15.04.2011 - Көнүзәк

Хәлләр бик аяныч

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республиканың Наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Анда 2011 елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә  дәүләт наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның төп чаралары, наркотик средстволары контрабандасын ачыклау һәм аңа киртә кую проблемалары һәм башка мәсьәләләр каралды.

— Безнең көннәрдә наркотикларны ташу һәм сату өчен җинаятьчел төркемнәргә оешу еш күзәтелә. Бу — табышлы бизнес. Һәм ул дәүләт хәвефсезлегенә яный. Былтыр республика территориясендә наркотиклар, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 5342 җинаять теркәлгән. Шуларның  3619ы авыр һәм аеруча авыр төренә карый. Законсыз әйләнештән 261 килограмм наркотик алынган, бу “кара базар” хакы белән 110 миллион сумлык 800 мең бер тапкыр куллана торган доза дигән сүз, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Контрабанда белән шөгыльләнүчеләргә  Казахстан белән Урта Азиянең, Әфганстанның якынлыгы да бик ярдәм итә. Көне-төне шуннан агу ташыйлар. Соңгысында хәзер һәр гаилә диярлек мәк утырту белән мавыга. Кичекмәстән ниндидер җитди чаралар күрелмәсә, киләчәктә безне тагын да аянычрак хәлләр көтә.

Бүген үк инде чаң сугарга кирәк.  Республика наркология диспансерында 5697 наркоман исәптә тора, димәк, 100 мең кешегә 140 әфьюнчы туры килергә тиеш. Чынында ни күрәбез? Бу афәт үтеп кермәгән бер генә югары, махсус уку йорты, хәтта мәктәп тә юк. Рәсми санны элек унга тапкырласак, хәзер егермегә-утызга тапкырларга кирәк. Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Нефтекама, Бәләбәй, Октябрьский шәһәрләрендә хәлләр бигрәк тә кискен тора.

Чарада шушындый үзәккә үткән мәсьәләләр каралды. Дәүләт наркотикларга каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары — аппаратның Идел буе федераль округы буенча идарәсе башлыгы

 С. Васильевның һәм башкаларның чыгышы тыңланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»