11.03.2014 - Көнүзәк

Үз илебездә уяулыкны югалтмыйк!

Украинада һәм Кырымда барган хәл-вакыйгалар менә инде берничә атна Башкортстанда да төп игътибар үзәгендә кала. Бу җәһәттән 3 мартта Башкортстан халыклары ассамблеясе, чираттан тыш утырышка җыелып, Украина халкына мөрәҗәгать кабул итте. Атап әйткәндә, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре һәм дини конфессияләр җитәкчеләре Украина гражданнарын “нинди милләткә, дингә карамастан, экстремизмны һәм милләтара низагны туктатырга” чакырды.

“Украинада власть вәка­ләтләрен тормышка ашыруны үз кулларына алган Киев сәясәтчеләренең позициясен һәм эш-гамәлләрен берничек тә кабул итә алмыйбыз. Киев­ның җимерек урамнарын кү­реп, йөрәк әрни. Тарихи һәм мәдәни һәйкәл­ләрнең җимере­лүенә, фашистик идеологияне алга сөрүчеләрнең һәм радикаль милләт­челәрнең бер гаепсез кешеләрнең намусын таптавына берничек тә түзеп торып булмый”, — диелә документта.

Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәк­челәре әлеге хәл-шартларда илнең чын патриоты булган гражданнарны ничек тә мондый провокацияләргә бирел­мәскә, фашистлар һәм милләт­челәр юлында ныклы киртә булырга, кешеләрне сәяси карашларына, милләтенә һәм теленә карап эзәрлекләүләргә юл куймаска чакырды. Алар Украина тарихында әлеге “кара чорның тиз арада тәмамла­начагына, аек акыл тантана итәчәгенә” ышаныч белдерде.

4 мартта исә Башкортстан юлдаш телевидениесендә Ук­раинадагы урыс телендә сөй­ләшүче халыкка ярдәм йөзен­нән “Без — бергә” акция­сенә старт бирелде. Аны “Уфимское времечко” программасы, Башкортстан Республикасының диң­гезчеләр җыелышы, “Витязь” оешмасының төбәк бү­лек­чәсе, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешма­ларының Координацион советы һәм Башкортстан Хатын-кызлар берлеге оештырды. Әлеге акцияне оешты­ручылар­ның мөрәҗәгатендә дә Украинадагы хәлгә бәйле тирән борчылу белдерелә.

“Украинадагы хәл безне тирәнтен борчый. Күп кенә русиялеләрнең анда туганнары, дуслары яши. Урыс те­лендә сөйләшүче халыкның дискриминацияләнүе безне берничек тә тыныч калдыра алмый. Кеше­ләрнең үз фикерен белдерү, туган телендә сөйләшү мөмкинлеге юк. Украинада легитим властьның булмавы да тирән борчуга сала. Анда хаос хакимлек итә. Дәүләт сәясәтен шовинистлар һәм милләтчеләр оештыра. Әлеге гадәти булмаган хәл-шартларда без Украина халкы белән бергә булуыбызны күр­сә­тергә һәм аларга һәртөрле ярдәм кулы сузарга телибез. Украинага ярдәм күрсәтү буенча Русиянең эш-гамәлләрен хуплаучы һәркем безнең акциягә кушылыр дип ышанабыз”, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Атап әйткәндә, акция кысаларында 5-9 мартта Уфада Русия флагы төсендә тасмалар таратылды. 9 мартта исә Уфада, һәлак булган диңгез­челәргә мемориаль комплекс янында, проектта катна­шучыларның очрашуы үтте. Нәкъ шул урыннан акция кысаларында автомобильләр колонна­сының Уфа урамнары буйлап сәфәренә старт бирелде. Украина халкына теләктәш­лек белдергән әлеге сәфәрдә 200дән артык кеше катнашты.

6 мартта исә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Кырым халкына ярдәм күрсәтү йөзеннән акча күчерү өчен банкта исәп ачылды. Бу хакта республика җитәкчесе 1 мартта ук белдер­гән иде.

— Киевны басып алган радикаллар һәм милләтчеләр гаебе белән катлаулы хәлдә калган Кырым халкына Башкортстан һәм республика пред­приятиеләре кирәк булган барлык ярдәмне дә күрсәтергә әзер. Без азык-төлек, беренчел көнкүреш товарлары, ягулык, гомумән, Кырым халкының нормаль яшәешен тәэмин итү өчен кирәк булган барлык әйбер­ләрне дә илтүне оештырачакбыз. Кырым предприя­тиеләренең тотрыклы эшчән­леге өчен чимал ресурсларын да җибәрергә әзербез. Бу эшне без системалы рәвештә, федераль үзәк белән тыгыз бәй­лә­нештә тормышка ашырачакбыз, — диде республика Президенты.

Әйткәндәй, Кырым халкына ярдәм күрсәтү өчен ачылган исәпкә тәүге акчаларны да республика Президенты Хакимияте хезмәткәрләре күчерде. Алар 7 март өчен бер көнлек хезмәт хакын шушы исәпкә салачагы турында белдерде. Шул рәвешле республика җитәкчелеге башка оешма һәм предприятиеләр коллективларына да яхшы үрнәк күрсәтте.

Хәер, Башкортстан гына түгел, гомумән, илнең бер генә төбәге дә Украинадагы һәм Кырымдагы катлаулы хәлгә битараф калмады. Күпчелек төбәкләрдә Украина халкына шушы рәвешле теләктәшлек белдерүче мөрәҗәгатьләр кабул ителде, ярдәм күрсәтү өчен исәпләр ачылды, телевидение һәм радиода Киевта властьны үз кулына алган радикаль мил­ләт­челәрне фаш итүче тапшырулар оештырылды, басма матбугатта күләмле мәкаләләр дөнья күрде. Аларның барысында да, беренче чиратта, Украинадагы һәм Кырымдагы гади халыкка теләктәшлек,   буталчыкларга тиз арада чик кую зарурлыгы үзәк фикер булып үтә. Шул ук вакытта, Русиядә мондый хәвеф-хәтәргә юл куймау, илне радикаль милләтчеләр йогынтысыннан саклап калу турында беркем дә сүз алып бармый диярлек. Югыйсә, Русиянең үзенә дә шуңа охшаш хәлләрнең янавы бик ихтимал бит. Бу җәһәттән берничә ел элек Мәскәү үзәген­дә булган, аерым төбәкләрдә күзәтелгән урам җыеннарын искә төшереп үтү дә җитә. Баксаң, алар да бит буш  урында килеп тумаган. Кемнәр тарафыннандыр эзлекле әзер­ләнгән һәм, сәяси төсмер биреп, ил аренасына чыгарылган. Моңа кадәр ил җитәкчелегенең оператив чара күрүе һәм дипломатик алымнарны оста файдалануы нәтиҗә­сендә очкыннан ут кабынуга юл куелмады. Әмма моны теләүчеләр бүген дә юк дип әйтеп булмый һәм алар уңайлы вакытны гына көтә. Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер: элек СССР составында булса да, хәзер инде күрше дәүләттәге хәлләр белән артык мавыгып, үз илебездә уяулыкны югалтмасак иде. Юкса, милләтара татулыкка бәйле вак кына мәсьәләне күз уңыннан ычкындыру да коточкыч зур бәлаләргә китерергә мөмкин. Әлбәттә, Русиянең Украинадагы хәл-вакыйгаларга карата шушы рәвешле тирән борчылу белдерүе, андагы халыкка кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуы, тынычлык урнаштыруда теләктәшлек белдерүе уңай күренеш. Әмма Русиянең үзендә дә 180нән артык милләттән булган 143 миллион кеше яшәве турында да онытмасак иде. Һәм, беренче чиратта, аларның иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү дәү­ләтнең төп бурычы булып тора. Аннары гына күршедәге хәлләр һәм дәүләтара мөнәсәбәтләр...

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»