22.02.2014 - Көнүзәк

Оператор эше дә ят түгел

Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, аларны халык арасында пропагандалау максатында Башкортстанда 2013 елда “Чиновник һөнәрен үзгәртә” акциясе старт алган иде. Чара быел да дәвам итә. Акция кысаларында республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов Уфа нефть эшкәртү заводында оператор булып эшләде.

— Заводта егерме ел элек эшләгән идем, — диде Борис Николаевич. — Бик күп уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. Элек кул көчен күбрәк куллансак, бүген заводта эшләр автоматлаштырылган, роботлаштырылган. Монда хезмәт салучыларга яхшы шартлар тудырылган. Хәвефсезлек мәсьәләсенә зур игътибар бүленүе дә куанычлы. Әйтик, яшь чакта противогазны һәрвакыт үзебез белән йөртми идек. Бүген исә противогазсыз, саклаучы күзлексез, каскасыз һәм махсус киемсез эш урынына якын да китермиләр. Еллар үтсә дә, куллар эш тәртибен онытмаган. Үземә йөкләтелгән эшне тиз үзләштердем. 

— Хәзер оператор тузан эчеп, кола­гына кадәр майга чуммый, — диде Уфа нефть эшкәртү заводының җитештерү мәйданчыгы җитәкчесе Анатолий Воробьев. — Ул компьютер, заманча тех­но­ло­гияләр белән дә дус булырга тиеш. Сә­ламәтлеге дә игътибарга алына. Аның төп эше — өстәл артына утырып, монитордан җиһаз­ларны, продукция җитештерү процессын контрольдә тоту. Борис Николаевич үзенә йөкләтелгән бурычны лаеклы башкарды.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»