13.03.2014 - Көнүзәк

Сабан-тырмаларың әзерме?

Сынамышларга күз салсак, март башында тавык эчәрлек су булса, яз иртә килә, дип юрыйлар. Бүген инде аяк асты су,    түбәләрдән көмеш тамчылар тама. Бу — ашкынулы язга ишарә. Белгечләр дә быел язның иртә килүе хакында искәртә.

Шулай да, аларның фаразына караганда, Башкорт­станның төп елгаларында ташуда элекке еллардагыдан әллә ни аерма көтелми. Чөнки җир көзге чорда дымга яхшылап туенып калган, кар катламы калын булгач, ул нормадан түбән туңган. “Бу фактор кар суларының тиз агып китүенә сәбәпче булырга мөмкин. Гадәттә, җир артык нык туңган очракта су басулар еш була”, — дип аңлатты бу җәһәттән гидрометеорология үзәге җитәк­чесе Вилора Горохольская.

Быел һава температурасы нормадан бер градуска югары күтәрелгән. Әмма монда да артык хафаланыр урын юк. “Ул шуннан артмаячак. Явым-төшемгә килгәндә, карлы яңгырлар көтелә. Башкортстанда апрельдә аеруча җылытып җибәрәчәк. Һава температурасы нормадан 1-2 градуска күтәреләчәк, шул сәбәпле, явым-төшем дә 10-20 процентка артачак”, — дип хәбәр итте Башгидромет җитәкчесе.

Гидрологлар күзәтүенә ярашлы, ташу буенча җыелган мәгълүматлар 1992 һәм 1998 еллардагы язгы ташкыннарга охшаш.  “1992 елда Агыйдел — 614, 1998 елда 707 сантиметрга күтәрелде. Һава темпера­турасының кискен күтәрелеп китүе дә су күтәрелүенә көчле йогынты ясаячак”, — диде синоптик.

Фаразга ярашлы, Уфа тирәсендә Агыйделнең 670-770 сантиметрга күтәрелүе көтелә. Бу нормадан 10 сантиметрга түбәнрәк. Шуңа хафаланыр урын юк кебек. Башкаланың түбән җирләрендә урнашкан участокларын, гадәттә, 720 сантиметр булганда гына су баса.

Стәрлетамак янында Агыйдел 390-490 сантиметрга җи­тәчәк. Бу да нормадан 50 сан­тиметрга түбән. Әмма Ашкадар һәм Стәрле елга­ларының суы шәһәргә үтеп керергә мөмкин. Бөре янында исә Агыйдел шәһәргә бик якын киләчәк, чөнки биредә су нормадан 10 сантиметрга артып китәчәк, әмма су басу булмаячак.

Язның иртәләве боз тыгыннары барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Валерий Хиса­метдинов  әй­түенә караганда, андый урыннар яхшы билгеле. Язгы ташкын нәтиҗәләрен кисәтү буенча эшчәнлек алдан әзерләнгән планга ярашлы алып барыла.

Быел уҗым культуралары калын кар астында яхшы сакланды, ди белгечләр. Шуңа авыл бүген кырларның кардан арчылуын көтә. Механизаторлар техника ремонтлый, карашлары исә киң басуларны иңли. Табигать ашкынгач, аларга да эшне кызу тотарга туры килә. 

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»