18.02.2014 - Көнүзәк

Модернизация ат көченә калдырмасмы?

Аграр реформалар чорында илебез азык-төлек бәйсезлеген югалту чигенә якынлашты. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бөтен-дөнья икътисади кризисыннан соң Русиядә ашлык җитештерү күләме тагын да кимеде. Әмма бу табигый шартларга гына бәйлеме? Авыл тормышыннан ерак торган кешеләр дә бүген аграр җитештерүдә заманча техника җитмәвен  тоя торгандыр. Саннарга игътибар итик. Соңгы елларда илдә машина-трактор паркы 2,5 тапкыр кимеде. Тик бу һич тә югары җитештерүчәнле техника саны артуга бәйле түгел. Һәр гектар сөренте җиргә бүлеп исәпләгәндә, илдә аның энергия белән тәэмин ителеше минималь дәрәҗәдән ике тапкырга кимрәк. Технологик таләп буенча бер гектар сөренте мәйданына өч ат берәмлеге күләмендә көч кирәк булса, Русиядә ул 1,5 берәмлектән артмый. Әлеге күрсәткеч Европа илләрендә 4-4,5, АКШта 8,5 ат көче тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, Русия крестьяны чит ил фермеры белән ярышып иген үстерә, хәле арык ат хәленә төшеп баручы техника белән идарә итә. Ә бит узган ел язын илдәге басу техникасының 12 проценты басуга бөтенләй чыга алмаган.

Авылда техника җитешмәү проблемасы Башкортстанда да бар. Язгы кыр эшләренә еллар дәвамында зур җаваплылык  тоеп әзерләнгән авыл эшчәннәре өчен  бүген иң зур  проблема ул. Аграр хуҗалыкларның мөһим кампаниягә ничек әзерләнүе Авыргазы районында да ачык күренде.

Федераль тармак министры Николай Федоров ел башында ашлыкның тулай җыемын ил күләмендә 94-96 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге бар, шуңа омтылырга кирәк, дигән бурыч куйды. Галимнәр исә Русиянең табигый ресурслары агросәнәгать комплексына еллык ашлык үстерү күләмен 140-150 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеген бирә дигән фикердә. Исәп хисапка туры килми, кызганычка каршы. Моны чит илләрдәге саннар да күрсәтә. Бездәге табигый климатик шартлар Канадага якын. Бу илдә һәркемгә елына 1,7 тонна ашлык җитештерелсә, Русиядә — 650 килограмм. АКШта әлеге күрсәткеч — 1,4, Франциядә 1,1 тонна һәм Белоруссиядә 900 килограмм. Берничә ел элек Башкортстанда бу сан Белоруссия дәрәҗәсенә якынлашкан иде. 2013 елда исә республика аграрийлары тулай ашлык җыемын 2,2 миллион  тоннадан арттыра алмады. Сәбәбе — язгы һәм җәйге айларда аномаль эссе һава шартлары.

Әмма бүген авыл хуҗалыгында тырышлык кына җитми. Аграр предприя­тиеләрдәге проблемаларны җитәкче булдыклылыгы белән генә хәл  итү авыр. Гадәттә авыл проблемалары елның-елында язга әзерлек чорында бар катлаулылыгы белән күренә. Авыргазы районында икътисади яктан иң тотрыклы хуҗалык­ларның берсе — “Дружба” кооперативында,  мәсәлән, бөртеклеләр мәйданы 6167 гектар тәшкил итә. Биредә техника ремонтлау вакыты, җаваплы белгечләр еллар дәвамында үзгәреш­сез кала. Басуда эш башланганчы 60 тракторны сафка бастыру каралган. Февраль башына  иллесе әзер. Хәлил Әминев, Серафим Петров, Карамзин Семенов чәчкеч һәм культиваторларны әзерләгән. Баш агроном Рамил Габбасов сүзләренә караганда, чәчү орлыгы тулысынча кондициягә җитке­релгән.

— Җирне язгы эшкәртүдән башлап туңга сөрүгә кадәр барлык эшләрне башкаручы “Бюллер” техникасына ышаныч зур. Алар бездә өч. Һәрберсе өч “Алтай” тракторын алыштыра. Яңасы 6,5 миллион сум тора. Әле җиде елга беренче тапкыр ремонтка керттек. Запас частьлар өчен 210 мең сум тотындык. Бу техника булмаса, басу эшләрен ничек башкарып чыгасыбызны күз алдына да китереп булмый, — ди хуҗалыкның баш инженеры Илдар Галиев.

Семенкино авылындагы  машина-трактор паркында бу көннәрдә төп көч калган тракторларны төзекләндерүгә юнәлтелгән. Әмма баш инженерны да, баш агрономны да икенче проблемалар борчый.

— Без Русия Хөкүмәтенең аграр тармакка дәүләт ярдәмен гектар күләменнән чыгып бирү турындагы карарын зур хата дип исәплибез. Минем фикергә республикадагы барлык хезмәттәшләрем, җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә  кушылыр дип ышанам. Мондый тәртип белән бирел­гән акча бернәрсәгә дә җитми, — ди баш агроном.

Саннар телендә. “Дружба” кооперативы Хөкүмәтнең яңа карары нигезендә дәүләт ярдәме алса, ягъни, бер гектарга 300 сум күләменнән субсидия бирел­сә, әлеге сумма 2-3 миллион сумнан артмаячак. Моңа кадәр аграр предприятиегә еллык субсидия күләме 16-18 миллион сумга җитә иде. Югалту — 5 тапкыр!

Кооператив республика әһәмиятен­дәге орлыкчылык хуҗалыгы булып тора. Аерым елларда бодай, арпа һәм нут борчагы сату күләме  800 тоннага җиткән. Билгеле, тармакта минераль һәм органик ашлама кертү мөһим роль уйнады. Берничә ел элек һәр гектар кимендә берәр центнер күләмендә минерал алса, узган ел 52 килограммнан артмаган. Күз алдына китерик: бер гектарга бер капчык ашлама туры килә.

— Әлегә кадәр Хөкүмәт без сатып алган минераль ашлама бәясенең  бер өлешен  субсидияли иде. Быел моңа өмет итеп булмаячак, — ди Рамил Габбасов. — Безгә елына мең тонна ашлама кирәк. Бу — 17 миллион сум дигән сүз. Узган ел басуларга 20 мең  тонна органика чыгаруыбыз да файдалы булды. Федераль министр ашлык җитештерүне арттыру бурычы куя икән, бу максатка басуларга тирес чыгарып кына ирешеп булмаячак. Минерал ашлама күбрәк кертелергә һәм ул Хөкүмәт тарафыннан субсид­ияләнергә тиеш.

Саннар телендә. 2013 елда “Дружба” кооперативы  10 мең тонна ашлык җыеп алган. Акчага салганда, ашлыкның өчтән бер өлеше минераль ашлама сатып алуга тотынылган.

Билгеле, “Дружба” хуҗалыгында язгы басу эшләренә әзерләнүче механизаторлар, белгечләр арасында төшенке­леккә бирелүче юк. Шул ук вакытта, ил җитәкчелегенең аграр тармакка чын-чыннан йөз белән борылуына өметләнә авыл эшчәннәре. Башкача булуы мөмкин түгел. Чөнки, крестьян һәрвакыт өмет һәм ышаныч белән яшәргә, эшләргә күнеккән.

Олег Төхвәтуллин.

Авыргазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»