22.02.2014 - Көнүзәк

Төп бурыч - җирне нәтиҗәле файдалану

Кичә республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе үтте. Анда 2013 елгы эш йомгаклары каралды һәм быелга бурычлар билгеләнде. Коллегия эшендә республика Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Президент министрлык эшчәнлегенең республика икътисады һәм аның үсеше белән тыгыз бәйле булуын билгеләде. Әлеге вакытта Башкортстанның дәүләт милке реестрында гомум мәйданы 13,3 мең квадрат метрдан арткан 44,3 меңнән күбрәк күчемсез милек теркәлгән. Башкортстанның җир фонды 14,3 миллион гектар чамасы тәшкил итә. Соңгы ике елда җир ресурсларына бәйле проблемаларны уңай хәл итүдә үзгәрешләр бар. 2013 елда, мәсәлән, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне инвентаризацияләү үткәрелде, хуҗалык әйләнешенә гомум мәйданы 23273 гектар җир участоклары өстәлде.

— Узган елда республикада тулай продукция җитештерү күләме 1 триллион сумнан артты. 2016 елга аны 1,5 триллион сумга җиткерү максатын куябыз, — диде Рөстәм Хәмитов утырыштагы чыгышында. — Өстәмә керем чыганаклары булдыруда, әлбәттә, җир мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдалану турында уйланырга кирәк. Фәкать җир бүлү буенча килеп туган проблеманы хәл итеп, узган ел Уфада гомум мәйданы 1 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшырдык. Башкала тарихында беренче тапкыр шулай ук 100 мең квадрат метр күләмдә социаль торак төзелде. Җирләр авылда кече бизнесны үстерүгә булышлык итә. Әмма, кызганычка каршы, нәкъ кече малтабарлык үсешенә ачыктан-ачык аяк чалучы район хакимияте башлыклары булуы да гаҗәпләндерә. Моңа чик куярга кирәк.

Президент үзенең чыгышында, атап әйткәндә Нуриман һәм Белорет районнарындагы урман фонды карамагындагы мәйданнарны урындагы халыкка һәм хакимиятләргә тапшыру эшләренең озак гамәлгә ашырылуыннан канәгатьсезлек белдерде һәм аерым федераль  органнардан да әлеге проблеманы хәл итүдә булышлык күрсәтүләрен сорады.

Президент коллегия утырышында, җир ресурсларын халыкка бүлүдә зур җитешсезлекләргә юл куелуын ассызыклады. Аеруча инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләргә йорт төзү өчен участок бүлү буенча Агыйдел һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә эш бөтенләй башкарылмаган, диде ул.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»