25.02.2014 - Көнүзәк

Урланган акча кирпеч аша да күренә

Илебезнең торак-коммуналь хуҗалык тармагы узган берничә дистә ел дәвамында җәмгыятебез яшәешендә “кайнар нокта”га әйләнде. Ул, шулай ук, тормыштагы чынбарлыктагы социаль проблемаларны чагылдыра, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен билгели. Тармакта хезмәт күрсәтү бәяләре үсә. Кызганычка каршы, туксанынчы еллардан башлап  ил Хөкүмәтенең әлеге өлкәдә проблемаларга тиешле игътибар бирмәве аркасында торак-коммуналь хуҗалыкта инженерлык инфраструктурасы тузу 80 процентка җитте. Шул ук вакытта, җимерелү куркынычы булган йортларда яшәүчеләр саны арта. Күпкатлы йортларның күбесе капиталь ремонтка мохтаҗ. Әйтик, Уфада күпкатлы йортларның 40 проценттан күбрәге моннан 40 һәм аннан да артыграк ел элек салынган. Йортларның өчтән беренең тузуы 50 проценттан югары. Әгәр ил буенча мәгълүматларга күз ташласак, Русия Исәп палатасы тикшерүләренә караганда, гражданнарның 60 проценттан күбрәге торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге сыйфатыннан канәгать түгел. Бу юнәлештәге проблемалар һәркемгә мәгълүм. Аларны хәл итүдә ярдәм йөзеннән дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды оештырылган иде. Биредә тупланган финанс йортларда капиталь ремонт үткәрүгә, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерүгә һәм инженерлык инфраструктурасын тергезүгә юнәлтелә. Башкортстанда әлеге тармакны реформалаштыру ничек дәвам итә? Бүленгән бюджет акчалары максатлы тотыныламы? Республика Контроль-исәп палатасы утырышында сүз шул хакта барды.

Узган алты ел эчендә фонд исәбеннән ил буенча шушы максатларга 192 миллиард сум акча тотынылган. Төбәкләрнең өлешчә финанславы белән әлеге сумма 258 миллиард сумга җиткән. Ил буенча 2008-12 елларда 135 мең йорт ремонтланган.

Башкортстан торак-коммуналь хуҗа-лыкны реформалаштыру программасында җиденче ел катнаша. 2008-13 елларда капиталь ремонтка фонд тарафыннан бүленгән акча 6,6 миллиард, ә төрле чыганаклардан фәкать шушы максатка юнәлтелгән чыгымнар 8,5 миллиард сумнан арта.

— Бүленгән бюджет инвестицияләре коррупция белән бәйле эшләргә дә юл ача, — диде Контроль-исәп палатасы аудиторы Илдар Булатов. — Бары тик узган елда гына КИП хезмәткәрләре тармакта биш махсус тикшерү үткәрде. Муниципаль берләшмәләрдә үткәрелгән чараларның һәркайсында күпкатлы йортларны ремонтлауга бүленгән акчаларның максатлы тотынылуы каралды. Кызганычка каршы, тикшерүләр ремонт эшләренә заказ бирүчеләр тарафыннан контрольнең йомшак булуын күрсәтә. Сыйфат түбән, эш күләме арттырылып документлаштырыла. Капиталь ремонт өчен субсидия алган шәһәр һәм район хакимиятләренең дә тиешле контроле юк.

Республикада 2012-13 елларда адреслы программа кысаларында капиталь ремонт үткәрүгә 1,3 миллиард сум, шул исәптән фонд исәбеннән — 772,5 миллион, урындагы бюджеттан — 387 миллион һәм торак биналары хуҗаларыннан 132 миллион сум акча тотынылган. Аудиторлар тикшергән соңгы ике елда йортларны капиталь ремонтлауга тәгаенләнгән акчалар Уфа, Стәрле­тамак, Октябрьский, Күмертау, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләренә бүленгән булган. 2012 елда башкарылган эшләрдә закон бозу очрагы табылмаган. Әмма соңгы тикшерү барышында аудиторлар игътибарын җәлеп итүче кырын эш мисаллары аз түгел.

— Заказчылар тарафыннан подрядчы оешмаларга тиешледән мулрак өлеш чыгару очраклары табылды, — ди аудитор Илдар Булатов. — Уфа, Дүртөйле, Октябрьский, Стәрлетамак, Ишембай һәм Туймазыдагы “артык юмартлык” бәясе 4,5 миллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта, тикшерү барышында заказчылар подрядчы башкарган 858 мең сумлык төзелеш-монтаж эшен кабул итеп, актка кул куйды.

Төзелеш “серләрен”, әлбәттә, бу эшне башкарган кешеләр яхшырак беләдер, дип уйларга була. Әмма әвеш-тәвеш яки сыйфатсыз хезмәт капиталь ремонтка бүленгән акчаларны кайчан да булса бер кире кайтарырга һәм җавап тотарга мәҗбүр итәчәк. Иң мөһиме — тикшерүче органнар, контрольлек итүче оешмалар һәр йорттагы җитешсезлекне күреп бетермәскә дә мөмкин. Әгәр җаваплы эшкә алынган төзүчеләр үз бурычларына шулкадәрле салкын карый икән, элеккечә җәмә­гатьчелек контролен көчәйтергә кирәк.

— Әлеге программа республикада меңнәрчә кешегә торак мәсьәләсен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Кызганычка каршы, шушы максатларга бүленгән казна акчасына хәрәм юл белән ымсынучылар да бар, — диде утырышта Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов. — Өч ел элек тармак проблемасы кискенрәк иде. Төзүче-подрядчы оешмаларның закон бозу очракларын фашлаучы мөрәҗәгатьләр дә байтакка күбрәк иде. Урыннарда дәүләт һәм җәмәгатьчелек контролен көчәйтү, гомумән, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге киеренке проблемаларны тизрәк хәл итәргә этәргеч бирәчәк. Безнең бурыч — җитешсезлекләрне эзләү һәм гаеплеләрне җавапка тарттыру түгел, ә халыкка ярдәм итү, кешеләр мәнфәгатен яклау.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»