01.02.2014 - Көнүзәк

Ягымлы инспектор салкыннарда кайнар чәй тәкъдим итә

Былтыр республикада 4979 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы хәлләрдә 709 кешенең гомере өзелгән, 6239 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. 125 юл-транспорт фаҗигасендә эчкән килеш руль артына утыручылар гаепле, алар 36 кешенең гомерен кыйган. Бүген Уфада рөхсәт ителмәгән урыннарда калдырылган машиналарны эвакуатор алып китә. Нәтиҗәдә, автомобиль хуҗалары “корыч атларын” Уфа буйлап юлларга мәҗбүр була. Водительләрнең үзәгенә үткән бу мәсьәлә кайчан хәл ителәчәк? Башкортстанда урланган автомобильләрне эзләү эше ничек оештырылган? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Рес­пуб­ликасы Дәүләт автоинспек­циясенең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган матбугат конферен­циясендә сүз шул хакта да барды. Журналистлар сорауларына Башкортстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов җавап бирде.

– 2013 ел нәтиҗәләреннән канәгатьбез, – диде Динар Заһит улы. – “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” республика программасы кысасында 1 миллиард 300 миллион сум акча бүленде. Өч елга тәгаенләнгән программа юллардагы хәлләрне яхшыртуны күз уңында тота. Тәртип урнаштыру эшендә 74 – күчереп йөртмәле, 100 стационар видеокамера да ярдәмләште. Нәтиҗәдә, кагыйдә бозучыларга штраф түләр өчен 500 мең хат китте. Шулай да казнага керткән акча безнең эшчәнлектә төп күрсәткеч түгел. 2012 елдагы белән чагыштырганда былтыр юл фаҗигаләрендә гомере өзелгән балалар саны кимеде. Җәрәхәтләнүчеләр, юл фаҗигаләре дә азайды. Бу нәтиҗәләр безнең өчен барыннан да мөһимрәк һәм кадерлерәк. Кагыйдә бозучыларга штрафларны арттыру,  камералар урнаштыру да шушы максатка хезмәт итә.

Фикеремне анык мисал белән дәлиллисем килә, Мәсәлән, Уфаның кайбер урыннарында юл фаҗигаләре ешая. Мондый урынга камера урнаштырабыз. Бераздан анда күңелсез вакыйгалар азрак теркәлә башлый. Ни гаҗәп, камераны алу белән мәсьәлә янә кискенләшә. Камералар җитмәгәнлектән, җиһазларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә мәҗбүрбез. Җиһазларны җитәрлек кайтаргач, фаҗигаләр еш теркәлгән урыннар да азаячак.

Әйткәндәй, былтыр үсмерләр һәм балалар катнашлыгында 406 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шуның яртысыннан күбесе (225 вакыйга) Уфа шәһәренә туры килә. 193 вакыйгада балалар – пассажир, 167сендә җәяүле булган. Нәтиҗәдә, 22се һәлак булган һәм 402се җәрәхәт алган.

Үткән елда 420 водитель юл-транспорт фаҗигасе урыныннан качкан. Шуларның 364е эзләп табылган. Гомумән, узган елда юл хәрәкәтендә катнашучы 1 миллион 711 мең 208 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Суд органнары 22026 водительне транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Мәгълүм булуынча, узган елда законнар үзгәреш кичерде. Нәтиҗәдә, хәзер юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучылар кимендә 500 сум штраф түли. Шул ук вакытта, еш кына кеше гомере өзелүгә китерүче берничә төр хокук бозулар өчен җәза катгыйланган.

Узган елда мопедлар, скутерлар бик күп юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булды. Кайберләре турында хәтта үзәк телевидениедә тапшырулар күрсәттеләр. Ниһаять, бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә зур адым ясалган. Хәзер мопед, квадроцикл һәм скутерга идарә итү өчен «М» категориясен алу мөһим. Закондагы үзгәрешләргә ярашлы, хәзер мопед белән 16 яше тулган һәм таныклык алган кеше генә идарә итә алачак.

Сер түгел, водительләр, җәяүлеләр белән  инспекторлар арасында аңлашылмаучанлыклар да аз түгел. Әйтик, ни өчен страховкалау компанияләре водительләр үзаллы гына теркәгән юл фаҗигаләренә ышанмый? Эвакуаторлар алып киткән автомобильне миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрдә каян эзләп табарга? Төзек булмаган юлларда теркәлгән аянычлы вакыйгаларда кемнәр гаепле? Ни өчен юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне дә җәзага тарттырмыйлар? Динар Заһит улы бәхәсле сорауларны да җавапсыз калдырмады.

– Страховкалау компанияләре белән сөйләшү алып барсак та, максатыбызга ирешә алмыйбыз, – диде Динар Заһит улы. – “Корыч атлары» аз гына зыян күргән водительләр юл фаҗигасен үзаллы теркәсә, страховкалау компанияләреннән түләүләрне юллап ала алмый. Нишләргә? Мондый хәлдә калучылар намуссыз компанияләрне судка бирсен. Шуннан соң боз кузгалачак.

Килешәм, эвакуатор алып киткән җиңел автомобильне юллап алу җиңел түгел. Мәсьәлә хәл ителә. Якын киләчәктә Уфада штраф салынган машиналарны кую урыны икәү генә булачак. Берсе – Уфаның төньягында, икенчесе  көньягында урнашачак. Шунда ук инспектор утырачак. Юллар һәм урамнарның начар хәлдә булуы юл хәрәкәтенә дә йогынты ясый. Узган елда юлларның начар хәлдә булуы нәтиҗәсендә 1140 фаҗига теркәлде. Нәтиҗәдә, 150 кешенең гомере өзелде һәм 1456сы җәрәхәт алды. Бу юнәлештә дә эшлибез. Юл, коммуналь хезмәтләренә 300әр мең сумга кадәр штраф салабыз. Юллар начар булганга аянычлы хәлгә тарыган саен юл хезмәтләрен водительләр дә судка бирсә, уңай нәтиҗәләр озак көттермәс иде.

Җәяүлеләр дә игътибардан читтә калмый. Килешәм, алар да кагыйдәләрне үтәргә бурычлы. Тик биредә бер үзенчәлеккә игътибар итү мөһим. Юлларны рөхсәт ителмәгән урында, башлыча, өлкәннәр үтеп чыга. Мөгаен, мәсьәләне җәяүлеләрнең юл кагыйдәләренә карата мөнәсәбәтен үзгәртеп хәл итәргә кирәктер.

Чатнама салкыннарда юл фаҗигаләре дә ешая. Матбугат конференциясендә бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады.

– Аномаль салкыннарда җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәм, – дип дәвам итте сүзен Динар Заһит улы. – Язмышны сынамагыз. Билгеле, бу сүзләр “дальнобойщик”ларга кагылмый. Трассаларда алар еш кына бәлагә тарый. Башкортстанның  юл инспекторлары күңелсез вакыйгага тарыган һәр “дальнобойщик”ка ярдәм итә. Илнең бер генә төбәгендә дә мондый күренеш күзәтелми. Юл хезмәтләрен дә, коткаручыларны да җәлеп итәбез. Гомумән, юлларда күңелсез хәлгә таручыларны беркем дә читләп үтәргә тиеш түгел. Һәр водитель бер-берсенә ярдәм кулы сузарга бурычлы. Аеруча кышкы чорда.

Әйткәндәй, чатнама салкыннарда “Самара — Уфа — Чиләбе” автотрассасы идарәсе “М5” трассасына махсус микроавтобуслар чыгарган. Максат – водительләрне кайнар чәй һәм җылы кием белән тәэмин итү. Шулай ук, күчеп йөрүче техник ярдәм остаханәләре дә дежур тора. Белгечләр бәлагә таручыларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

Штрафлар артса да, камералар урнаштырылса да, узган  елда республикада юл фаҗигасендә җәрәхәт алган йөз кешенең унысы һәлак булган. Димәк, күрелгән чаралар гына җитми. Бәлки, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүнең башка юлларын эзләргә дә кирәктер? Бу максатта үзәк телевидениедән гыйбрәтле кинолар күрсәтү үзен аклар иде.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»