06.03.2014 - Көнүзәк

Башкортстан - сезнең белән

Башкортстан “Юлдаш” телевидениесендә Украинадагы урыс телендә сөйләшүче халыкка ярдәм күрсәтүгә багышланган “Без — бергә” дигән акция узды. Ул “Русия өчен” халык фронты” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән үтте. Акцияне оештыручылар — “Уфимское времечко” программасы, “Диңгез җыелышы” төбәк иҗтимагый оешмасы,  “Витязь” диңгез пехотасы” җәмгыяте, хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмаларының координацион советы, Башкортстан хатын-кызлар берлеге.

“Без барыбыз да бүген Украинада барган хәл-вакыйгаларны күреп борчылабыз. Анда күп кенә русиялеләрнең туганнары һәм дуслары яши. Илнең урыс телендә сөйләшүче халкын кимсетүләре безне хафаландыра. Кешеләр үз фикерләрен белдерә алмый һәм туган телендә сөйләшергә курка. Бүген Украинада легитим власть булмавы, илдәге буталчыклык, дәүләт сәясәтенең милләтчеләр кулында булуы борчу тудыра. Мондый авыр хәлдә без Украина халкы белән бердәм булуыбызны белдерәбез һәм гасырлар дәвамында иңгә-иң терәп яшәүче халыкка ярдәм итәргә телибез. Русия Федерациясенең Украинага ярдәм күрсәтү хәрәкәтен хуплаучыларны, тугандаш дәүләт халкына теләктәшлек белдерүчеләрне безнең акциягә кушылырга чакырабыз”, диелә акцияне оештыручыларның рәсми мөрәҗәгатендә.

5-9 мартта акция кысаларында Уфада  Русия флагы төсендәге тасмалар таратылачак. Кичә алар “Уфимское времечко” программасы редакциясендә (Зәки Вәлиди урамы, 1), шулай ук “Семья” сәүдә-күңел ачу комплексы тукталышында һәм “Акбузат” ипподромы каршындагы мәйданда таратылды.

9 мартта 12 сәгатьтә тыныч вакытта һәм сугышта һәлак булган диңгезчеләргә багышланган мемориаль комплекста (Менделеев урамы, 121) проектта катнашучылар очрашуы үтәчәк. Нәкъ шул урыннан автоузышка старт биреләчәк. “Без — бергә” автоузышында 200дән артык кеше катнашуы көтелә.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»