04.02.2014 - Көнүзәк

Йомабикә Ильясова: “Без халыкка якын булырга тиеш...”

30 гыйнварда яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиядә тәүге утырышы үтте. Республика парламенты депутатлары алдагы чорда нинди закон проектлары өстендә эш алып барачак? Гомумән, яңа корпус депутатлар эшчәнлегендә төп өстенлекле юнәлешләрне нәрсәләр билгели? Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең парламент эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген күтәрү буенча күрсәтмәсе нинди максатларны үз эченә ала һәм ул ни рәвешле тормышка ашырылачак? Шушы һәм башка сораулар белән без Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасарына мөрәҗәгать иттек.

— Йомабикә Сәләхетдиновна, яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның эш башлавына да дүрт айдан артык вакыт үтеп китте. Бу җәһәттән бүген яңа состав парламент эшчәнлегендәге үзенчә­лекләр, аермалы яклар, яңа башлангычлар хакында да сүз алып барырга мөмкиндер?

— Баштан ук шуны әйтергә кирәк: дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да нәтиҗәле эшләде. Яңалыкларга һәм үзенчәлекләргә килгәндә, беренчедән, депутатлар корпусы зур яңарыш кичерде. Берничә чакыры­лышта эшләгән тәҗрибәле депутатлар янына эшкә яңа дулкын булып яшь көчләр килде. Бу бер булса, икенчедән, яңа составтагы парламент алты партиядән сайланган депутатларны берләштерә. Ягъни законнар чыгару органына төрле фикер-позициядә торучы кешеләр тупланды. Болар барысы законнарны әзерләүдә һәм тикшерүдә, аларның сыйфат дәрәҗәсендә уңай чагылыш табар, дип ышанам.

Яңа состав эшчәнлегендәге янә бер мөһим үзенчәлек — баштан ук халыкка, аның яшәешенә, ихтыяҗларына якын булу максаты куелды. Бу сайлау алды кампаниясе барышында да ачык күренде. Шәхсән үземнең, Хәйбулла районында туып-үсеп, шунда күпме яшәп тә, бармаган-күрмәгән авылларым бар иде. Сайлау алды чорында исә районны аркылы-буй гиздем, һәр авылда халык белән оч­раштым, аларның проблемаларын, ихтыяҗларын тыңладым. Шундый очрашулар барышында язып алган мөрә­җәгатьләр генә дә бер калын дәфтәргә җыелды. Ул мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү, моның өчен законлы җирлек әзерләү хәзер депутат буларак безнең эшчәнлектә төп өстенлеккә әверелергә тиеш. Чөнки су, юл, газ, социаль объектлар белән тәэмин итү мәсьәләләре урындагы властьларга һәм урындагы депутатлар җилкәсенә генә кайтып калмый. Шул төбәктә яшәүче халык сайлау участогына килеп безгә ышаныч белдергән икән, димәк, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да бу эштә турыдан-туры катнашырга, һәрьяклы теләк­тәшлек итәргә тиеш. Ышаныч анык эш белән акланса гына халык арасында депутатларга хөрмәт артачак. Моны һәрберебез яхшы аңлый, шуңа да, югарыда билгеләнүенчә, халык белән турыдан-туры эшләү, аңа якын булу парламент эшчәнлегендә төп өстенлек итеп билгеләнде.

Ә районнарда, авылларда хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Мәсәлән, респуб­ликаның көньяк районнарында эчәр су мәсьәләсе гаять кискен тора. Аны уңай хәл итү өчен йөзәр чакрым суүткәргеч сузу яки сафтан чыкканнарын яңага алыштыру таләп ителә.

60нчы елларда, совхозлар гөрләп торган чакларда салынган, бүгенге көн өчен чамадан тыш зур мәдәният йортларын тоту да бик күп акча таләп итә. Аларны заманча, җыйнак итеп  төзелгәннәренә акрынлап алыштыру да — өлгереп җиткән мәсьәлә.

Авылларда мәдәни үзәкләрнең булуы ифрат мөһим. Алар халыкны яктылыкка, югары сәнгать дөньясына әйдәп кенә калмый, милләтләрнең гасырлар буена туплап килгән рухи хәзинәләрен: җыр-бию, гореф-гадәт үзенчәлекләрен югалтмауга да булышлык күрсәтә.

Шушы ук мәсьәлә китапханәләргә дә кагыла. Бу очракта, минем уемча, оптимальләштерүнең уңай яклары да бар. Инде үзенең күркәмлеген югалткан иске биналарны тотудан ни мәгънә?.. Кеше гүзәллеккә, пөхтәлеккә омтыла, мондый йортка ул аяк та басмый.

Китапханәләр кыскартылган хәлдә дә фондларны, һичшиксез, сакларга кирәк. Бәләкәй авылларда, әгәр мәктәп яхшы икән, китапханәләрне шунда күчереп, нәфис әдәбият белән тәэмин итү урыны буларак калдырырга мөмкин. Шунда — балалар, ата-аналар. Ә үзәкләштерелгән район китапханәсенең, аның филиал­ларының белгечләре, әйдә атна саен матур чаралар үткәрүен дәвам итсен, халыкта шигърияткә сөю тәрбияләсен, бүгенге көндә какшый төшкән әхлакый кыйммәтләргә игътибар юнәлтсен — кем комачаулый?!

Югарыда бәян ителгән мәсьәләләрне тормышка ашыруда яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары үз сүзен әйтә һәм лаеклы өлеш кертә алыр, дип ышанам. Законнар чыгару эшчәнлеге белән бергә, тормышның бу яклары да мотлак безнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.

— Көзге сессиядә парла­мент­ның берничә утырышы булырга өлгерде. Яңа состав депутатлар кабул иткән законнар арасыннан кайсылары аеруча мөһим әһә­мияткә ия, дип бил­геләр идегез? Язгы сессия­дә тикшереләчәк закон проектлары хакында ни әйтә аласыз?

— Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов билгеләгән максатларны һәм социаль йөкләмәләрне күз уңында тотып, республиканың бюджет документы өч елга кабул ителде. Һәрьяклы эзлекле эшләнгән әлеге документ республиканың социаль-икътисади үсешендә, һичшик­сез, уңай чагылыш табар, дияргә кирәк. Гомумән, парламентта әзерләнүче һәм тикшерелүче һәр закон, тәү чиратта, гомум Башкортстан һәм аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрен күз уңында тота. Шуңа күрә кайсыдыр законны “монысы мөһимрәк” дип аерып әйтү дә авыр.

Бу җәһәттән язгы сессиядә дә депутатларны зур эш көтә. Мәгълүм булуынча, тәүге утырышта гына да 60ка якын мәсьәлә каралды. Ә инде язгы сессиядә төп эшчәнлек юнәлешләрен барлаганда һәм тикшереләчәк кайбер закон проектларын атап үткәндә, алар түбәндәгечә. Әлбәттә, төп игътибар парламентның көзге сессиядәге соңгы — дүртенче утырышында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җиткергән еллык Юлламаны тормышка ашыруга  юнәлтеләчәк. Мәгълүм булуынча, Президент барлык җәмгыятьнең көчен социаль әһә­миятле мәсьәләләрне хәл итү өчен туплау бурычы куйды. Бу бурыч барлык сәяси көчләрнең ачык диалогын күз уңында тота. Ягъни депутатлар корпусы да җәмгыять өчен һәрьяклы ачык булып, бөтен көчен халыкны борчыган мәсьә­ләләрне хәл итүгә юнәлтергә тиеш. Бу законнарны камилләш­терүне дә, аларның үтәлешенә парламент күзәтүе булдыруны да, гадел булмаган һәртөрле күренешләргә депутатларның битараф калмавын да үз эченә ала.

Парламентта әзерләнүче һәм тикшерелүче һәр закон проекты, беренче чиратта, шушы өстен­лек­не күз уңында тотып эшләнәчәк. Әйтик, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә башка төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм эшкә кушу, тарифларның һәм идарәче компанияләр хезмәтләре өчен түләүләрнең нигезсез үсүенә законлы киртә кую бурычы тора. Бюджет акчаларын нәтиҗәле тотыну мәсьәләсе дә иң җитди игътибар үзәгендә калачак. Дәүләт корылышы, урындагы үзидарә һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчән­ле­ген көйләүгә, шәһәр төзелеше, энергия саклау һәм  энергия нәти­җәлелеген күтәрүгә, башка өлкәләргә кагылышлылары буенча да зур эш көтә. Әлбәттә, җитди эшчәнлек Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән Мәдәният елы чараларын тормышка ашыру кысаларында булыр, мөгаен. Бу җәһәттән язгы сессиядә “түгәрәк өстәл” утырышлары үткәрү, Хөкүмәт әгъзаларының отчетларын тыңлау, тармак министрлыклары белән күчмә утырышлар, парламент тыңлаулары оештыру каралган.

Алда торучы янә бер мөһим чарага да аерым игътибар юнәлтә­се килә. Республикада ятим балаларга тиешле тормыш шартлары тудыру һәм аларны социал­ьләштерү буенча бай тәҗрибә тупланган. Шуның нәтиҗәсе буларак, әлеге мәсьәләләр мартта Уфада үтәчәк Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт власте органнарының Законнар чыгару органнары ассоциациясе утырышында тикшереләчәк. Әлеге чарага бүгеннән ныклы әзерлек башланды.

Кыскасы, республика парламенты депутатларын язгы сессия­дә гаять колачлы эш көтә.

— Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенең 20 гыйнвардагы күрсәт­мәсе белән парламент эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген күтәрү буенча эшче төркем төзелде. Ул нинди максатларны төп өстен­лек итеп куя һәм үз эшчәнлеген ни рәвешле тормышка ашырачак?

— Югарыда ассызыклап үткәнемчә, парламентның ачыклыгын, үтәкүренмәлелеген арттыру, сайлаучылар белән диалогны үстерү, халыкка якынаю яңа состав Дәүләт җыелышы-Корылтай эш­чән­легендә төп өстенлек итеп билгеләнде. Бу республика Президенты Юлламасында билге­ләнгән стратегиягә дә тулысынча тәңгәл килә һәм законнар чыгару өлкәсендә аны тормышка ашыру­ның мөһим механизмы булып тора.

Әлеге эш ничек тормышка ашырылачак? Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев кул куйган документ дистә­дән артык пунктны үз эченә ала. Шул исәптән, әлеге документ тиешле аккредитация үткән журналистлар өчен Дәүләт җыелышы-Корылтайның һәрьяклы ачыклыгын тәэмин итүне, республиканың әйдәүче киңкүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләрне бермә-бер үстерүне, парламент каршында журналистлар матбугат клубы оештыруны, депутатларның халык арасына чыгуын, һәртөрле рейдларда катнашуын, социаль челтәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның матбугат үзәге битен булдыруны, Башкорт дәүләт университетының филология һәм журналистика факультеты белән берлектә парламент эшчәнлеген яктырту өлкә­сендә махсуслашучы журналистлар әзерләүне җайга салуны һәм башка күпсанлы чараларны үз эченә ала.

Аңлашыла, әлеге чараларның барысы да Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлеген мөмкин кадәр ачыграк итүгә юнәлтелгән һәм, ахыр чиктә, депутатлар һәм халык арасында ныклы бәйләнеш булдыруны максат итеп куя.

Депутатлар сайлаучыларга чын мәгънәсендә йөз белән борылып, халыкта закон чыгаручыларга карата хөрмәт уята алабыз икән, димәк, максатка ирешкән булачакбыз. “Халык өчен эшләргә”, “Халыкка якын булырга” — болар республикада дәүләт дәрәҗәсендә җәелдерелгән стратегия.

— Йомабикә Сәләхетд­и­нов­на, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары көзге сессиядә беренче укуларда тикшергән мөһим бер яңалыкка да игътибарны юнәлтәсе килә. Сүз “республика Президенты” атамасын алыштыруга бәйле Башкортстан Конституциясенә үзгәрешл­әр кертү турында бара. Шәхсән Сез “Президент” атамасының башка исем белән алыштырылуына бәйле нинди фикердә торасыз? Киләчәктә бу Башк­орт­стан Республикасы дәүләт­челегенең какшавына ките­рмәсме?

— Белүегезчә, Башкортстан Республикасының Конституцион суды узган елның 7 ноябрендә Дәүләт җыелышы-Корылтайга “Башкортстан Республикасы Кон­ституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Закон проекты белән мөрәҗәгать итте. Үзгәрешләрнең “Президент” атамасына бәйле өлеше 2010 елның 28 декабрендә үз көченә кергән “Русия Федерациясе субъек­тларының законнар чыгару һәм башкарма власть органнарын оештыруның гомум кагыйдәләре турында” Федераль законга ярашлы кертелә. Чөнки Конституция, республиканың хокукый нигезен билгеләүче документ буларак, Русия Федерациясе законнарына каршылык тудыра алмый. Консти-туциябезнең  82 статьясы: “Башкортстан Республикасы башлыгы булып Башкортстан Республикасы Президенты тора”, — дигән сүзләр белән башлана. Төрле тәкъдимнәр арасыннан, бәхәсле фикер алышулардан соң “Башкортстан Республикасы башлыгы” дигән карарга килү шушы дәлил белән дә ныгытыла.

“Президент” атамасының гамәлдән чыгарылуы Башкортстан дәүләтчелеге үсешенә кире йогынты ясар дип уйламыйм. Без “Русия Федерациясе” дигән дәү­ләт­тә яшибез һәм аның аерылгысыз өлеше, мөһим субъект­лары­ның берсе булып торабыз. Әлеге хокукый киңлектә төбәк­ләргә, шул исәптән, Башкортстан Республикасына, нәтиҗәле үсешү өчен бөтен уңай шартлар тудырылган.

— Бу җәһәттән төбәкләр, шул исәптән, Башкортстан Республикасы, законнар чыгару системасының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Республика зак­он­нарының федераль канун­ияткә яраклаштырылуын һәр­вакытта да акланган дип әйтеп буламы?

— Югарыда әйтеп үткәнемчә, без бер хокукый киңлектә яшибез. Шулай икән, бер дәүләттә ике төрле закон була алмый. Башкортстан Республикасы законнарын федераль канунияткә яраклаштыру шуның белән бәйле.

Әлбәттә, Дәүләт думасы деп­утат­ларының федераль законнар өстендә эшләгәндә төбәкләр мәнфәгатьләренә күбрәк игътибар итүен телисе килә. Дөрес, биредә дәүләт механизмы булдырылган. Әйтик, Дәүләт думасына кертелгән һәр закон проекты тикшерү өчен төбәкләргә җибәрелә. Әгәр күпчелек төбәкләр аңа каршы чыкса, закон проекты яңадан каралырга тиеш. Республика парламенты тәкъдим  иткән закон чыгару башлангычларының Дәүләт думасында хуплау табып, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән очраклар да бар. Кыскасы, ике арада эшлекле хезмәттәшлекне, диалогны арытаба да үстерергә кирәк. Шул очракта, ягъни бердәм стандартлар нигезендә эш иткәндә, яраклаштыру процедуралары да азрак булыр, республиканың законнар чыгару системасы да хокукый киңлектә һөнәри югарылыкта үзенең лаеклы урынын саклап калыр, дип уйлыйм.

Русия Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко 29 гыйнварда язгы сессиянең тәүге утырышында ясаган чыгышында: “Сенаторларның төп бурычла­рының берсе — төбәкләрнең законнар кабул итүдә тулы хокуклы булып катнашуын тәэмин итү, — дип билгеләде. — Федерация Советының һәр әгъзасы үз төбәгеннән килгән закон проектын үткәрү өчен бар көчен салырга тиеш”, — диде арытаба Валентина Матвиенко.

— Белүебезчә, республика парламенты законнарны чыгарып кына калмый, аларның төгәл үтәлешенә дә җитди игътибар юнәлтә. Бу эш ничек оештырылган һәм Дәүләт җыелы­шы-Корылтай депутатлары кабул иткән һәр закон тиешенчә үтәлә, дип әйтеп буламы?

— Кызганычка каршы, юк. Чынлап та, республика парламенты тарафыннан бик вакытлы һәм мөһим законнар кабул ителә, әмма һәр очракта да алар көткән нәтиҗәне бирми. Шуны күз уңында тотып, яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетлары каршында Эксперт советлары булдырылды.

Шулай ук закон проектлары өстендә эш барган вакытта ук аларны җәмәгатьчелек тикше­рүенә чыгару тәҗрибәсе кулланыла башлады. Бу, үз чиратында, законнардагы җитешсезлекләр проект эшләнгәндә үк гамәлдән чыгарылып, кабул ителүче норматив-хокукый документларның сыйфатында уңай чагылыш табар, дип уйлыйм. Аңлашыла, закон төпле, җитди, көнүзәк икән, гражданнар да аңа хөрмәт белән карый һәм төгәл үтәргә тырыша.

— Йомабикә Сәләхетдинов­на, республика парламентында җаваплы вазыйфа башкару белән бергә, Сез билгеле шаг­ыйрә һәм журналист, Бөтен­дөнья башкортлары Корылтае Башкарма комитеты һәм Башкортстан хатын-кызлары берлеге Президиумы әгъзасы буларак та иңнәрегездә зур йөк тартасыз. Боларның барысын бергә алып бару авыр түгелме? Иҗат кешесе булу җаваплы эшегездә нинди чагылыш таба? Иҗатка вакыт каламы?

— Иҗат һәм дәүләт дәрәҗәсендәге эш бер-берсен тулыландыралар, дияр идем. Чөнки син иҗат кешесе икәнсең, халыкны борчыган мәсьәләләргә, аларны хәл итү юнәлешендә әзерләнүче закон проектларына да чиновник күзлегеннән түгел, шагыйрә, журналист буларак, күңел күзе аша киләсең, аның барлык кискенлеген үз йөрәгең аша үткәрәсең.

Үз чиратында, шушы рәвешле җәмәгать эшләрендә актив кайнау, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары вазыйфасында күп кеше белән аралашу, дәүләт дәрәҗәсендәге бурычларны иңгә алу киләчәктә иҗатымны баетуга, аның тормышчанлыгына булышлык итәр, дип өметләнәм.

— Депутат, шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, мөгаен, Башкортстан халкына да әйтер сүзләрегез, җиткерер теләкләрегез бардыр?

— Республика Президенты Рөстәм Хәмитов җәелдергән дәүләт стратегиясе кысаларында бүген халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә күләмле эш алып барыла. Әмма шуны да аңларга кирәк: бер көндә генә тормышны яхшы якка үзгәртеп булмый. Кызганычка каршы, республика җитәкчелегендә дә, депутатларда да андый көчкә ия “тылсымлы таяк” юк. Шуңа күрә Башкортстан халкы республикада алып барылучы социаль-икътисади процессларны аңлап кабул итсен һәм бу җәһәттән төбәк җитәкчелегенә һәрьяклап ныклы терәк булсын иде.

Депутат буларак та, иҗат кешесе буларак мин дә, әлбәттә, Башкортстаныбызның якты киләчәге өчен җан атам. Һәм яңа состав депутатлар аны якынайтуга барлык көчен салып эшләячәк, дип ышандырып әйтә алам. Әмма бу максатка ирешү өчен барлык дәрәҗә власть органнарының уртак йөккә бергәләшеп җигелүе генә җитми, җәмгыятьнең, ягъни бөтен республика халкының, бердәм көч булып теләктәшлек күрсәтүе кирәк. Республика Президенты Юлламасында җәмгыя­тьне туплау буенча бурычлар да, тәү чиратта, шушы максатны күз уңында тота. Республика язмышы өчен зур җаваплылык тоючы бердәм көч булыйк, хөрмәтле ватандашлар!

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»