11.03.2014 - Көнүзәк

Алты алтын медаль һәм беренче урын!

Сочида Паралимпия уеннары дәвам итә. Олимпия уеннарыннан аермалы буларак, Русия спортчылары беренче көнне үк югары күрсәткечләргә иреште. Ватандашларыбыз ике көндә биш алтын медаль яулап, медальләр саны буенча команда беренчелегендә алдынгы урынга чыкты.

Беренче көн вакыйгаларга ифрат бай булды. Биатлонда Роман Петушков, Алена Кауфман, Владислав Лекомцев һәм Михалина Лысова Паралимпия чемпионы булдылар. Баш­кортстан вәкиле Азат Карачурин бронза медаль яулады.

Икенче көнне ярыш кызганнан-кызды. 15 чакрымга ир-атлар арасында чаңгы узышында өч призлы урынны да ватандашларыбыз яулады. Роман Петушков Паралимпия чемпионы булды. Икенче-өченче урыннарны Башкортстан спортчылары Ирек Зарипов белән Александр Давидович бүлеште. Асыл затлар арасында 12 чакрымга чаңгы узышында Светлана Коновалова көмеш медаль яулады.

Тау чаңгысында Алексей Бугаев җиңү пьедесталының икенче баскычына күтәрелде.

Русия спортчылары уен спорты төрләрендә дә сынатмады. Следж-хоккейда без­некеләр 7:0 исәбе белән Италия вәкилләрен отты. Керлингта ватандашларыбыз 7:4 исәбе белән Финляндия командасын җиңде.

Кичә, номерга кул куйганда, ватандашларыбыз янә уңышка иреште. Тау чаңгысында Александра Францева көмеш медаль яулады. Ир-атлар арасында 20 чакрымга чаңгы узышында Рушан Миңнегуловка тиңнәр булмады. Владислав Лекомцев өченче нәтиҗә күрсәтте.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»