26.02.2014 - Көнүзәк

Уфа: йомгаклар һәм бурычлар

Гыйнвар-февраль айлары — министрлык һәм ведомстволарның, шәһәр һәм районнарның, оешма-предприятиеләрнең узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләү чоры. Башкала хакимиятендә Уфаның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе үтте. Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Уфа шәһәр Советы рәисе Евгений Семивеличенко, хакимият башлыгы Ирек Ялалов, предприятиеләр җитәкчеләре һәм бизнесменнар катнашлыгында үткән киңәшмәдә 2013 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, тармактагы проблемалар һәм планнар билгеләнде.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов башкаланың узган елдагы социаль-икътисади үсешенә тукталды. “Шәһәрнең уңышлы үсешенең төп күрсәт­кечләренең берсе — халык саны арту. Узган елда халыкның табигый артуы — соңгы унбиш елда иң югары күрсәткеч. Моның төп сәбәбе — туым арту гына түгел, үлем очракларының кимүе дә. Уфада былтыр 817 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш — 6 процент. 451 мең квадрат метр торак (55 процент)  индустриаль ысул белән төзелде. Гомумән, бүген Уфада бу ысул өстенлекле юнәлеш булып тора. Былтыр Башкортстан җитәкчелеге ярдә­ме белән 126 мең квадрат метрга якын социаль, шул исәптән азкатлы торак сафка кертелде. Мисал өчен, Нагаево поселогында 22,6 мең квадрат метр шундый торак төзелде”, — диде Ирек Ишмөхәммәт улы.

— Былтыр шәһәр предприя­тиеләре тарафыннан 549,2 миллиард сумлык товар җитеште­релде һәм хезмәт күрсәтелде. Сәнәгать җитештерүе индексы 103,2 процент тәшкил итте, — диде шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов.

Казылма байлыклар чыгаруда  сәнәгать җитештерүе индексы — 103,7 процент, җитеште­рел­гән продукция күләме 9 процентка арткан. “Башнефть” компаниясе предприятиеләре тарафыннан 16 миллион тоннадан артык нефть чыгарылган. Бораулау җиһазларын җитештерү һәм хезмәтләндерүдә махсуслашкан предприятиеләр елны уңышлы тәмамлаган. Нефть продуктлары җитештерү өлкәсендә үсеш — 6 процент. Былтыр “Башнефть” комплексында 21 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелгән. Эшкәртү тирәнлеге уртача 84,7 процент тәшкил итә. Автомобиль бензины, дизель ягулыгы, мазут һәм майлау материаллары җитештерү арткан.

Транспорт чаралары җитеш­терүдә сәнәгать җитештерүе индексы — 126,2 процент, продукция җитештерүдә үсеш — 141,4 процент.

Гомумән алганда, нәшрият һәм полиграфия тармагында, шулай ук өч төп предприятие — “Башкортостан”, “Белая река” нәшриятларында һәм Уфа полиграфия комбинатында күрсәт­кечләр түбәнәйгән. Сәбәбе — заказлар аз. Китап басу күләме кимегән, гәзит һәм журнал­лар­ның тиражы уртача 10 процентка төшкән.

Кече һәм урта бизнес субъектлары башкала икътисадын үстерүгә үз өлешен кертә. Республикадагы барлык эшкуарлык субъектларының яртысы — Уфада. “Курай”, “Висма”, “Промтехресурсы”, “Лисма”, “Уфа трикотажы”, “Макспром”, “Полимер” һәм “Мебель фабрикасы” кебек җи-тештерү белән шөгыльләнүче кече бизнес субъектларының арта баруы куанычлы күренеш, әлбәттә. Аларның күбесе җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәт күләме буенча кайбер эре һәм урта предприятиеләр күрсәткечләрен узып китә. Кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә инновацион продукция күләме сәнәгать белән чагыштырганда күпкә югары.

Узган елда башкала пред­приятиеләрендә инновацияләр кертү һәм инвестицияләр җәлеп итү активлашкан. Былтыр “Башнефть” җәмгыяте җитештерү базасын үстерүгә 600 миллион сум акча юнәлткән. “Иммунопрепарат” предприятиесендә җитеш­терү мәйданчыклары реконструк­цияләнгән. “Уфа фанера-плитә комбинаты” һәм “Уфа фанера комбинаты” җәмгыятьләрендә зур форматлы фанера җитеш­терү буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе инвестиция проектлары әзерләү һәм кертү буенча лидер булып тора.

Ел дәвамында планлы рәвештә хезмәт хакы арткан. Сәнәгатьтә уртача эш хакы, 2012 ел белән чагыштырганда 10,8 процентка күтәрелеп, 36777 сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, башкаланың сәнәгать предприя­тиеләре елны эш хакы буенча бурычларсыз тәмам­ла­ды.

Илдар Хәсәнов сүзләренә караганда, Уфа шәһәре хакимияте “Яңа икътисад” предприятиеләре реестрын төзи. Аңа 90нчы еллардан соң оештырылган пред­приятиеләр керәчәк. Шәһәр хакимияте аларга җир участоклары, салым ташламалары бирү, инженер челтәрләре белән тәэмин итү юлы белән инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, инвесторларга тәкъдим итеп булырдай буш торучы җитештерү мәйданнары реестры төзеләчәк.

Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин 2013 елда республика сәнәгате үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды.

— Сәнәгать җитештерүе индексы 102,3 процент тәшкил итте. Соңгы алты елда республика күрсәткече гомумрусия­некеннән югарырак. Былтыр сәнәгать предприятиеләре 1 триллион 100 миллиард сумлык продукция җитештерде, — диде Алексей Карпухин. — 1 декабрь­гә хезмәт хакы үсеше республика буенча — 111,9, сәнәгатьтә 109,8 процент тәшкил итте.

Инвестицияләр салу һәм бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, икътисади сәя-сәтнең ачык һәм үтәкүрен­мәле булуы дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында алдынгылар исәбендә.

“Молния” җәмгыяте генеральный директоры-баш конструкторы Евгений Распопов, “Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе” җәмгыятенең эчке кооперация буенча директоры Владимир Ключников, Уфа фанера комбинаты генеральный директоры Александр Скоробогатый һәм “Геоспейс Технолоджис Евразия” җәмгыяте генеральный директоры Александр Песков чыгыш ясап, предприя­тиеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Утырышта узган ел йомгаклары буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән предприятиеләр билге­ләнде. Ирек Ялалов “Уфа мотор­лар төзү производство берләш­мәсе”, “БЭТО” һәм “Гидравлика” җәмгыятьләре, “Молния” һәм “Буринтех” фәнни-производство “Медтехника” һәм “Лайнер” предприятиеләре җитәкчеләренә Уфа шәһәре хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

 Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»