13.03.2014 - Көнүзәк

ГМО-культуралар игү кемгә отышлы?

Соңгы айларда Русиядә гены модификацияләнгән культуралар игү һәм аны азык сәнәгатендә куллану хакында кызу бәхәсләр дәвам итә. Ил Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев аларның кешеләр сәламәтлеге өчен һич тә куркынычлы түгеллеген белдерде. Әмма Дәүләт думасы депутатлары, әлегә бу “теләк”не тормышка ашыруны туктатып торырга кирәк, дип, үз фикерен ачыктан-ачык әйтте. Әлеге химик туклану продукт­ларын ГМО дип йөртәләр. Аның кешеләр сәламәтлеге өчен зарары нәрсәдә һәм киләчәктә ГМО-үсемлекләр перспективасы ничек төсмерләнә? “Кызыл таң” гәзите редакциясе әлеге сораулар белән республикада билгеле аграр белгеч һәм бу тармакта зур вазыйфаларда эшләгән Зәки Кадиковка мөрәҗәгать итте.

Сүзне бөтен дөньяны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә омтылучы АКШтагы хәлләрдән башлыйсы килә. Әлеге вакытта анда барлык мәйдандагы кукурузның — 85, сояның — 91, бәрәңгенең — 94 һәм шикәр чөгендеренең 80 процентында ГМО-орлыклар чәчеп үстерелгән. Алар әлеге культуралардан зур уңыш алу мөмкинлеге бирә, корылыкка чыдам һәм табигатьтәге һәртөрле корткычларга, чирләргә каршы торырга сәләтле. Мондый орлыкларны исеме дөньяга киң билгеле эре кор-порацияләр җитештерә. Шулай ук, алар илдәге аграр сәясәтне билгели һәм контрольдә тота, фәнни-тикшеренү учреждениеләре эшчәнлеге, журналлар алар карамагында. “Сатып алынган” галимнәр алар мәнфәгатенә хезмәт итә.

Әмма башка илләрдә галимнәр үткәргән тикшеренүләр ГМОның кеше һәм, гомумән, тереклек дөньясы өчен ифрат зарарлы булуын дәлилләде. Гены модификацияләнгән ризык ашатылган тәҗрибә үткәрү хайваннарының җәфа-ланып үлүе күзәтелә. Кызганычка каршы, АКШта бу өлкәдә эшләүче галимнәр куркыныч фактларны җәмәгатьчелектән яшерергә тырыша, чөнки, телгә алынган корпорацияләр аларны эшсез калдырачак. ГМО-үсемлекләрдән әзерләнгән азык-төлек сәүдә нокталарында елдан-ел арта, әмма сатып алучыларга аларның нәрсә  ашаулары турында мәгълүмат бирелми.

Шунысы да игътибарга лаек: ГМО-ризыкларның кеше сәламәтлегенә зыянлы булуын аңлап, Европаның байтак илләрендә чәчүлекләргә ГМО-орлыклар кертүне тыялар. Ләкин табыш артыннан гына куучы АКШ корпорацияләре яңа сәүдә базары тапты. Алар хәзер Русия-дәге чәчелми калган миллионнарча гектарны үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырыша. Инвестиция битлеге астында алар илебезгә ГМО-орлыклар тәкъдим итә. Русия хөкүмәте үзенең 2013 елның 23 сентябрендәге карары белән Русиядә ГМО-орлыклар чәчәргә рөхсәт бирде. Ихтимал, ил Хөкүмәтендә дә русиялеләр сәламәтлеген түгел, ә АКШ корпорацияләре теләген өстен куючы лоббистлар бардыр. Ә бит әлегә кадәр илебезнең бер генә фәнни-тикшеренү учреждениесе дә ГМО-культураларның зарары яисә аларның куркыныч түгеллеге хакында төпле генә бәя бирмәде. Алар безнең табигатькә, әйләнә-тирәлеккә зыян китермиме, басуларыбыздагы районлаштырылган культураларны кысып чыгармасмы? Русия Хөкүмәтенең әлеге сорауларга җавап алмыйча, ил халкын тәҗрибә корбаны ясарга теләве, ничектер, аңлашылып бетми. Аграр юнәлештә эшләүче галимнәр бертавыштан “чаң суга”: ГМО-культуралар куллану басуларда катлаулы шартларда да яшәргә сәләтле яңа төр чүп үләннәре һәм корткычлар килеп чыгуга этәргеч бирәчәк. Ә аларны юк итү өчен, билгеле, тагын да көчлерәк агулы химикатлар кирәк булачак. Һәм көчле агу җитештерү белән дә шул ук ГМО-культура “бүләк итүче” АКШ корпорацияләре шөгыльләнәчәк. Монысы инде бик күп илләрнең АКШ монополистларына бәйлелеген тагын да көчәй­тәчәк. Корпорацияләрнең төп максаты да шуннан гыйбарәт. Карл Маркс үзенең “Капитал” дигән хезмәтендә: “Әгәр капиталист 300 процентлы табыш күрә икән, аны шушы юлга этәрмәстәй бер җинаять тә юк”, — дигән. 

Русиянең иң югары власть хакимнәре онытмасын иде: узган гасырның 50-60нчы елларында бары тик Кушма Штатлар гына бөтен дөньяны “химия”гә утыртты. Мин бу очракта авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәштә гербицидлар һәм агулы башка матдәләрнең күпләп кулланыла башлавын күз уңында тотам.

Әйтергә кирәк, шушы хәлләрдән соң 20 ел узгач кына абруйлы галимнәрнең тикшеренүләре планетада рак белән миллионнарча кешенең чирләү сәбәбен ДДТ (дуст) нигезендәге агулы матдәләр булуын исбат итте. Азык сәнәгатендә концероген буяу матдәләре куллануны Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәрәҗәсендәге карар белән тыярга мәҗбүр булдылар. “Салкын сугыш” елларында америка-лыларның колорадо коңгызы белән “бүләкләүләре” дә — шушы сәясәтнең дәвамы. 40 ел дәвамында әлеге корткычлар Русиянең кырыс табигатенә шулкадәр күнекте ки, хәзер алар белән көрәшү елдан-ел катлаулана. Хәзер америкалылар безгә колорадо коңгызы ашарга яратмаган бәрәңгенең ГМО-орлыкларын тәкъдим итә. Корткыч баш тарткан ризыкны кешеләр ашарга тиеш була түгелме соң?

Миңа еш кына республикадагы аграр галимнәр, белгечләр белән очрашырга, аралашырга туры килә. Һәркемнең фикере бертөрле: ГМО-культура игүгә юл куярга ярамый.

Башкортстанда районлаштырылган яхшы сортлар аз түгел. Арышның — “Чулпан”, борчакның “Чишминский” сортлары, бодай, арпа, солының зур уңыш бирүче һәм кырыс табигать шартларына каршы торырга сәләтле сортлары зур ачыш бит! Бары тик Баймак, Хәйбулла, Әбҗәлил, Куергазы, Мәләвез һәм Зианчура районнарында бодайның республика  ихтыяҗына җитәрлек күләмдә көчле һәм каты сортларын игеп була.

Әлбәттә, бүген республикабызның игенчелек тармагы казанышлары илебез күләмендә яхшы бәя ала. Галимнәребез авыл хуҗалыгын яхшы сортлар белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшли. Әмма АКШ корпорацияләре мәнфәгатендә рес­пуб­ликаның аграр тармагын экологик, икътисади һәлакәткә китерүгә юл куярга ярамый.

Зәки Кадиков,

Башкорт АССРының атказанган

авыл хуҗалыгы хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»