30.01.2014 - Көнүзәк

Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү - өстенлекле юнәлеш

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә үткән утырышта республика Хөкүмәте эшчәнлегенең быелгы өстенлекле юнәлешләре һәм республика адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыруның үткән елгы нәтиҗәләре каралды.

— Планлаштырганда без дөньядагы һәм илдәге икътисади хәлне исәпкә алырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов. — Шул ук вакытта, эчке факторлар да бар, безгә дәүләт идарәсе нәтиҗәлелегенә ирешергә, эчке ресурсларны оптимальләштерергә, аерым тармакларның өстенлекле юнәлешләрен үстерергә, инвестицион климатны камилләштерергә, уйланылган бюджет сәясәте үткәрергә, югары квалификацияле кадрлар әзерләргә һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Әлбәттә, икътисади сәясәт үткәрүнең төп нәтиҗәсе кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән булырга тиеш.

Без кешеләр өчен бернәрсә дә бирми торган яңгыравык саннар өчен эшли алмыйбыз. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Якынча исәпләүләр буенча, узган елда сәнәгать җитештерүе индексы 102,3 процент булды. Русия буенча бу күрсәткеч 100,3 процент тәшкил итә. Идел буе федераль округында без дүртенче урында. Гаять катлаулы һава шартларында республика агросәнәгать комплексы югары нәтиҗәгә  иреште: 125 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 17 процент. Торак төзү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында. Республикада 2,5 миллион квадрат метр торак төзелде. 2012 ел белән чагыштырганда үсеш — 7 процент. Безнең өчен бу — мөһим казаныш. Узган елда ваклап сату әйләнеше 8 процентка артты. Бу да Русиядә яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Республика Президенты фикеренчә, быел икътисадның тотрыклы үсешенә ирешергә кирәк. Бу безгә социаль бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Безгә территорияләрнең системалы үсешенә, производство потенциалы интеграциясенә ирешергә, яңа эш урыннары булдырырга, дәүләт һәм муниципаль финансларын сакчыл тотынырга, инвесторлар белән эшне дәвам итәргә кирәк.

— Былтыр Башкортстанның адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыруга республика бюджетының 10 проценты юнәлтелде. Бу программа уңышлы тәмамланды, 13 миллиард сум үзләш­терелде. Бу, 2012 елдагы белән чагыштырганда, 4,4 процентка артыг­рак, — диде Рөстәм Хәмитов. — Балалар бакчалары төзелде, халыкны торак белән тәэмин итү, коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү белән актив шөгыльләндек. Инженерлык инфраструктураны үстерүгә 2,8 миллиард сум юнәлтелде. Социаль торак төзү һәм халыкны авария хәлендәге торактан күчерү юнәлешләрендә уңышлы эшләдек. Бу программалар буенча 6246 кеше торак хәлен яхшыртты. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә 17 балалар бакчасы төзелде һәм реконструк­ция­ләнде, 7 сәламәтлек саклау учреждениесе файдалануга тапшырылды.

Президент адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыруның системасыз булуын, күпчелек эшнең ел ахырына калдырылуын ассызыклады. Бу программаны планлаштыру технологиясенә үзгәрешләр кертергә кирәклегенә басым ясады.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов — быелга республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, икътисади үсеш министры урынбасары Рөстәм Казыйханов узган елда республика адреслы инвестиция программасын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»