06.03.2014 - Көнүзәк

Ана эчсә –дөнья ишелә

Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Башкортстанда эчкече хатыннар саны җиде процентка арткан. Ә әлеге статистикага кермәгәннәрнең саны тагын да күбрәк. Бу хәлнең гаиләләргә нинди бәла алып килүе, сүнгән учаклар, җимерелгән язмышлар турында күп фәлсәфә кормыйча гына, аннан котылу юлларын эзләргә вакыт. Башкортстан Республикасының Хатын-кызлар берлеге оештырган “Эчмә, әни!” семинарында шул  хакта җентекле сөйләшү булды.

– Эчкече хатын-кызлар саны елдан-ел арту безне хафага сала, – ди бу хакта Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова. – Шушы сәбәпле гаиләләр таркалуы куркыныч. Үлемечле гадәткә баштан ук каршы тө­шеп, хатыннарны аннан кот­карырга мөмкин, без җәмгыять­нең бар даирәләрен­дә дә бердәм эш алып барырга бурычлы.

Республикада алкоголизмга каршы көрәш “Профилактика турында” Законга нигезләнә. Бу өлкәдә җәмәгать оешма­лары эшчәнлегенең әһәмияте дә зур. 2010 елда оештырылган “Аек Башкортстан” хәрәкәте  эшчәнлеген елдан-ел киңрәк җәелдерә, аңа тоташ авыллар­ның килеп кушылуы аеруча куандыра. Баштарак бу хәрә­кәтне халыкка эчкече мөһере сугарга тырышуда гаепләүче­ләр дә булды. Әмма аны оештыручылар “Без эчкечеләр белән эшләүдән бигрәк, халык­ка аек яшәүнең өстен­лекләрен җиткерергә бурычлы”, – диләр. Ә Хатын-кызлар берлеге аракы сөремендә яшәүче, аннан котылырга теләп тә, мөмкин­леге булмаган хатыннарга ярдәмгә килә.

– Без республиканың ун районында теләге булган хатыннарны кодлаштыруны оештырабыз, – ди Рәшидә Солтанова. – Аларга психологик һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Аскын районы хатын-кызлар советы рәисе Римма Нәбиуллина әйтүенчә, бу мәсьәләдә районда җитди эшчәнлек оештырылган. Биш авыл “Аек Башкортстан” хәрә­кәтенә кушылган. Төлгезбаш авылында аеруча кыю тотын­ганнар. Мәчет янындагы кибет­тә хәмер сатуны тыюга ирешкәннәр, башка эшкуарлар белән дә сөйләшүләр алып баралар. Бу җәһәттән хокук саклау органнарының ярдәме җитми, диләр биредә.

Район хатын-кызлар cоветы әгъ­залары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышларында катнаша, эчкече әниләрнең йортларына бара, аларны аек тормышка өн­ди. Күп очракта алар барган йортларның ишекләре ачылмаса да, төрле матбугат чаралары, “түгәрәк өстәл”ләр, табиб киңәшләре аша   әйтер сүзләр җиткерелә.

Ишембай районы хатын-кызлар Советы рәисе Гүзәл Шаһиева Иткул авылы мисалында “Аек авыл” хәрә­кәтенең уңышлары турында сөйләде. Аракыга каршы көрәш игълан итеп, биредә күпләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүгә ирешкәннәр – гаиләләр ныгыган, күпләр эшкә урнашкан. Шул ук вакытта башка авылларда кайбер хатыннар аракы колы булса да, миңа беркемнән дә ярдәм кирәкми, диләр. Балалары үзләреннән артык булгач, башкаларга да кирәкми – урамда, яисә махсус учреждение­ләрдә үсә. Районның Петровский балалар йортында бүген 52 бала тәр­бияләнә, шуларның 44енең ата-анасы бар.

Ә Мәчетле районы дәваханәсендә хатын-кызлар Советы соравы буенча махсус бер урын тоталар. Анда “стаканга төшкән” хатыннарны дәвалый­лар. Алар саны ел саен кырыкка җи­тә. Кайберләре берничә тапкыр килеп тә, бу сырхаудан арына алмый,  аракы тоткынлыгыннан котылучылар да бар.

Еш кына эчкече хатыннар үзләре баткан сазлыкны яшерергә тырыша, сырхау башында аларда әле оялу бар. Шул чорны кулдан ычкындырмау өчен Благовар районында хатын-кызлар советы әгъзалары өйдән-өйгә кереп, эчкече хатыннар белән күзгә-күз карашып сөйләшү алымын сайлаган. Троицкий авылында ике хатын кодлаштыру ярдәмендә эчүен ташлаган, эшкә урнашкан, тормыш көтә баш­лаган. Ата эчсә – капка ишелә, ана эчсә – дөнья ишелә, дигән халык.  Бу гаиләләрдә ишелгән дөньялар тернәк­ләнеп килә, димәк.

Эчкече хатын-кызларны стакан төбенә еш кына ир-атлар этәрә. Баштарак иренә азрак калсын дип эчә хатын, соңрак исерек йөзен күрмәскә, кыйнауларын сизмәскә була шешә ача. Ире эчкән күп хатыннар аны коткарырга ташлана, ә менә ирләр арасында эчкән хатынны эчмәгәнгә алыштыручылар күбәя. Алар соңгы елларда гаиләсен ташлаган ирләрнең “пәри туена” кушылып, балаларын ятим калдыра, нәтиҗәдә китек кү­ңелле, төрле психологик комплексларга баткан кешеләр үсә. Әлеге мәсьәләгә каршы торуны Агыйдел шәһәренең көчле затлары үз кулына алган һәм аталар советы оештырган. Бу эшнең башында шәһәрнең “Савитор” өстәмә белем бирү үзәге директоры Руслан Шөгаепов тора.

– Билгеле сәбәпләр буенча, безнең шәһәрдә эшкә урнашу кыенлашты һәм күп кенә әтиләр акча эшләргә еракка чыгып китә башлады, – ди ул. – Шуңа да без ялгыз бала тәрбияләргә дучар ителүче әниләргә, әти тәрбиясен сирәк күрүче балаларга ярдәм йөзеннән берләшергә булдык.

Шул рәвешле, барлык даирәләрдә дә бердәм кузгалып, җәмгыятьне буган эчкечелекне ерып җибәрергә көч таба алсак иде.

Резида Вәлитова. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»