10.11.2010 - Көнүзәк

Авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясе әзерләнә

Авыл хуҗалыгын үстерүнең биш өстенлекле юнәлеше — авыл хуҗалыгы өчен гомум шартларны яхшырту һәм инвестицияләрне җәлеп итүдән алып кадрлар потенциалын ныгыту һәм фәнни эшчәнлекне дәртләндерүгә чаклы — 2020 елга кадәр республиканың агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясе проектында чагылыш тапты. Бу проект якын арада Башкортстан Президентына тәкъдим ителәчәк.

Дәүләт власте органнары, фәнни оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүчеләр  стратегиянең структурасы һәм өстенлекле юнәлешләре буенча киңәшмәдә йомгаклау проектының төп мәсьәләләрен тикшерде.

Проект өстендә эшләгәндә республикада тормышка ашырылучы агросәнәгать комплексын үстерүнең гамәлдәге программаларына анализ ясалды. Бу тармакта төбәк өстенлекләрен тормышка ашыру өчен кирәк булган средстволар, мәйданнар, техника һәм кадрлар ресурсларын анык билгеләргә мөмкинлек бирде.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Шамил Вахитов, республика Президенты куйган бурычларны хәл итү максатында авыл өчен белгечләр әзерләү системасын камилләштерүгә зур игътибар бүләргә кирәк, дип ассызыклады. Белем бирүнең абруен һәм сыйфатын күтәрү өчен авыл хуҗалыгы техникумнары һәм махсуслаштырылган һөнәри техник училищелар челтәрен яңадан карап чыгарга кирәк — сыйфаттан күләмгә күчүнең әле яшәп килгән принцибы үзен акламый.

— Техникумнар ел саен 4 меңгә якын белгеч әзерли. Ләкин аларның барысы да авылга кайтамы һәм алар заманча яңа технологияләр кертергә сәләтлеме? Яхшы матди һәм педагогик базасы булган уку йортлары кирәк. Акчаны бик күп сандагы техник училищеларга һәм техникумнарга таратканчы, ресурсларны махсуслашкан зона техникумнарында тупларга кирәк, — дип билгеләде вице-премьер. Авыл хуҗалыгында шәхси секторның, шул исәптән ярдәмче хуҗалыкларның роле һәм урыны яңа күзлектән каралачак. Алар терлекчелекне, кошчылыкны һәм балыкчылыкны җанландырырга сәләтле. Стратегия проектында авыл җирендә кече һәм уртача бизнесны дәртләндерүне аерым билгеләү күзаллана. Гамәлдәге эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү программалары башлыча шәһәр бизнесы инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән.

Балыкчылык хуҗалыкларына ярдәм күрсәтү — стратегиянең  яңалыгы. Терлекчелек һәм кошчылыкның төбәктә элекке традицияләре булса, яңа стратегиядә балыкчылыкка ярдәм итүгә зур урын бүлү карала. Республикада балык үрчетү өчен уңайлы сулыклар күп була торып, бу өлкәдә шөгыльләнүчеләрнең саны бик аз.

— Булган мөмкинлекләрне — республиканың сулыкларын файдаланырга кирәк. Шәхси башлангычлар һәм дәүләт ярдәме, шул исәптән буаларда балык үрчетүгә  ярдәм күрсәтү федераль программасы (ул 2011 елда эшли башлаячак) республикада балык хуҗалыгын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, — диде Шамил Вахитов.

Киңәшмәдә шулай ук машина-трактор станцияләре перспективасы буенча да фикер алыштылар. Искергән, 10 елдан артык хезмәт иткән техниканы алмаштырырга һәм техник базаны яңартырга кирәк. Гомум алганда, 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы сәнәгать комплексын үстерү стратегиясе гомум производствоны үстерүгә һәм акчаны нәтиҗәле тотынуга юнәлтеләчәк. Мәсәлән, гектарыннан 10 центнердан да кимрәк уңыш биргән җирләрдән баш тарту комплексның башка юнәлеше өчен, шул исәптән авылның социаль үсеше  программасын гамәлгә ашыру, яшь белгечләргә һәм кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен ресурсларны бушатуга мөмкинлек бирәчәк.

БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»