16.04.2011 - Көнүзәк

Чобаркүлнең аек халкы тормышка аек карашта

Авыл халкы гомер-гомергә “Сыерлы көн — сыйлы көн” дип яшәгән. Ул малның кадерен белеп, аны абзар-кура тутырып асрарга тырышкан. Тик соңгы елларда туган ягыма кайткан саен урамыбызның сыер көтүе кимегәнен күреп, авыр хисләр кичерәм.  Сәбәбен сорагач, күршеләрем: “Сөтне сатып алу, яки кәҗә асрау  күпкә уңайлырак һәм арзангарак төшә”, — дип жавап бирә. Кызганычка каршы, бүген бу күренеш күп авылга хас. Ә менә Салават районының Чобаркүл авылында яшәүчеләрнең һәрберсе кимендә 4-5 сыер асрый, аларның күбесе фермер булып теркәлеп, малларын тагын да ишәйтергә омтыла.

Чобаркүл авылына 1926 елда нигез салынган. Искиткеч табигатьле, тау тезмәләре итәгендә урнашкан, елга-күлләргә, урман-кырларга бай бу урынга Лагыр авылыннан дүрт гаилә күченеп килгән. Алар, тау битлегендә үскән наратларны кисеп, йортлар салган һәм зирекләр үскән түгәрәк күл буенда авыл барлыкка килгән. Бүген авылда 76 йорт, башлангыч мәктәп, клуб, медпункт, ике кибет, мәчет бар.

Мине күпләп мал асрап көн күрүче авыл халкы белән аның старостасы, гаҗәеп гаярь, биредә зур абруй казанган Сәгъдия Гыйбадуллина таныштырып йөрде. Ул күмәк хуҗалык исән чакта бозау караган, клуб мөдире булып эшләгән, оста чаңгычы булган, хәзер исә шәхси хуҗалык алып бара.

— Безнең Чобаркүлдә  218 кеше яши. Колхоз таркалгач, беребез дә читкә чыгып китәргә ашыкмадык. Җыенда ата-бабалардан калган тормыш рәвешен сайладык, ягъни шәхси хуҗалык алып барырга карар кылдык. Төп шөгылебез — мал үрчетү һәм сөт-ит сату. Авылда бүген 40ка якын сыер, 80 ат исәпләнә. Сарыкларны чутлап та торганыбыз юк.  Алар һәр йортта утызлап, иллеләп. Мал күп булгач, аларны кышын да күл буена куып төшерәбез һәм шунда су эчерәбез, — ди Сәгъдия ханым.

Авылда иң күп мал асраучы белән кызыксынгач, авыл старостасы Казыйханов, Газизов, Гайнетдинов, Хафизов, Тарханов, Мөхәммәтҗанов, Сибәгатуллин, Әхмәтшин, Казыев, Әминев, Хәйбуллин фамилияләрен атады.

Зилә һәм Дамир Казыйхановлар.Зилә һәм Дамир Казыйхановлар крестьян-фермер  хуҗалыгы исемен авылда беренчеләрдән булып алган икән.

— Кышка кергәндә егермедән артык малыбыз бар иде. Беразын суеп, акчага әйләндердек. Әле унҗиде баш тотабыз, шуларның бишесе cыер. Һәрберсе бозаулады да инде, — ди алар.

— Сез сөтне беркая да тапшырмыйча, базарга илтеп сатасыз икән. Моның сере нәрсәдә? — дип кызыксынам.

— Без сөтне җыючыларга тапшырырга бик атлыгып тормыйбыз, чөнки алар бик түбән хак тәкъдим итә. Шуңа сөт, каймак, ак май, эремчекне Чиләбе өлкәсенең Сим, Миньяр, Усть-Катав, Юрүзән, Златоуст шәһәрләренең базарына илтәбез. Анда аларны өчләтә кыйммәтрәккә сатабыз. Гомумән, авылда мал тотучы һәркемнең шул базарларда үз нокталары һәм даими сатып алучылары бар, — диде хуҗабикә Зилә. 

Казыйхановларның “коллегасы” Сәкинә һәм Айдар Хәйбуллиннар 6 сыер, 5 бозау, 6 үгез, 30 сарык асрый. “Икебез дә колхозда эшләдек. Ул таркалгач, фермер булып киттек. Җиребездә бәрәңге үстерәбез. Шуның яртысын сатып, акчага әйләндерәбез, калганын малларга ашатабыз. Малларны киләчәктә тагын да ишәйтергә уйлап торабыз”, — ди алар.

 

— Шулкадәр эшне башкарып чыгарга ничек вакыт табасыз? — дип сорыйм.

— Әлбәттә, авыл тормышы мәшәкатьле, авыр. Ләкин хезмәт жимешләребез татлы. Ел саен үз көчебез белән 250-300 мең сум акча эшлибез. Андый акча авыл бюджетникларының төшенә дә керми. Үзебезнең ике тракторыбыз, арба-сабаныбыз, печән чапкычыбыз бар, — ди Айдар Хәйбуллин.

Биш балалы Рәзимә һәм Радик Мөхәммәтҗановлар да абзар тутырып мал асрый. Радик — физик тәрбия укытучысы, әлеге вакытта сәламәтлеге буенча пенсионер, ә Рәзимә — авыл мәктәбе укытучысы. Гаилә казнасына аларның умарталыгы да тоемлы табыш биреп тора икән.

— Бездә мал асрыйбыз дисәң, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иренмә генә, — ди Радик. — Печәнлекләребез әллә кайларга кадәр җәйрәп ята. Үләне куе, сусыл.

Биредә мал азыгын бөтен авыл белән бергә хәзерлиләр икән. Былтыр шәхси хуҗалыкларда булган техникага (авылда өй саен я чылбырлы, я тәгәрмәчле трактор бар) ягулыкны бергә акча җыеп сатып алганнар һәм оешкан рәвештә бөтен печәнлекләрне тоташ чабып чыкканнар. Аннары киптереп, беркемне дә рәнҗетмичә бүлешеп алганнар. Менә бу, ичмасам, бердәмлек үрнәге!

Рализа һәм Юрик Әхмәтшиннар  кызлары Әлфия белән.   Мин Чобаркүл уңганнары белән танышып йөргән арада авылның тагын бер тырыш гаиләсе — Рализа белән Юрик Әхмәтшиннар Малаяз базарыннан кайтып керде. Бүген алар анда ит саткан икән.

— Юлыбыз уңды. Кесәгә шактый гына акча керде, — диде алар, канәгать елмаеп.

Әхмәтшиннарда 15 баш сыер малы, 8 ат бар икән.

— Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәнлектән, малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Шундый заманда ничек кул кушырып утырмак кирәк. Балаларны үстерәсе бар. Кешечә яшәсе дә килә бит, — ди йорт хуҗасы.

— Шулкадәр малның тиресен кая куеп бетерәсез? — дим, ярым шаяртып.

— Тирес бездә алтын бәясенә тора. Аның сәнәген дә әрәм-шәрәм итмичә, шул ук Чиләбе өлкәсе бакчачыларына сатабыз. Авылда, тирес сатып, 80-90шар мең сум акча эшләгән кешеләр бар, — ди Юрик абый.

— Менә республикада игълан ителгән “Аек авыл” конкурсында катнашырга булдык, — ди Сәгъдия Гыйбадуллина. — Без бит районда тырышлыгы белән беррәттән, аеклыгы белән дә данлыклы авыл. Бездә эчүчеләр бөтенләй юк. Аларның булуы мөмкин дә түгел! Халык иртә таңнан алып, кара төнгә кадәр эш өстендә.  

Әйе, аек акылы, ишле малы булганның киләчәге дә бар. Чобаркүл авылы халкыннан башка авыллар да үрнәк алсын иде.

Фуат Галәветдинов.

Салават районы.

 

Биредә мал азыгын бөтен авыл белән бергә хәзерлиләр икән. Былтыр шәхси хуҗалыкларда булган техникага (авылда өй саен я чылбырлы, я тәгәрмәчле трактор бар) ягулыкны бергә акча җыеп сатып алганнар һәм оешкан рәвештә бөтен печәнлекләрне тоташ чабып чыкканнар. Аннары киптереп, беркемне дә рәнҗетмичә бүлешеп алганнар. Менә бу, ичмасам, бердәмлек үрнәге!

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»