15.03.2014 - Көнүзәк

Бурычлар җитди, уңышлар тоемлы

Яшәешебез Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы алдына елдан-ел яңа бурычлар куя. Һәм ведомство хезмәткәрләре аларны намус белән башкарып чыгарга тырыша. Күптән түгел министрлык коллегиясенең киңәй­телгән утырышында былтыргы эшчәнлек йомгаклары каралды, быелга планнар барланды. Бу чарада Президент Рөстәм Хәмитов та катнашты.

—  Социаль өлкәне дәүләт исәбенә генә үстерү авырлаша. Бүген аны финанслауга ел саен республика бюджетының 80 проценты тотыла. Ун ел элек ул 50 процент кына иде. Үсеш өчен нибары 20 процент кала. Булганның барысын да без шушы өлкәгә юнәлтәбез, дисәк тә була. Шул ук вакытта,  безгә торак, юллар, күперләр төзүне дәвам итәргә кирәк. Каян акча алырга? Мондый шартларда социаль бурычларны үтәүнең яңа механизмнары турында уйланырга кирәк, — диде ул.

Аның сүзләренә ярашлы, икътисади үсешен тәэмин итә алган башка бер генә илдә  дә бюджетка бу кадәр социаль йөкләнеш һәм бу санда дәүләт социаль учреждениеләре юк. Дәүләттән тыш механизмнарны кертү мәсьәләсе киләсе елдан гамәлдә буласы яңа федераль законда да әйтелә. Аның максаты — социаль хезмәт базарына коммерциягә карамаучы оешмаларны, социаль юнәлешле бизнесны җәлеп итү.

— Республикада мондый тәҗрибә яшәп килә. Ел башында коммерциягә карамаучы 50 оешма социаль әһәмияттәге проектларны гамәлгә ашыру өчен 30 миллион сумлык субсидияләр һәм грантлар алган. Бу эшне дәвам итәргә кирәк,— диде Президент.

Аның фикеренчә, социаль ярдәм кешене үзенең тормышын үзгәртүгә дәртләндерергә тиеш. Моңа социаль контракт нигезендә ирешеп була. Аңа ярашлы, социаль яклау органы мохтаҗлык кичерүче гаиләләргә эшкә урнашуда, һөнәр алуда, үз эшен ачуда ярдәм итә. Мондый ярдәм традицион социаль пособиеләргә караганда тоемлырак. Быел  республика бюджетында бу максатларга  50 миллион сумнан артык  акча каралган.

Президент министрлыкка инвалид­ларга хезмәт күрсәтү системасына тернәкләндерү сертификатларын кертү мәсьәләсен хәл итәргә  кушты. Мондый сертификатлар мөмкинлекләре чикле кешеләргә  реабилитация үтү өчен социаль учреждениеләрне үзләренә сайлап алырга ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, төбәктә бүген 315 мең инвалид исәпләнә. Аларның 36 меңе хезмәткә сәләтле. Шул ук вакытта,  мәшгульлек үзәкләренә килүчеләрнең 35 проценты гына эш белән тәэмин ителә.

— Республикада мәшгульлек өлкәсендәге хәлне җанландыру буенча  төгәл генә план юк. Эш, нигездә, эшсезлекне киметүгә һәм эшсезләргә социаль ярдәм күрсәтүгә корылган.  Шуны да танырга кирәк: социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия эше күпчелек очракта формаль рәвештә алып барыла, — дип ассызыклады Рөстәм Зәки улы.

Халык саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында — беренче, илдә җиденче урында. Без  —  округның иң яшь төбәге. Халыкның уртача яше — 38 яшь. Кеше ресурслары өлкәсендә  потенциалыбыз яхшы. Ләкин  икътисади актив халык нибары 67 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча без округта  12нче урынны билибез.  Туксанынчы еллардан аларның саны 196 мең кешегә кимегән. Бүген халык­ның өчтән бер өлеше — өлкән яшьтә­геләр һәм балалар. Эшсезлек дәрәҗәсе — 5,9 процент. Бу күрсәткеч буенча да округта уникенче урындабыз. 

— Эшкәртү тармаклары, төзелеш, күмәртәләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшче көчләргә ихтыяҗ зур. Хезмәт базарын көйләүдә җентекле эш алып барырга кирәк. Икенче проблема — бездә хезмәт ресурслары белән идарә итү, мәшгульлекне һәм миграцияне көйләү системасы тиешле дәрәҗәдә эшләми. Парадокс: республикада 300 мең вакансия исәпләнә. Бу эшсезләр саныннан өч тапкыр артык. Шул ук вакытта, эшсезлек элекке дәрәҗәдә кала, — дигән фикердә Президент.

Былтыр ирешкән төп нәтиҗәләргә килгәндә, алар аз түгел: нәкъ узган елда балаларга пособие бирү системасы көйләнгән, аерым төр льготалар акчалата бирелә башлаган, шуның нәтиҗәсендә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ташламалар бирү гадиләш­терелгән. Шулай ук, гыйнвардан Башкортстан Президенты указы белән аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләргә яңа айлык акчалата түләүләр билге­лән­гән. Өч мең сум күләмендәге пособие өченче һәм аннан соңгы балага яшь ярым тулганчы түләнә. Былтыр     Башкортстанда, илдә беренчеләрдән булып, “Башкортстан республикасында лаеклы хезмәт” программасы эшли башлады,   Проф­­союзлар федерациясе, Эш бирү­че­ләр берләшмәсе һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында өч елга исәпләнгән өчьяклы килешү кабул ителде. Сен­тябрь­дә Европа социаль хартиясе буенча семинар үтте.

— Әлбәттә, болар министрлык тарафыннан башкарылган эшнең бер өлеше генә. Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү, балаларны социаль яклау кебек көндәлек бурычлар турында сирәк искә  алына. Министрлык бигрәк тә өлкәннәрнең тормышын кызыклы, яктырак итү юнәле­шендә күп эш башкара. Узган елда Уфада “50 ПЛЮС” дигән күргәзмә-форум узды. Башкортстан Русия тәҗрибәсен отып алган һәм дәвам иткән  беренче төбәк булды.  Тагын бер проект белән горурлана алабыз — монысы өлкән яшьтәге кешеләрнең “Яратам сине, тормыш!” республика иҗат фестивале. Былтыр ул икенче тапкыр үткәрелде, — диде хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Болар барысы да министрлыкның өлкәннәр тормышы сыйфатын күтәрү юнәлешендә эшне көчәйтүе турында сөйли. “Халык университетлары”  линиясе буенча гына да өч елда Башкортстанда 50 меңнән артык кеше укытылган. Бу күрсәткеч буенча  республика Русиядә алдынгылар сафында.  Социаль туризмны үстерү программасы буенча  былтыр өч меңнән артык пенсионер һәм инвалид ял иткән һәм сәла­мәтлеген ныгыткан. Бөек Ватан сугышы ветераннарына 1435 торак сертификаты бирелгән, ике меңнән артык пенсионер һәм  күпбалалы 250 ана теш куйдыра алган.

Быел министрлык алдында торган бурычларның берсе — 2015 елда гамәлгә керәчәк “Русия Федерациясендә гражданнарны социаль хез­мәт­ләндерү нигез­ләре турында” яңа Федераль законны тормышка ашыруга әзер­лек. Әйтергә кирәк, киләсе елдан социаль хезмәт­ләндерү өлкә­сен үзен­чәлекле реформа көтә, шуңа күрә быел ук федераль һәм төбәк министрлыкларына дистәләгән норматив хокукый акт өстендә эшләргә туры киләчәк.

Тагын бер бурыч — социаль хезмәт­кәрләр тарафыннан министрлыкка караучы учреждениеләр клиентларына бүленгән хезмәтләр пакеты бәясен па­циентларның сәламәтлеге һәм кеременә бәй­ле рәвештә тарату. Социаль учреж­де­ниеләрдә  түләүле хезмәтләрне арттыру, шулай ук,  социаль хезмәт­кәрләрнең эш хакы артуга китерәчәк. Бүген алар уртача 11750 сум акча ала. Бу сан бик аз кебек, ләкин былтыр ул 7 мең сум гына булган. 

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»