18.03.2014 - Көнүзәк

Акча? Түгел, “кәҗә тоягы”...

Гафият Азнабаев әле булса ит саткан акчасын юллап алалмый.Күмертауда ит кибете хуҗабикәсенең авыл халкына ит өчен өч йөз мең сумнан артык бурычы җыелган. Тик бу бурычны кайтару аның уенда да юк, бер елдан артык инде халыкны буш вәгъдәләр биреп юата.

Алыпсатар хатын, авыл халкын бер ай эчендә исәп-хисап ясарына ышандырып, мөһер сугылган накладнойлар таратып чыкканнан соң, күздән югалган. Кат-кат исенә төшерсәләр дә,  икешәр-өчәр мең сум акча белән расписка тоттыра да янә юкка чыга.

— Мин халыктан ит сатып алу турында урындагы гәзиттән укып белдем, — дип сөйли Юшатыр авылыннан   “хәтерсез” бизнес-ледидан алданган Гафият Азнабаев. — Игъланда бер килограмм итне 180 сум белән алачаклары турында әйтелгән иде. Бәясе әйбәт, кибетнең Күмертауның уртасында урнашуы шик тудырмады. Итне тапшыргач, миңа тиешле 45 мең сумның яртысы гына кулыма килеп керде. Бу кибеткә кат-кат килгәннән соң, алданучыларның бер мин генә булмавын аңладым. Ханым Михайловка авылы кешесенә — 100 мең сум, Маячный поселогыннан тагын берәүгә 37 мең сум акчаны кайтарып бирергә уйламый да.

Беренче расписканы узган елның фев­ралендә алган идем, июньдә, гаделлек эзләп, полиция бүлегенә йөри башладым. Бер айдан җинаять эшен кузгатуны кире кагу турында документ биреп чыгардылар. 

Дөресен әйткәндә, бүген нишләргә дә белмим. Авылда шәхси хуҗалыкларга төрле яклап ярдәм күрсәтелүгә карамастан, аларның күпчелеге, бигрәк тә ит белән эш иткәндә, шикле кулларга барып эләгә. Чөнки шәһәрнең үзәк базарында авыл халкы өчен сату урыннары оештырылмый, башка җирдә тиешле шартлар юк. Алыпсатарлар исә итне өйгә килеп ала. Әмма акчаны кайтармас өчен нинди генә хәйләгә бармыйлар. Берен­че­дән, сөйләшенгән  көнне килми­ләр, килсәләр дә, итне саткач кына түләргә вәгъдә итеп китәләр. Тоташ түшкәне тиз генә сатып җибәрү авыр, шуңа хуҗага бу кешеләргә ышанудан башка чара калмый. Күпмедер вакыт үткәч полиция юлын таптау да хәлне җиңеләйтми, чөнки килешү ирекле. Күрше Ырынбур, Пермь, яисә Казахстан якларыннан килгән алыпсатарларның эзенә төшү җиңел түгел.

Алданучылардан бер төркем Күмертауда халыктан ит җыйган сатучыны гәзит аша очрашуга чакыра. Алар фикеренчә, анда килергә теләүчеләр күп булыр иде, тоташ, бер авыл кадәр халык җыелуы да мөмкин.

Виталий ВАСИЛЬЕВ,

Маячный поселогыннан:

— Мин кызымның укуына түләү өчен узган елның февралендә соңгы сыерымны суярга мәҗбүр булдым. Акчасын әле булса кулыма алалганым юк. Ул хатын, эшенең начар баруына, акча юклыкка сылтанып, исәпләшергә ашыкмый. Ике-өч мең сум түләп, безне мыскыл итмәкче, я пилмән белән исәпләшергә җыена. Үзе начар яшәми: өр-яңа пилмән цехы ачты, “Тойота лэнд крузер” авто­мобилендә йөри. Аның эшчеләре дә хезмәт хакы алалмыйча интегә. Шул ук вакытта ул әле дә гәзиттә ит сатып алу турында игълан бастыра.

Ринат ИСХАКОВ,

Яңа Мораптал авылыннан:

—  Узган елның язында шушы кешегә 47 мең сумлык бер түшкә ит тапшырдым. Авылда аның алдакчы булуы турында сүз тиз таралды. Бер авылдашым Күмертау хакимияте аша гына акчасын алуга иреште. Полициядән бернинди көчкә ия булмаган кәгазь җи­бәргәннәр. Адвокатка җиде мең сум акча түләп, судка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Июньдә минем файдага карар чыгарылды. Әлеге вакытта суд приставларында   53 мең сумга башкару кәгазе ята, әмма бурыч һаман түләнмәгән. 

Рәис МӘҖИТОВ,

 “Юстас”  адвокатлар бюросы җитәкчесе:

— Авыл кешесенә исәп тотып бизнес корган кешеләр шуны аңласын иде: халык ышанычын югалтып, алар үзе утырган агачка балта чаба. 1996 елда бер “гастролер” халыкны алдап йөргән иде, аны КПЗга утырттылар. Бу кеше белән сөйләшеп, бизнес-партнерларыннан тиешле сумманы җыеп, халыкка таратып бирдем. Алыпсатарны чыгардылар. Арытаба ул безнең якларда эшли алмады. Кешеләргә шушы мисал үрнәгендә судка мөрә­җәгать итеп, аннан акча тү­ләтүне таләп итәргә кирәк.

Ольга ГОРЕЛИНА,

республика адвокатлар коллегиясе адвокаты:

— Еш кына авыл халкы белән алыпсатарлар арасында килешү төзелми, яисә аңа укымый гына кул куела. Бу очракта мөмкин кадәр күбрәк документ җыярга, ша­һитлар җәлеп итәргә, машина номерларын язып алырга киңәш итәм. Әлеге хатын полиция белән бик тиз уртак тел таба икән, димәк, монда нәрсәдер бар: мирасы һәм бизнесы башкаларга язылган булырга мөмкин һ.б.

Рәүф НАМАЗГУЛОВ,

Мәгълүмат-консультация үзәге директоры:

— Әлбәттә, бу проблема хокук саклау органнары аша хәл ителергә тиеш. Кешедән акча җыеп йөри торган 90нчы еллар үтте. Әмма авыл халкының шәһәр базарында үзе җитештергән продукцияне сатуда авырлыклар бар. Соңгы елларда район үзәге Ермолаево поселогында шимбә ярмин­кәләре оештырабыз. Тер­кәлү һәм урын өчен акча түләү таләп ителми. Элегрәк шушындый ярмин­кәләрне бәйрәм көннәрендә үткәрә идек. Сабак алу өчен бу хәл турында башка төбәкләргә дә җиткерергә кирәк. Авыл халкына бүген хуҗалык итү генә түгел, үзе җитештергәннән табыш алу өчен законнарны һәм хокукларын белү дә зарур. Үзәккә килеп салым түләү, отчет төзү, субсидия һәм кредит буенча консультация алырга мөмкин. Әлегә, нигездә, фермерлар гына мөрә­җәгать итә. Шәхси хуҗалыклар да бездән читләшмәсен иде.

Айгөл Рузмәтова.

Куергазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»