10.11.2010 - Көнүзәк

Яңа исем яңача эш таләп итә

Быел Русиянең милиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен соңгы тапкыр шушы исем астында үткәрәчәк. Киләсе елның мартыннан милиция полициягә әйләнәчәк дип көтелә, димәк, бәйрәмнең исеме дә үзгәрәчәк. Республиканың эчке эшләр министры Игорь Алешин бәйрәм барыбер бәйрәм булып калыр, 93 еллык тарихлы милициянең уңышлары, хезмәтләре, тәҗрибәсе яңа дәвердә яңача кулланыла башлар, дигән теләктә.

— Исем алыштыру мәсьәләсендә күп төрле фикерләр яңгырады, өлкән буын кешеләре, ветераннарыбыз моңа кире карашта булды. Без үз бурычларыбызны ничек аталуга карамый башкарабыз. Ләкин алга барабыз, нәрсәнедер үзгәртәбез, яңартабыз, дисәк, исемнән һәм законнан башлау дөрес дип уйлыйм. Закон иң элек гражданнарны яклауны көчәйтүне максат итеп куйды, безнең өчен дә күп уңай яклары бар. Мин эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең якланганлыгы артуын, хокуклары киңәюен хуплыйм, — диде Игорь Викторович дүшәмбе көнне журналистлар белән очрашу вакытында.

Әлбәттә, бәйрәм алдыннан министр ведомствоның эшчәнлегенә, уңышларына, саннарга аерым тукталды. Шунысы куанычлы, җинаятьчелекнең күп төрләре буенча ул саннарны киметүгә ирешелгән. Быел ун айда республикада 61 мең 203 җинаять теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3328гә, яисә 5,2 процентка азрак. Гомумән алганда, эчке эшләр органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы күрелгән чаралар оператив хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек биргән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны (-7,7 процент), үтерүләр (-14,3 процент), сәламәтлеккә зыян салу, талау нияте белән һөҗүм итү (-17,3 процент), талау (-8 процент), фатирларны талау (-9,6 процент), автотранспортны талау (-18,7 процент), мал урлау (-20,3 процент) саны кыскарган. Төркем белән эшләнгән, үсмерләр, исерекләр тарафыннан кылынган җинаятьләр дә азаюга табан. Чит ил гражданнары быел 47,7 процентка азрак хокук бозган.

— Бүген милиция коррупциягә, икътисади җинаятьләргә каршы бигрәк тә каты көрәш алып бара, — дип билгеләде министр. — Аеруча зур күләмдә үзләштерүләр былтыргы белән чагыштырганда 294кә, дәүләт властена каршы җинаятьләр 29га, ришвәтчелек 155кә артыграк ачыкланган. Корал, наркотиклар сату очраклары да күбрәк билгеле булган.

Бу уңышларга иң элек милиция хезмәткәрләренең намуслы эше ярдәмендә ирешелсә, шулай ук моңа эчке эшләр органнарының ныклы матди-техник базасы булышлык итә. Гомумән алганда, республика милициясенең кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителеше 80 процент тәшкил итә, бу башка төбәкләр белән чагыштырганда начар түгел. 

— Эчке эшләр органнары федераль һәм республика бюджетыннан финанслана. Яңа елга бюджетта миллиард сумлык “тишек” белән аяк баскан идек. Рәхмәт, республиканың яңа җитәкчелеге хәлебезгә кереп, ярдәм кулы сузды: хезмәт хакы, социаль түләүләр бурычларын каплау өчен миллиард сум бүлде. Гомумән, милицияне финанслау башка еллар белән чагыштырганда бик күпкә артты. Хезмәтебез авыр, хәвефле, минут саен куркыныч сагалап тора. Көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәткәрләребезгә тиешле ял да, тернәкләндерү дә кирәк. Республикада ирекле ялланганнар белән бергә 26  мең милиция хезмәткәре исәпләнә, 15 мең ветераныбыз, 20 мең пенсионерыбыз бар, “кайнар нокта”ларда хезмәт бурычларын үтәүчеләр меңнән артык. Ә  госпиталебез 80 кешене генә кабул итә ала. Тиздән тернәкләндерү үзәгенең ике яңа корпусын күтәрәчәкбез, моңа акча бүленде, — диде Игорь Алешин.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елга Уфа янындагы Зинино авылында Зона кинология үзәге төзелә башланачак, Затонда тир һәм ату өчен полигон пәйда булачак.

Министр журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әйтик, ведомствода булачак кыскартулар биш мең хезмәткәргә кагылачак, икенче төрле әйткәндә, хезмәткәрләр саны 22 процентка кимиячәк. Бу процесс “табигый юл белән” башланган да инде. Яңа таләпләргә җавап бирми торган хезмәткәрләр, закон һәм тәртип бозучыларның барысы белән дә хушлашалар. Ләкин кыскартылуга эләгүчеләр дә бөтенләй ярдәмсез калмый: республикада министр Рәшит Нургалиев инициативасы белән элекке милиционерларны эшкә урнаштыру буенча комиссия төзеләчәк.

Очрашу ахырында министр эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»