05.02.2014 - Көнүзәк

Сарыкны кем ашаган?

Башкортстанда сарыкчылык авыл яшәешендә бик борынгы шөгыль булып тора. Узган гасырның туксанынчы елларына кадәр республика әлеге терлек саны буенча илдә беренчеләр сафында иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә дә сарыклар саны ул елларда 1,2 миллионнан артып китте. Көрчеккә терәлгәндә хуҗалыклар бурычларын бартерга сарыклар биреп хәл итте. Шул рәвешле, 20-25 еллар элек колхозлардагы сарыклар фермасы белән “ашалды”.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ел башына республикада сарыклар саны 816 мең башка якын тәшкил итә. Аларның санын арттыру республика авылларында кече һәм урта малтабарлыкны гына түгел, ә халык хуҗалыгының башка тармакларында җитештерүне үстерүгә дә мөмкинлек бирәчәк. Нуриман районында узган республика киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

Билгеле, сарыкчылык тармагын үстерү турында сүз алып барганда аның файдасы нәрсәдә, сәүдә базарында аның итенә ихтыяҗ бармы, сарык тиресен, йонын җыеп эшкәртү өчен җиңел сәнәгать әзерме, дигән сорау куярга кирәктер.

Тәүдә сүзне табигый мөмкинлек-ләрдән башлыйк. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, сарыкчылыкны үстерү өчен таләп ителгән табигый азык базасы яхшы. Барлык печәнлек мәйдан­нары 1,1 миллион гектардан, көтүлекләр 2,2 миллион гектардан артып китә. Бу, шул ук тәртиптә, авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге җирләрнең 15,5 һәм 31 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта.  2013 елда барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан 2129 тонна йон җитештерелгән, шуның 30 тоннасы — авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 176,9 тоннасы крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм 1922 тоннасы шәхси ихаталарга туры килә.

Сарыклар һәм кәҗәләр саны буенча Башкортстанның ил төбәкләре арасында тугызынчы урында торуыннан чыгып фикер йөрткәндә, әлбәттә, бу саннар начар түгел кебек. Ә менә узган 20-22 ел дәвамында республикада сарыклар санының 400 меңгә якын кимүе моның сәбәпләренә икътисади яктан бәя бирергә мәҗбүр итә. Бүген әлеге терлекләр санының үсеш динамикасы да үзенчәлекле. Үткән елда, мәсәлән, сарыклар саны крестьян-фермер хуҗалыкларында — 75, шәхси ихаталарда 25 мең башка арткан, әмма авыл хуҗа­лыгы предприятиеләрендә үсеш әллә ни күзәтелми. Бу тармак аграр хуҗа­лыклар өчен табышлы түгел икән, аның сәбәпләре нәрсәдә? Шәхси һәм фермер хуҗалыкларында күрсәткечләр арту дәвам итә икән, димәк, Хөкүмәт сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләргә стимул бирердәй адреслы ярдәм күрсәтергә тиеш булып чыга. Шунысы да мөһим: әлеге юнәлеш өчен республикада табигый-климатик шартлар туры килмәгән районнар юк дәрәҗәсендә. Ә бит әлеге вакытта республиканың 32 районында гына сарыкчылык белән шөгыльләнәләр. Тармактагы бүгенге проблемаларга бәя биреп, авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин болай диде:

— 1990 елларда республикада барлык категория хуҗалыкларда сарыклар саны 2,5 миллионнан арта иде. Шуның яртысы шәхси ихаталарда асралды. Баймак районы аграр хуҗа­лык­ларында шул чорда алар 90 мең башка җитсә, Хәйбулла һәм Учалы районнарында — 60ар мең, Әбҗәлил һәм Зианчурада иллешәр мең баш тәшкил итте. Әлеге көндә республиканың нибары 24 авыл хуҗалыгы предприятиесендә бу эш белән шөгыльләнәләр. Биредә терлекләр саны 18 мең баш исәпләнә, фермерлар карамагындагысы 86 меңгә җитте. Билгеле, соңгы елларга кадәр аның файдасы бары тик йон сату күлә­менә генә бәйле булды. Сарыкчылык продукциясендә йон өлеше 70-80 процентка җитте. Элек аңа бәяләр югары, ихтыяҗ зур булды. Итенә караганда, нигездә, йоннан табыш алып яшәүче хуҗалыклар базар мөнәсәбәтләре башлангач, бер-бер артлы кими башлады.

Бүгенге шартларда сарыкчылыкны йон чималы сатканнан алынган керем исәбенә генә аякка бастырып булмавы көн кебек ачык. “Башкортстан текстиль фабрикасы”, мәсәлән, аның килограммын, өстәмә салымны исәпләмичә, 20 сум белән сатып ала. Шуңа күрә республикада бәрән ите җитештерүгә махсуслашучы хуҗалыкларны арттыру һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү сәясәте өстенлек алды. Тармак министрлыгы тиз өлгерүче һәм югары продуктлы сарык токымын күпләп үрчетүгә игътибар бирә.

Читтән арзан бәягә сатып алынган сарыклар күп очракта ветеринария хезмәтеннән яшереп калына. Узган елда, мәсәлән, Корбан бәйрәме көннәрендә күрше төбәкләрдән Башкортстанга кертелүче өч мең баштан артык сарыкны сатарга ветеринария белгечләре рөхсәт бирми. Шулай ук, былтыр Русиядә сарыкларда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч туберкулез чиренең 10 очрагы ачыкланган. Белгечләр бигрәк тә Ырынбур ягыннан сатып алынган сарыкларга игътибарны арттыру зарурлыгын искәртә.

Шул ук вакытта. Башкортстанда барлык атларның — 50 проценттан күбрәге, дуңгызларның 80 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килсә, сарыклар буенча күрсәткеч 10 процентка да җитми.

*Сыер малын ит өчен асрарга кимендә бер ел таләп ителсә, сарыклар 6-8 айда “өлгерә”.

*Базарда сыер малының тереләй сату бәясе килограммы өчен 60-80 сум чамасы, сарыкныкы 200 сумга җитә.

Республикада сарыкларның бер-ничә токымы асрала. Билгеле, хәзерге шартларда кемгә нинди җитештерү төре белән шөгыльләнергә күрсәтмә биреп булмый. Теге яки бу төр җитештерүгә өстенлек бирүчеләрнең дәүләт ярдәме мөмкинлекләрен файдалана белүе исә стимулны үстерергә булышлык итә. Республикада моңа кадәр “Романовка” токымына өстенлек бирелгән иде. Андый сарыкларны үрчетеп сату белән бер предприятие — “Благовар токымчылык заводы” гына шөгыльләнә. Узган елда алар республикада 300 баш токымлы сарык саткан. Былтыр республикага 1,5 мең баш терлекнең читтән сатып алынуына игътибар иткәндә, әлбәттә, бер токымчылык заводының гына ихтыяҗ-ларны тулысынча канәгатьләндерә алмавы ачык күренә. Аннары, илдә токымчылык заводларының — 200гә, ә андагы токымлы сарыклар санының 800 мең башка җитүен дә истән чыгарырга ярамый.

Күренүенчә, азык запасы бар, токымлы сарык сатып алуда Хөкүмәт субсидияләре каралган. Әмма аны табышлы да итү өчен алшартлар җитә-ме? Керем мәсьәләсенә килгәндә, хәзер караш тамырдан үзгәрде. Бәрән ите базарда да, кибетләрдә дә яхшы үтә. Төп проблема йон һәм тире белән бәйле. Азат Җиһаншин сарык асраучыларны авыл хуҗалыгы кооперацияләренә берләшергә чакыра. Биредә җитештерүнең тулы циклы булырга тиеш. Ит, йон һәм тире эшкәртү-сату кооперация эчендә башкарылган очракта көндәшлек шартлары да үзгәрәчәк.

Сарык йоны һәм тиресен реализацияләү мәсьәләләрен элегрәк тә уңай хәл итеп булыр иде. Әгәр республиканың җиңел сәнәгать предприя-тиеләре белән хезмәттәшлек элемтәсе булса, сарык асраучылар “бүгенге хәлгә калмас иде кебек. Ә эш менә нәрсәдә. Әлеге вакытта Туймазы текстиль комбинаты тулы куәткә эшләми. Сәбәбе — чимал юк. Предприятие ел дәвамында туктамыйча эшләсен өчен төп шарт — республикада 1,2 миллион баш сарык асрау һәм аның чималын тулысынча биредә файдалану.

— Тарихы 1852 елдан башланган предприятие соңгы елларда чималга зур ихтыяҗ кичерә, — ди “Башкортстан текстиль комбинаты” җәмгыятенең коммерция бүлеге начальнигы Марина Дагирманова. — Узган елда, нигездә, Үзбәкстаннан һәм Төрекмәнстаннан кайтартылган 580 тонна сарык йонын файдаландык. Без ай саен 200 тонна йон эшкәртә алабыз, әлегә чималны Ростовтан, Ырынбур һәм Татарстаннан кайтарабыз. Эшкәртелмәгән йон чималын Башкортстан хуҗалыкларыннан алу безгә дә, алар өчен дә отышлы булыр иде. 900 тонна йонны читтән сатып алмас өчен безгә хезмәттәшлекне яңа баскычка күтәрергә кирәк. Аянычлы хәл, әмма безнең трикотаж фабрикалары Кытайдан әзер йон материалы ала. Бу ихтыяҗны каплау өчен генә дә берничә йөз мең баш сарык йоны таләп ителә...

Республикада 2013-15 елларда сарыкчылыкны һәм кәҗә асрауны үстерү буенча максатлы программа эшли. Биредә тоемлы гына дәүләт ярдәме гарантияләнә. Шушы программа кысаларында узган елда сарык һәм кәҗә сатып алучыларга 16,6 миллион сум бүлен­гән. Уңышлы эшли башлаган хуҗалык­лар да аз түгел. Шулай да, еллар үтү белән бу проблемага кабат кайтып, тагын да “Сарыкны кем ашаган?” дигән сорау куелмасына бик тә ышанасы килә.

Олег Төхвәтуллин.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»