә. Уфада бу күрсәткеч ике тапкыр югары. Ләкин Уфада бу хәлне аңлап булса, ул зур шәһәр, Туймазыда моны тиешле ведомстволарның эшләп бетермәве белән аңлатырга мөмкин.

Узган ел 74 кеше  наркотик средстволар белән агуланган, бу 2012 елгыдан 47 очракка кимрәк.

Урта һәм югары уку йортларында 40 мең укучы һәм 9 мең студент психологик тест үткән. Алар арасында проблемалы 1200 кеше барлыгы ачыкланган. Медицина тикшерүе үткән 33 мең мәктәп укучысы­ның 12се наркотик куллана икән.

Руфина ШАҺАПОВА,

“Альянс зеленых” партиясе төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның

Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары.

— Илдә наркоманнар артуга тышкы һәм эчке факторлар тәэсир итә. Наркотиклар таралуының тышкы факторлары — әфган һәм кытай наркотрафигы. Шулай ук, илдә  наркомания үсешенә, һичшиксез, миграция процесслары активлашу да йогынты ясый. Сер түгел, шәһәрләрне тутырган “гастарбайтер”ларның кайберләре урам себереп кенә калмый, наркокурьер буларак та файдаланыла.

Эчке факторлар — яшьләрнең рухи һәм идеологик ориентирлары югалу, икътисадтагы кризис күренешләре, социаль тотрыксызлык, наркотикларны популярлаштыру.

Илдә сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру өчен мөмкинлекләр аз. Спорт мәйданнары җитешми, фитнес-клублар байлар өчен генә. Мәгълүмат чаралары спортның популяр төрләрен генә яктырта, бу сәламәт тормышка кызыксыну уятмый.

Халыкта физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә теләк юк. Аз керемле гаиләләрне сәламәт тормыш рәвеше принциплары кызыксындырмый. Бүген русиялеләрнең 20 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Унбиш елдан артык инде яшь кешене тәүлек әйләнәсенә күңел ачучы телеканаллар, Интернет, төрле музыкаль рок- һәм поп-фестивальләр, төнге клублар, модалы журналлар ымсындыра. Наркотиклар, алкоголь, энергетик эчемлекләр яшьләр субкультурасының иң кирәкле элементларына әйләнде.

Гомер-гомергә Русия халыкларының традицион рухи байлыгы   — сәламәтлек һәм гаилә булды. Сәламәтләнүгә юл — җәмгыятьтәге гайре табигый күренешләрне кисәтү чаралары системасын, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау ул.

Наркотикларга каршы куәтле корал — яшьләрнең рухи яктан җитлегүе. Безгә яшьләр белән эшнең яңа формаларын табарга кирәк, җиңел тормыш образын пропагандалауны туктату зарур. Тормыш һәм тәрбия принципларын үзгәртергә вакыт җитте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»