05.02.2014 - Көнүзәк

Закон бозучыга ярлыкау юк

Республика Контроль-исәп палатасы Башкортстан бюджетын формалаштыруга һәм аның төгәл үтәлешен тормышка ашыруга контрольлек итүче финанс органы булып тора. Соңгы елларда шулай ук, дәүләтнең бюджеттан тыш фондларын нәтиҗәле тотыну, дәүләт карамагында булган милек белән идарә итү юнәлешендәге эшчәнлекне тәэмин итүдә контроль органы тарафыннан зур эш башкарылды. Бу турыда күптән түгел Контроль-исәп палатасының 2013 ел йомгаклары буенча узган киңәшмәсендә билгеләнде. Аның эшендә Президент Хакимияте һәм Хөкүмәт, хокук саклау һәм контрольлек итү оешмалары вәкилләре катнашты.

Билгеләп үтелүенчә, узган елда Контроль-исәп палатасы эшчәнлегендә сәламәтлек саклау һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә бюджет акчаларын тотыну буенча үткәрелгән чаралар аеруча мөһим урын алды. Ветераннарга, инвалидларга һәм яшь гаиләләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары анализы, юл төзелешендә дәүләт инвестицияләрен нәтиҗәле үзләштерү, торак программаларын тормышка ашыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру белән бәйле чаралар үтәлешен тикшерү шулай ук байтак җитешсезлекләрне ачарга, казна акчаларын янга калдырырга булышлык итте.

— 2013 ел республикада Тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә узган елда эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре республикадагы экологик проблемаларны һәм табигатьне саклау  чараларына бирелгән дәүләт акчаларын нәтиҗәле тотыну мәсьәләләренә кагылды, — диде утырышта Контроль-исәп палатасы  рәисе Салават Харасов.

Шунысы игътибарга лаек, контроль һәм эксперт-аналитик эшчәнлектә тикшерүчеләр республиканың финанс һәм икътисад өлкәсендә коррупциягә каршы көрәшүдәге профилактик чараларга мөһим игътибар бирде, бюджет акчаларын һәм дәүләт милкен файдалануда финанс законнарының үтәлешен, казна акчаларының югалмавын тәэмин итүдә зур эш башкарды.

2013 елда контрольлек итү һәм эксперт-аналитик юнәлештә 88 чара үткәрелгән. Бюджет системасындагы законнарның төгәл үтәлмәве аркасында 8 миллиард сумнан күбрәк суммада закон бозу очрагы ачыкланган. Әлбәттә, бу акчаларны кемдер урлаган дип булмый. Аның күбесе дәүләт ресурсларын нигезсез һәм нәтиҗәсез тотыну белән бәйле. 2,2 миллиард сум күләмендә акча һәм матди байлыклар буенча тәртип бозу очрагы төзәтелгән һәм максатсыз тотынылган акча кире  кайтарылган. 700 миллион сум күләмендә бюджет акчалары “югалуына” чик куелган.

Салават Харасов чыгышыннан күренүенчә, палата узган  елда төзелеп бетмәгән  социаль юнәлештәге  объектлар эшчәнлеге буенча мониторинг алып барган. Соңгы өч елда “РУКС” казна предприятиесе карамагындагы төзелеп бетмәгән объектлар күләме акча белән исәпләгәндә 14 миллиард сумнан 8 миллиардка калган.

Мәгълүм булуынча, узган елның апрелендә “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар сатып алу, эш бирү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” Закон  көченә кергән иде. Контрольлек эшчәнлегендәге бу юнәлеш тә республикада бюджет акчаларын максатлы һәм нәтиҗәле тотынуны тәэмин итүдә зур адым булды. Иң мөһиме, яңа закон коррупциягә каршы эшчәнлекне көчәйтүгә булышлык итте. Әлбәттә, Контроль-исәп палатасының республикада хокук һәм  тәртип саклаучы, эшчәнлекнең төрле тармакларында контрольлек  итүче дәүләт органнары белән бергә хезмәттәшлек итүе дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Берлектә үткәрелгән чаралар җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга һәм закон бозу очракларын кисәтергә ярдәм итә. 2013 елда контроль-тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча 101 эш хокук саклау органнарына җибәрелгән. Барлыгы 15 җинаять эше кузгатылган, вазыйфалы һәм юридик 39 берәмлек административ җаваплылыкка тарттырылган.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»