04.03.2014 - Көнүзәк

Проблеманы берлекләр хәл итәчәк

Республиканың Урал аръягы төбәге урман мәйданнары һәм аны сәнәгать җитештерүе күләме буенча иң зурлардан исәпләнә. Биредә Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Кананикольское, Учалы һәм Хәйбулла урман хуҗалыклары урнашкан. Гомум урман фонды — 1,5 миллион гектарга якын. Соңгы 2 елда биредә нибары 1,8 миллион кубометр агач хәзерләнгән. Бу — планлы кисүдә каралганның яртысыннан аз гына күбрәк.

Урал аръягы төбәгендә урман байлыкларын нәтиҗәлерәк файдалану юллары бармы һәм республикада агач материалы­на ихтыяҗны канәгатьләндерү­дә әлеге зонага караган урман хуҗалыклары ничек эшләргә тиеш?

Әлеге мәсьәлә күптән түгел Сибайда үткән “2011-15 елларда Урал аръягын икътисади үстерү” буенча комплекслы программаның күчмә координацион Советы киңәшмәсендә каралды. Әлеге чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынба­сары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов катнашты.

Мәгълүм булуынча, Урал аръягында яшәүчеләрнең 2014 һәм 2015 елларда агач материалларына ихтыяҗы 570 мең кубометр чамасы фаразлана. Биредәге барлык урман хуҗалыкларының агач чималы бирү мөмкинлеге 730 мең кубометрдан артуы көтелә һәм шуның 48,6 мең кубометры — ылыслылар.

Проблема шунда, урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин сүзләренә караганда, тоташ Башкортстандагы кебек үк, әлеге төбәктә дә картайган агачлар күләме арта бара. Бу хәл урманның санитар торышы начараюга һәм янгыннар чыгу ихтималын арттыру белән бергә, ә урман ресурсларыннан табыш алу мөм­кин­леген дә киметә. Министр фи­керенчә, биредә сүз озак еллар дәвамында исәпле урман кисү планының үтәлмәве турында бара, күрсәткеч 20 проценттан артмый. Төп сәбәпләрнең берсе — урман хәзерләүдә югары җитештерү­чәнле техника, чималны тирәнтен эшкәртү технологиясе куәтләре аз булу, юлларның начар сыйфаты, ерак һәм таулы урыннарда эшне оештыруның чикләнгән­леге.

— Республикада бу юнә­лештә яхшы тәҗрибә бар, — диде утырышта Рәҗәп Нәбиул­лин. — Әлеге програм­ма әзер­ләнә башлаганда, ягъни, ике ел элек, урман сәнәгатен үстерүгә урындагы малтабарларны да җәлеп итү максатында министрлык Аскын, Караидел, Баймак, Бөрҗән һәм Зилаер районнарында урман сәнәгать­челәре берлек­ләре оештырды. Алар йөздән артык эшкуарны үз канаты астына алды һәм берлектә эшләүчеләр саны 1400 кешегә җитте. Урал аръягында да мондый матур үрнәкләр бар. Баймак һәм Зилаер районнарында байтак малтабар, җитештерү куәтлә­рен арттырып, калдыксыз продукция эшләүгә күчте.

Киңәшмәдә билгеләнүенчә, Урал аръягында урман сәнә­гатьчеләре берлекләре үз районнары икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный башлады. Шунысы да игътибарга лаек, урманчыларның урындагы власть органнары һәм төрле ведомство, оешмалар белән килешеп эшләве нәтиҗәсендә биредә байтак социаль проблемалар уңышлы хәл ителә башлаган.

— Әлеге вакытта Урал аръягындагы барлык берлекләр карамагында агачны исәпле кисү күләме 300 мең кубометрга җитә, — дип хәбәр итте безгә тармак министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айбулат Гайнуллин. — 2012-13 елларда Баймак, Бөрҗән һәм Зилаер урман сәнәгатьчеләре тарафыннан 197 мең кубометр агач хәзерләнгән, аның 90 проценты эшкәртелгән. Әзер­ләнгән товар продукциясе бәясе 432 миллион сумга җитте. Быел эшкәртү күләмен 100 процентка җиткерү бурычы куелды.

Шул ук вакытта, тоташ республикадагы кебек үк, Урал аръягында да түбән сортлы агач күләме байтак тупланган һәм аны эшкәртергә теләк белдерүчеләр юк.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»