15.03.2014 - Көнүзәк

Кырым халкының теләге хөрмәткә лаек

— Кырымда автономия парламенты тарафыннан тәгаенләнгән 16 мартта үтәчәк референдумны Украинада барган хәл-вакыйгаларга җавап буларак кабул итәргә кирәк, — диде Дәүләт думасының Гражданлык, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты әгъзасы Рафаэль Мәрданшин. —Украинада конституциягә каршы кораллы переворот булды. Әлеге вакытта анда  илнең урыс телле халкы һәм яңа власть арасында җитди каршылыклар бара. Шулай итеп, Кырым халкының референдум үткәрү турындагы карарын халыкның үз иминлеген саклау һәм хокукларын яклау теләге буларак кабул итәргә кирәк. Референдум пунктларының берсе — Русия юрисдикциясенә күчү.

Дума депутаты Русиянең бу мәсьәләдә үлчәнелгән һәм объектив позициядә торуына басым ясады. Кырым гражданнары фикерен автономия халкының үз теләкләрен белдерүгә законлы хокукы дип карарга кирәк.

Кырым халкының бу карарына Көнбатыш илләренең реакциясе сәер тоела, дип билгеләде депутат.

— Киевта властьны законсыз кулга алуны Көнбатыш сәясәтчеләре украин халкының законлы теләге дип аңлатырга тырыша, шул ук вакытта, Кырым халкының үз язмышын закон­лы рәвештә билгеләргә  теләве халыкара хокук нормаларына тәң­гәл килмәгән адым буларак кабул ителә, — диде ул. — Ук­раинаның иң якын күршесе Русия моны икейөзлелек дип бәя­ли.

— Референдум үткәрү турындагы карар — законлы һәм ле­гитим, — дип ассызыклады Мәрданшин. — Бу — Кырым хал­кының теләге һәм, сайлау нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, ул ихтирамга лаек.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»