05.03.2014 - Көнүзәк

“Кроношпан” җәмәгатьчелек мәнфәгатен исәпкә алырга тиеш

Үткән чәршәмбедә Уфада республиканың Иҗтимагый палатасында Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тарафыннан оештырылган эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда Уфада “Кроношпан” агач эшкәртү заводы төзелешенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Җәмәгатьчелек игътибарына “Идел буе федераль округы буенча Лаборатория анализлары һәм техник үлчәнешләр үзәге” федераль бюджет учреждениесе тарафыннан үткәрелгән экология экспертизасы нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Белгечләр әйтүенчә, “Кроношпан” шәһәргә экологик хәвеф белән янамый.

— Әлеге вакытта предприятиедә булган документларга белгечләр бәясе бирелде,— диде Үзәк директоры Сергей Смирнов. — Алар проект документациясе материал­ла­рының Русия Федерациясенең табигатьтән файдалану өлкәсен көйләүче норматив-хо­кукый актларына туры килүен бертавыштан белдерде. Объектны төзү һәм файдалану барышы тиешле таләпләргә туры килә.

Белгеч сүзләренә караганда, “Кроношпан-Башкортостан” предприятиесе, җиһаз­ларын дөрес файдаланган һәм хезмәт­лән­дергән шартларда, проектта каралган табигатьне саклау чараларын тулы куәтендә тормышка ашырган очракта,  анализланган барлык өлкәләргә (атмосфера һавасы, туфрак, су һәм башка факторлар) зыянлы тәэсирне киметә ала.

Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре барысын да канәгатьләндермәде.

— Экспертизаның максаты — процесста катнашучыларны канәгатьләндерү түгел, ә гамәлдәге фактларга бәйсез белгеч бәясе бирү, — диде Сергей Смирнов.

Округта Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Леонид Гильченконы бәхәстә кат­нашу­чыларның тикшерү үткәргән белгеч­ләрнең һөнәри дәрәҗәсен шик астына куюлары аптыратты.

— Белгеч караны ак дип әйтә алмый, чөнки ул һөнәри даирәдә үз абруен югалтачак, — дип исәпли Гильченко әфәнде. — Безнең бурыч — белгечләрне барлык мәгълүмат белән тәэмин итү. Аларның эшен шик астына куйсак, без арытаба китә алмаячакбыз.

Леонид Викторович “Кроношпан” эшчән­леген тикшерү барышында проблемалы берничә мәсьәлә ачыклануын раслады. Әлеге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан аерым кешеләрдән төзелеш өчен җир участоклары сатып алу­ның законлылыгы фактлары буенча җи­наять эше тикшерелә. Эшче төркем бел­гечләре төзелешкә бәйле мәсьә­ләләр буенча таблица алып бара һәм дәгъ­валарның күбесе раслана. Гильченко әфәнде фике­ренчә, инвесторлар инвестицион хәвефне җентекле тикшермәгән. Әгәр дә алар проектны гамәлгә ашыруга җитди әзерләнгән булса, проблемалар килеп чыкмас иде.

— Бу — кадрларның үз эшен һөнәри яктан эшләп җиткермәү нәтиҗәсе, — дип бәя­ләде хәлне чиновник. — Әлеге вакытта төзе­леш туктатылды, һәм мин бүген тик­ше­рүдә катнашучыларга үз позициямне яңгы­раттым: барлык тиешле рөхсәт документлары булмый торып, инвестор зыянга эшләсә дә, төзелеш башланмаячак. Киңәш­мә барышында мин инвесторга әйттем: Русия Федерация­сендә эшләргә өйрәнегез, таләпләр арта барачак, дидем. Власть белән генә килешеп эшләүгә исәп тотарга ярамый, чөнки Русиядә гражданлык җәм­гыяте бар.

Әлеге вакытта “Кроношпан” мәсьәләсен хәл итүдә республиканың барлык территориаль власть органнары, Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил аппараты катнаша. Эшче төркем төзелде, бәйсез экология экспертизасы үткәрелде, проект доку­ментациясенә тиешле экспертиза үткәрү өчен санитария-эпидемиология заключениесе алынды, проект докумен­тациясенә дәүләткә карамаган экспертиза үткәрелде. Арытабангы адым — проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү. Аны үткәрү вакыты закон буенча — 60 көн.

— Дәүләт экспертизасының проект документациясе буенча заказчыга булган таләпләре бик җитди, — дип билгеләде Леонид Гильченко. — Инвестор үзе мондый җентекле алымга беренче тапкыр тап булуын әйтте. Проект документациясе составына 357 искәрмә эшләнде. Аларның 140ы әлегә калды, калганнары бетерелде. Безгә бөтен мәсьә­ләләрне дә хәл итүче экспертиза кирәк.

Эшче төркем җитәкчесе сүзләренә караганда, экспертиза күпме вакыт таләп ителсә, шулкадәр вакытны алачак. Эшнең нәтиҗәсе Русия Президентына доклад белән тәмам­ланырга тиеш. Әмма үткәрелгән эш комплексы буенча карарны республика кабул итәчәк.

Гильченко әфәнде проектны уңай бәяли. Аның фикеренчә, инвестицияләрне җәлеп итү — власть органнарының теләге генә түгел, бурычы да. Бу яңа эш урыннары бул­дыру өчен шартлар тудыруда ярдәм итәчәк.

— Урманнарга бай төбәк өчен бу проект бик кирәк, — диде ул. — Республиканың дәүләт власте органнарына әлеге төзе­лешне оештыру буенча сораулар бар, әмма процес­сның үзен без яхшы бәялибез. Бу — инвестицион проект, төбәкләр аның өчен көрәшә. Инвестиция — ул дөрес процесс. Аны төрле ысуллар белән туктатырга ярамый. Проектка дәгъвалар бетерелгәч, алар хәл ителгәч, завод төзелеше дәвам итәчәк.

(Язма төрле мәгълүмат чыганакларыннан файдаланып әзерләнде).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»