29.01.2014 - Көнүзәк

Сабак алырга вакыт

19 гыйнварда Яңавыл шәһәренең Совет урамындагы 5 катлы йортта чыккан янгын биш кешенең гомерен өзде, янә биш кеше тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләкте. Фатирларның берсендә ремонт эшләре барышында газ баллоны шартлаудан чыккан янгын нәтиҗәсендә торак йорт яшәү өчен яраксыз хәлгә килде. Яңавыл районы җитәкчелеге каза күрүчеләрне ашыгыч рәвештә вакытлыча яшәү урыннарына күчерү хәстәре күрде.

20 гыйнварда исә фаҗига урынында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәми-тов булды. Ул шартлау булган йортны карап, каза күрүчеләр һәм аларның якыннары белән аралашты, Яңавыл районы җитәкчелегенә һәм ведомстволар башлыкларына фаҗига нәтиҗәләрен тиз арада гамәлдән чыгару буенча тиешле күрсәтмәләр бирде. Шул көнне үк Башкортстан Президентының “Яңавыл районы һәм шәһәре территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында” күрсәтмәсе дөнья күрде. Аңа ярашлы фаҗига нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, торак йортны тергезү буенча эш күләме һәм тәртибе билгеләнде. Президент күрсәтмәсе кысаларында агымдагы елның 30 апреленә кадәр каза күрүче гражданнарның торагын тергезү буенча эшләр тулысынча тәмамланырга тиеш.

Шул ук вакытта Яңавыл шәһәрендәге фаҗига республикада бу юнәлештә җитди проблемалар булуын да ачыклады. Президент белән очрашуда каза күрүчеләр билгеләвенчә, янгын сүндерү дружиналары фаҗига урынына соңлап килгән. Янгынны да заманча технология ни-гезендә җитештерелгән күбек ярдәмендә түгел, гади су белән сүндергәннәр. Шул рәвешле, гражданнарның милке яраксыз хәлгә килгән, су йорт диварларына да ярыйсы ук зыян салган. Яңавыл халкын шәһәрдә янгын каланчасы булмау да борчуга сала.

Бу җәһәттән Президент Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегенә Яңавылдагы хәлгә бәйле янгын сүндерүчеләр эшчәнлеге турында иң кыска вакытта отчет әзерләргә кушты. Район җитәкчелегенә исә тиз арада каза күрүчеләрне урнаштыруны һәм тиешле яшәү шартлары тудыруны йөкләтте. Тернәклән­дерүгә мохтаҗ гражданнар исә Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсенә ярашлы санаторий-курорт учреж­дениеләренә җибәр­елә­чәк. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына йортка экспертиза үткәрергә, аны тергезү мөмкин булу-булмауны ачыкларга, уңай карар кабул ителгән очракта, төзекләндерү эшләрен башларга кушылды. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен гамәл­дән чыгару буенча комиссиягә исә республика башлыгы компенсацияләре түләү өчен исемлек төзү һәм югалган милекнең бәясен исәпләү бурычы куйды. Төзелешкә күзәтчелек буенча комитет Президент боерыгына ярашлы төзелеш оешмаларының газ баллоны җиһазы файдаланып эшләр башкаруга тиешле рөхсәт документлары булуны, хәвефсезлек кагыйдәләренең үтәлүен тикшерде, бу җәһәттән халык арасында аңлату эшләрен көчәйтте.

— Барыгыздан да гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруда актив эшчәнлек таләп итәм, — диде Яңавыл районы хакимиятендә үткән гадәттән тыш утырышта Рөстәм Хәмитов. Президент атна ахырында ук Яңавылга килеп, күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерәчәге турында да белдерде.

Һәм, әйтергә кирәк, Президент сүзендә торды. 25 гыйнварда ул янә Яңавыл шәһәренә килде, фаҗига урынында булды һәм каза күрүчеләр белән очрашты.

Сөендергәне шул: Президент күрсәтмәсе кысаларында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару буенча Яңавылда колачлы эш җәелдерелгән. Атап әйткәндә, янгын булган йорт төзекләндерүгә яраклы дип табылган. Бүген биредә төзекләндерү эшләре бара, җәмгысы 157 төзүче җәлеп ителгән. Шартлау нәтиҗәсендә челпәрәмә килгән тәрәзәләр урынына яңалары куела, подъездлар, фатирлар, гомумән, тоташ бина тәртипкә китерелә.

Бүген инде 2нче һәм 4нче подъездлардагы фатирларда яшәүчеләр акрынлап үз торакларына кайта башлаган. Шартлау булган өченче подъездда әлегә эшләр күп, әмма төзүчеләр ышандыруынча, март ахырына кадәр торак йорт тулысынча, сафка басачак.

Әлегә үз фатирларына кайту мөмкинлеге булмаганнар да тиешле яшәү шартлары белән тәэмин ителгән. Алар шәһәрнең “Кама” кунакханәсендә һәм нефтьчеләр тулай торагында урнаштырылган. Каза күрүчеләр көненә өч тапкыр җылы аш белән тәэмин ителә, һәркайсына 25 мең сум күләмендә беренчел матди ярдәм дә күрсәтелгән.

Болардан тыш республика халкы да каза күрүчеләргә ярдәм кулы сузды. Фаҗиганең икенче көненә үк районда янгыннан зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатында акча җыю игълан ителде. Әлеге мәрхәмәтлелек акциясенә бер төркем хезмәт коллективлары белән бергә, гади гражданнар да кушылды. Бер сүз белән, республика һәм район җитәкчелегенең оператив эш-гамәлләре һәм төбәк халкының киң күңеллелеге нәтиҗәсендә фаҗига нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару һәм каза күрүчеләрнең кайгысын мөмкин кадәр җиңеләйтү максатында кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Бу җәһәттән республикадагы власть Яңавылдагы фаҗига нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару барышында янә бер тапкыр үзенең чын-чыннан халык өчен эшләвен исбатлады. Башкортстан халкы да моны күреп тора, билгеле.

Шул ук вакытта Яңавыл шәһәрендәге фаҗига гомум республика, ил күләмендәге җитди проблеманы янә хәтергә төшерде. Югарыда билгеләп үтелүенчә, янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына соңлап килгән, күбек урынына су кулланган. Бу әле республикадагы шәһәр җирендә шулай. Ә авыл районнарында? Төпкел авылларда? Элек һәр хуҗалыкта янгын сүндерү машинасы бар иде. Бүген исә янгын сүндерү машиналары гына түгел, районнарда ныклап аякта басып торучы хуҗалыклар да бармак белән генә санарлык. Аларның да бик сирәгендә генә янгын сүндерү машиналары сакланып калган. Ягъни, Ходай сакласын, ут чыга калса, күп җирдә тиз арада янгын сүндерүчеләр килеп җитәчәгенә өмет итәсе түгел. Район үзәкләрендәге янгын сүндерү частьларының хәле дә, нигездә, Яңавыл шәһәрендәге кебек, дияргә кирәк. Һәрхәлдә республика күләмендә янгын сүндерүчеләр заманча күбек материалы файдаланса, Яңавылда гына цистерналарга су тутырмаслар иде, мөгаен. Димәк, бу бөтен республика, ил буенча шулай, дигән фикер кала. Менә шундый хәлләр.

Яңавыл шәһәрендәге янгын нәтиҗәсендә каза күрүчеләргә һәм аларның якыннарына сабырлык һәм түземлек телик. Әлбәттә, фаҗигагә битараф калмыйча, дәүләт дәрәҗәсендә иң җитди чаралар күрүче республика җитәкчелегенең оператив эшчәнлеге дә зур хуплауга лаек. Шул ук вакытта әлеге гадәттән тыш хәл җитәкчелекне, җаваплы структураларны урыннарда янгын сүндерү частьларының эшчәнлеген камилләштерү һәм матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре турында да уйландырсын иде. Бәләбәй районының Приют поселогындагы фаҗига, Бүздәк районы үзәгендәге янгын, Яңавылдагы йортта газ шартлау. Башкача бу исемлек дәвам итмәсен иде...

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»