05.03.2014 - Көнүзәк

Җәяүле гомере юлда кыела

Башкаланың дәүләт автоинспекциясе Уфа шәһәрендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ кагыйдә бозуларны документлаштыру һәм кисәтүгә юнәлтелгән профилактик чаралар үткәрә.

Аларның максаты — җәяүлеләр арасында зыян күрүчеләр санын киметү,  шулай ук транспорт чараларына идарә итүчеләрнең җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юл аша үтү мәдәниятен күтәрү.

Юл-транспорт вакыйгаларын анализлау узган елда Уфа шәһәре территориясендә 893 (9,3 процентка күбрәк) җәяүлене таптату очрагын күрсәтте.  Алар нәтиҗәсендә 60 кеше үлгән һәм 875 кеше (91гә күбрәк) төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Шул ук вакытта, 418 тапталу очрагы җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан,  42 кеше үлгән.  Гомум исәптән 8 кеше җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән юлда һәлак булган,  водительләрнең төп хатасы — җәяүлене вакытында күреп калып,  хәлне дөрес бәяли белмәү. Шуны истә тотарга кирәк: кыш айларында күтәрелгән якалар,  батырып киелгән баш киемнәре һәм капюшоннар җәяүлегә күп очракта якынлашып килүче автомобильне күрергә комачаулый.  Җәяүлеләр чыга торган юлга караңгы вакытта аеруча игътибар бүләргә кирәк. Шулай ук,  һәрвакыт балалар һәм өлкәннәр турында истә тотарга кирәк, алар еш кына юлдагы хәлне дөрес бәяләми.

Юл-транспорт фаҗигасенә китерүче төп сәбәпләрнең берсе — юлны рөхсәт ителмәгән урында кисеп чыгу. Әлеге кагыйдә җәяү­леләр тарафыннан бозылу аркасында кеше таптатуның 93 про­центы теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 35 кеше һәлак булган һәм 366 кеше җәрәхәтләр алган.

Профилактика чаралары барышында ЮХХДИның юл-патруль хезмәте инспекторлары кагыйдә бозучы водительләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә туктатачак,  аларга административ чаралар кулланылачак.

КоАПның 12.18 статьясына ярашлы,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмичә,  җәяүлеләрне юлдан үткәрмәгән өчен 1500 сум штраф салына.  Кагыйдәләр җәяүле тарафыннан бозылса,  штраф 500 сум тәшкил итә.

Уфа шәһәренең ЮХХДИ идарәсе гражданнарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра,  аларны бозу штрафка гына түгел,  кеше гомере бәясенә дә торырга мөмкин.

Ләйсән Исламгалиева, 

Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге инспекторы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»