04.02.2014 - Көнүзәк

Башкортстан - төзелеш мәйданы

“Былтыр республикада 2,5 миллион квадрат метр торак төзелде. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш — 7 процент. Безнең өчен бу — мөһим казаныш”, — диде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 29 гыйнварда үткән республика Хөкүмәте утырышында.

Былтыр Башкортстанның адреслы инвестиция програм­масын гамәлгә ашыруга 13 миллиард сум, ягъни республика бюджетының 10 проценты юнәлтелгән. Бу, 2012 елдагы күрсәткечтән 4,4 процентка күбрәк. Инженерлык инфраструктурасын үстерүгә 2,8 миллиард сум салынган. Халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында 6246 кеше торак хәлен яхшырткан. 1500гә якын алданган дольчик та, ниһаять, торак белән тәэмин ителгән. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә 2,5 мең урынлык 17 балалар бакчасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 7 сәламәтлек саклау учреждениесе файдалануга тапшырылган.

Уфада исә былтыр 817 мең квадрат метр торак файдалануга кертелгән. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 6 про­цент. 451 мең квадрат метр (55 процент) торак индустриаль ысул белән төзелгән. Гомумән, бүген Уфада индустриаль ысул белән торак төзү өстенлекле юнәлеш булып тора.

Без булган “Парковый” торак комплексында егерме катлы торак йортны 10нчы төзе­леш идарәсе төзи. “Тышта чатлама суык булуга карамастан, эш тукталып тормый, төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк. Объектны вакытында тапшырачакбыз”, — диде ташчы Равил Хәмзин.

Былтыр Башкортстан җи­тәкчелеге ярдәме белән 126 мең квадрат метрга якын социаль, шул исәптән азкатлы торак файдалануга  тапшырылган. Мисал өчен, Нагаево поселогында 22,6 мең квадрат метр шундый торак төзелгән.

Башкалада да социаль объектлар төзелеше актив бара. “Сипайлово-4” микрорайонында 180 урынлык балалар бакчасы төзелеп бетеп килә. Узган елда 13нче шәһәр дәваханәсенең поликлиникасы, Республика клиник дәваханәсенең диагностика бүлеге бинасы файдалануга тапшырылды. Тимашево поселогында гомум практика табибы офисы, Сипайлово микрорайонының Набережная урамында 43нче поликлиниканың хатын-кызлар консультациясенең яңа бинасы ачылды. Капиталь ремонттан соң 33нче, 35нче поликлиникалар, 8нче, 3нче һәм 1нче балалар поликлиникасы филиаллары пациентларны кабул итә башлады. Әлеге вакытта Ленин районында 9нчы шәһәр дәваханәсенә, Киров районында 49нчы поликлиниканың ике филиалы биналарына капиталь ремонт үткәрелә.

Былтыр Уфаның Менделеев урамында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм паркинг сафка керде. Бикбай урамында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамлану алдында. Камышлы урамында Спортчылар әзерләү үзәге, Орджоникидзе районында ябык шугалак төзелә, “Нефтьче” стадионына реконструкция үткәрелә. М. Гафури исемендәге мәдәният һәм ял паркында күпфункцияле спорт-сәламәтләндерү үзәге, Октябрьнең 50 еллыгы урамында йөзү комплексы төзелә, Комсомольская урамында коммерциягә нигезләнгән йөзү бассейны сафка басачак.

Бүген Уфада барлык юнәлешләрдә киң колачлы төзелеш эшләре җәелдерелгән. Инвесторлар Башкортстан башкаласында үзләренең эре проектларын гамәлгә ашыра. Бу — республика җитәкчелеге әлеге юнәлештә җәелдерелгән колачлы дәүләт сәясәтенең анык нәтиҗәләре булып тора.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»