16.04.2011 - Көнүзәк

“Тере мәет” булганчы “ак карга” бул!

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте җитәкчесе Виктор Иванов җан өшеткеч саннар әйтте: илгә Әфганстан һәм башка чит илләрдән ел саен 548 тонна (!) наркотик кертелә икән. Билгеле, бу кадәр әфьюн ил төбәкләрен “энәгә утыртырга” җитә. Һәм шуңа таба бара да. Һәрхәлдә, соңгы еллардагы күрсәткечләр шул хакта сөйли. Эшләп, гаилә корырдай яшьләрнең әфьюн колына әверелүе аеруча аянычлы. Ә Башкортстанда бу өлкәдә хәлләр ничек? Наркоманга әверелгән яшьләр соңгы елларда артканмы, әллә кимегәнме? Мәктәп укучыларын һәм студентларны наркотест ярдәмендә тикшерү нәтиҗәлеме?

Былтыр Башкортстанда наркоманнар 4,6 процентка арткан һәм 5697 кеше тәшкил иткән. Әфьюнны вакыты-вакыты белән кулланучылар саны 2977 кешегә җиткән. Гадәттә, сыерның сөтлесенә, үгезнең симезенә өстенлек бирелә. “Үлем чәчүчеләр” дә бу канунны күздә тота — алар ярыйсы гына эш хакы алган яшьләргә өстенлек бирә. Һәм максатларына ирешә. Күпчелек әфьюнчыларның 20-39 яшьтә булуы шул хакта сөйли.

Төрле сәбәпләр аркасында “энәгә утырган” яшьләр бәладән котыла аламы? Бу сорауга анык мисаллар белән җавап кайтарырга мөмкин. 2009 елда 30 яше тулмаган 89 кеше “передозировка”дан дөнья куйган. Күпчелек очрак Уфа, Салават, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләренә һәм Ишембай, Бөре, Бәләбәй, Мәләвез районнарына туры килә. 89 яшь кеше гаилә корып, ким дигәндә 100 бала тәрбияләп, гөрләтеп дөнья көтә алыр иде. Күренүенчә, әти-әниләр генә түгел, җәмгыять тә зур югалту кичергән.

Бәла ялгыз йөрми. Тайгак юлга басканнарга рәшәткә артына эләгү куркынычы да яный. Үткән елда 49 үсмер наркотик белән бәйле җинаятьләрдә гаепләнеп, җаваплылыкка тарттырылган. Әфьюн кулланганнан соң җинаять ясаган 18-29 яшьлекләр 1347гә җиткән. Кызганычка каршы, бу статистика да үсешкә юнәлеш алган.

Яшьләр даирәсендә “текә” дигән төшенчә зур әһәмияткә ия. “Текәләрне”, имеш, дуслары хөрмәт итә, иң чибәр кызлар алар артыннан үзләре чаба. Шуңа күрә һәркем “текә” булырга омтыла. Бу максатка төрле юллар белән ирешергә мөмкин. Кайбер яшьләр наркотик куллануны да текәлеккә саный. Наркотик кулланасың икән, син — текә, имеш. Башкалардан калышсаң, син — ак карга, “отстой”. Нәтиҗәдә, яшьләр оештырган кичәләрдә, “тусовкаларда” әфьюнчылар армиясе ишәя. Ә бит текәлек  язмышыңны челпәрәмә китерүдә түгел, вакытында “Юк!” дип әйтүдә. Бүген яшьләр тормышын таңга кадәр дәвам иткән дискотекалардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Идәннәр сынганчы биюнең бер зыяны да юк. Әмма төнге клубларны тикшерү барышында дискотекаларда әфьюн кулланучылар һәм сатучылар ачыклануы уйлануга этәрә.

Соңгы вакытта “дезоморфин” дигән төшенчә еш телгә алына башлады. Лексикага мондый сүзнең килеп керүе күпләргә кайгы-хәсрәт китерде. Төрле дарулардан ясалган наркотик байтак яшьләрне аяксыз, кулсыз калдырды. Бу сүзләрне туры мәгънәдә аңларга кирәк, чөнки дезоморфин колына әверелүчеләрнең аяк-куллары чери. Кайчан гына ялган ләззәт диңгезендә йөзүчеләр кыска гына вакытта авыртудан ыңгырашып ятучы “тере мәеткә” әверелә. Наркотикның бу яңа төре үз ятьмәсенә байтак яшьләрне эләктереп өлгергән. Әйтик, узган елда республикада дезоморфин белән бәйле 281 җинаять теркәлгән. Җаваплылыкка тарттырылган 154 кешенең күпчелегенә 30 яшь тә тулмаган. Ә дезоморфин кулланучылар соңгы биш елда 50,5 (!) тапкыр арткан. Бүген упкынга тәгәрәүчеләрнең саны 2,7 меңгә җиткән. Алар арасында яшьләр дә аз түгел.

Әлбәттә, яшь буынны әфьюн тырнагыннан коткару өчен ил күләмендә колачлы эш башкарыла. Бу максатка хезмәт иткән программаларның, чараларның исәбе-хисабы юк. Алар нәтиҗәле эшлиме соң? Ничек кенә булса да, яшь наркоманнар артуы бу чараларның бик үк уңышлы эшләмәвенә ишарә ясый. Мәсьәләне контрольгә алу өчен мәктәп укучылары һәм студентлар үз теләге белән наркотест үтә. Бу мөһим чараны хуплаучылар да, аңа каршы чыгучылар да бар. Янәсе, яшьләрнең хокуклары бозыла. Билгеле, бу сүзләр җәмгыятьтәге хәлләр белән якыннан таныш булмаганнар авызыннан чыга. Кайсы яклап карасаң да, җил искән якка аварга торучы яшь буынга ярдәм кулы сузу хокук бозу түгел, мөкатдәс эш. Бу хакта әти-әниләр дә аңларга тиеш.

Ун ел элек беренче тапкыр наркотик татып караучыга 17 яшь иде. Бу мәсьәләгә вакытында әллә ни зур игътибар бирелмәде. Ун елда наркомания тагын “яшәрде”. Бүген тәү тапкыр әфьюн кулланучыга 12 (!) яшь. Мәктәп укучыларының 40 процентына наркотикларның кайда сатылганы, алар ничек аталганы, кеше организмына ничек тәэсир иткәне ачык билгеле. Тагын ун елдан соң нәрсә булыр?

Айдар ЗӘКИЕВ.

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»