12.03.2014 - Көнүзәк

Үтәкүренмәле миграция

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич миграция процессларын көйләү һәм чит илдә яшәүче ватандашларыбызга үз ирке белән күченүдә булышлык итү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Анда миграция һәм салым хезмәтләренең территориаль органнары җитәкчеләре, хезмәт буенча инспекция, прокуратура һәм хокук саклау структуралары вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар миграция процессына караган төп мәсьәләләрне тикшерде.

Узган елда законсыз миграция дәрәҗәсен киметү буенча байтак законнар кабул ителгән.

— Безнең бурыч — әлеге этапта дәүләтнең бу законнарны үти башлавын тәэмин итү, коррупция факторын исәпкә алганда, моны эшләве авыр, — дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Михаил Бабич.

Төп законнарның берсе төбәкләрдә законсыз мигрантларны рәсми рәвештә теркәүне легальләштерүдән алып аны оештыручыларга карата санкцияләр куллануга кадәр барлык проблемаларны хәл итүгә юл ача.

Әлеге вакытта мигрантларны килешү нигезендә җәлеп итүне тәэмин итүче арадашчыларның системалы эшләү очраклары мәгълүм.

— Без мондый базарның гамәлдә булуын һәм аларның законнар үзгәрүгә яраклашуын аңларга тиеш, бу процессларны булдырмауның законлы механизмнарын табарга кирәк, — дип ассызыклады Тулы вәкаләтле вәкил.

Киңәшмәдә төп өч мәсьәләгә басым ясалды. Беренчедән, миграция процессы дәүләт ягыннан идарә ителүче, үтәкүренмәле булырга һәм көйләнә алырга тиеш. Икенчедән, хезмәт ресурслары дефицитын тулыландыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Галимнәр бәяләвенчә, якындагы 15 елда бу проблема гамәлдә булачак, ә икътисади үсешне тәэмин итү өчен икътисадның төрле тармакларында күпсанлы хезмәткәрләр кирәк булачак. Өченчедән, мигрантларның хезмәте ил өчен икътисади яктан нәтиҗәле булырга тиеш.

Эшче төркем утырышы барышында территориаль һәм төбәк власть органнарының миграция сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәре тикшерелде. Ведомстволар тарафыннан мигрантлар исәбен алу үзәк базасы мәгълүматларын файдалану механизмын булдыру, шулай ук Русия территориясенә керүче чит ил гражданнары өчен медицина страховкаларын һәм, илдән куылган очракта, административ процедуралар өчен түләү гарантияләүче миграция векселен кертү мәсьәлә-ләре каралды. Тулы вәкаләтле вәкил вексельнең икътисади нигезләнгән бәясен исәпләргә кушты. Очрашуга нәтиҗә ясап, Михаил Бабич хокук саклау органнары ягыннан уртак эш итү табу зарурлыгын һәм дәүләтнең икътисади мәнфәгатьләре дә исәпкә алынырга тиешлеген билгеләде.

Михаил Бабич ведомствоара хезмәттәшлекне дәвам итү зарурлыгын белдерде.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»