29.01.2014 - Көнүзәк

Кар - ак, ә үлән яшел икән бит!

Русиядә наркоманнарны тернәкләндерү һәм сәламәт тормышка кайтару буенча дәүләт программасы кабул ителде. Аңа тиешле акча бүленеп, ул бар көченә эшләп киткәндә, белгечләр бөтен илне реабилитация үзәкләре белән чорнап алырга вәгъдә итә. Чөнки, билгеле булуынча, наркомания диспансерларда дәвалап, хәлне җиңеләйтеп чыгару белән генә чигенә торган чир түгел. Чир — наркоманның башында, минут саен, секунд саен мине “доза! доза!” дип чүкеп торган шайтан коткысын җиңгәндә генә кешенең терелүенә өмет бар.

Әнә шушы коткыга каршы тернәкләндерү үзәкләре көрәшергә тиеш. Алар кешенең җанына үтеп керү юлын табып, чистарынырга, акылсыз уйлардан арынырга ярдәм итү өчен кирәк. Кирәк, ләкин бүген ил буенча дәүләт тернәкләндерү үзәкләре бармак белән генә санарлык. Наркоманнар саны исә артуын дәвам итә. Шушы шартларда дәүләткә карамаган тернәкләндерү үзәкләре ачыла башлады. Башкортстанда бүген берничә дистә шундый үзәк теркәлгән. Без аларның “Ковчег” дип аталганының эшчәнлеге белән таныштык.

Үзәктә директор ярдәмчесе, шофер, экспедитор, тагын әллә күпме вазыйфа биләүче Володя мине Матбугат йортыннан килеп  алды. Нагаево авылында урнашкан учреждениегә илткән юлда үзенең тормышы белән таныштырды. Ул — стажлы наркоман.

— Директорыбыз Александр Елисеев та бу афәт белән якыннан таныш. Кайчандыр ул чит өлкәдә тернәкләндерү үзәгендә дәваланган һәм Уфада да шундый урын булдырырга карар иткән. Һәм менә без үзебез ишеләргә, шулай ук алкоголикларга һәм уен автоматлары колларына ярдәм итәргә тырышабыз, — ди Володя.

Ул 34 ел гомеренең 20 елын наркотиклар һәм аракы сөреме эчендә үткәргән. Тәүдә җиңелрәкләре, ә 18 яшеннән венага кадау... Ел ярым элек шушы үзәктә реабилитация үткән. Һәм тормышын өр-яңадан башлаган. Володяның энесе дә наркоман. Шөкер, бүген ул да терелү юлында. Алар бу агу турында чыннан да бөтенләйгә онытырлар микән?

— Без тернәкләнү үткән программа мине вакытында туктарга өйрәтә. Ягъни мин бу турыда уйламаска тырышам, наркотик, спиртлы эчемлекләр турында сүз алып барган яисә аларны кулланган компанияләрне читләп узам. Минем алар белән сөйләшер сүзем юк, хәзер бө-тенләй икенче кешеләр белән аралашам. Мин үземне үзем коткарам. Наркотик мине бик күп нәрсәләрдән мәхрүм итте: сәламәтлек, акча, туганнар, һөнәр алу, дуслар белән мөнәсәбәтләр... Шул агу аркасында утырып чыктым. Әти-әнием — фән кешеләре, картәти — партия органнарында зур вазыйфа башкарган, ләкин алар да мине йолып кала алмады. Төрлечә дәвалап карадылар, им-томчыларга да йөрдем, ярдәме тимәде. Ике ел элек 50 килограмм авырлыкка калып, үләргә җыенып беткән идем... Бүген барысы да яхшы дип әйтә алам: гаиләм бар, улыма җиде яшь. Икенче баланы планлаштырабыз. Иң мөһиме, ниһаять, мин — карның аклыгын, үләннең яшел икәнен күрдем...

Нагаеводагы зур матур йортта урнашкан тернәкләндерү үзәге берьюлы 18 кешене сыйдыра ала. Биредә өч психолог, бер консультант эшли. Авырулар ике ай дәвалана, аннары өч ай шу­шы ук программа буенча аноним нар­команнар яисә аноним алкоголиклар җәмгыятендә курс үтә. Биш айдан соң гына кешенең аңында ниндидер үзгәреш булырга мөмкин.

Дөньяда бу яман чирләрне дәва­лау­ның, тернәкләндерүнең төрле ысуллары билгеле. Шу-ларның соңгы елларда иң нәтиҗәлесе, дип танылганы — “12 адым” программасы. Наркомания һәм алкоголизмнан интегүчеләргә ярдәм итүче шушы программа буенча җир шарында 17 миллион кеше дәвалана. Шул исәптән “Ковчег”тагылар да. Психолог Виктория Жуланова бу хакта безгә тәфсилләп сөйләде.

— Иң авыры тәүге адымны үтү, ул кеше үзенең наркотиклар яки алкоголь алдында көчсез-леген, тормышы белән идарә итә алмавын таныган, дигән сүз. Аннары хәлләр бераз җайлаша. Икенче адым — сездән куәтлерәк Көч сезгә аек акылыгызны кайтара алачак, дип ышану. Өченче адымны үтүчеләр үзләре наркоманнарга консультант була, нидер аңлата, бүлешә башлый. Бездә наркоманнар күбрәк, дәвалау аларга ныграк килешә. Чөнки алкоголикларга җәмгыять түземрәк, ул кадәр гаепләми, тәнкыйтьләми. Без гаиләләр белән дә тыгыз эшлибез, чөнки үзгәргән кеше үзгәргән гаиләгә кайтырга тиеш. Мохитне үзгәртергә кирәк. Әти-әни аларга ышанырга, дәртләндерергә тиеш, ә акыл сатарга түгел. Мин программа буенча эшлим, төрле заданиеләр бирәм.  “Ычкынучылар” да, берәм-сәрәм качучылар да булгалый. Алары әле дәваланырга әзер түгел. Хезмәткә яисә дингә зур игътибар биргән үзәкләр бар, бездә дәваланучылар исә көн озыны үзләренең фикерләрен яза. Хис-тойгыларын кәгазьгә төшереп, тормышларын анализлап дәва алалар. Наркомания белән алкоголизм — кеше тышка чыгаралмаган хис-тойгылар чире. Алар бу тойгыларны белдерә алмый һәм наркотик яисә хәмер ярдәмендә вакытлыча сүндерә. Бездә кешеләр ачылырга, дөньяны танып белергә өйрәнә.

“Ковчег”та ике ел эчендә йөздән артык кеше  дәваланган. Аларның 80-90 проценты яңа тормышка кайта, диләр. Бу көнне үзәктәге берничә кеше белән сөйләшкәннән соң безнең дә моңа ышанычыбыз артты. Әйткәндәй, “Ковчег”тагылар сөй-ләшүдән качмый, тартынмый, киресенчә, һәркайсы үзенең тарихын бәян итәргә ашыга. Наркоманнарны үз эченә бикләнгән кешеләр дип беләбез, югыйсә. Программа аларны проблеманы яшермәскә, курыкмаска, оялмаска өйрәтә.

36 яшьлек Замир Баймак районыннан  килгән, ул — кече эшкуар. Хатыны, өч баласы бар. Сүзләренә караганда, җиңел наркотикны Приамурьеда хезмәт иткәндә татып караган. Соңгы ике-өч елда спайс дип аталган тарту катнашмасына “утырган”.

— Башта шушы чүпнең синең булмышыңны биләп алуына ышан­мый­сың. Тартасым килсә, тартам, килмәсә — юк, имеш. Булмый шул. Берзаман спайс булмаса, яшисе килми башлый, кәеф кырыла, кулдан эш китә, аның алдында тезләнүеңне сизми дә каласың. Аны тартканнан соң курку  хисе көчәя, кыскасы, чын агу ул. Спайс табу проблема түгел, хокук сакчылары аны сатучыларга артык игътибар бирми. Бирегә мин вакытында килдем, дип әйтәм, эш героинга барып җитмәде. Хәзер инде бу явызны якын җибәрү юк, аның белән бәйле дуслар да кирәк түгел. Артка куркыныч төш сыман борылып карыйм. Өч баламны үстерергә Ходай көч бирсен, — ди Замир.

Биредә бу көнне булган бердәнбер гүзәл зат — Лидага 36 яшь. Ул яшьтән наркотиклар кулланган. Аннары ташлаган, кияүгә чыккан, кызы туган.

— Туры юлга басуыма алты ел дигәндә ычкындым. Ирем белән нык кына талаштык та, мин чыгып киттем һәм клубта эчеп исердем. Аннары наркотик эзләп киттем... — ди Лида.

Бу хәлләргә түзә алмый, ире дә наркотик тәмләп карый. Һәм шушы тозактан ычкына алмый, чарасыздан асылынып үлә. Лида бүген ни майтарганын яхшы аңлаган: аның аркасында ире харап булды, баласы ятим калды. Ныклы карарга килеп “Ковчег” тупсасын атлап кергән ул.

Вадим Уфа шәһәреннән килгән. 

— Мин инде үз-үземне үтерергә җыенып беткән идем, чөнки бу сазлыктан чыгу юлын күрмәдем. Наркотиклар шул дәрәҗәгә китереп җиткерде ки, яшәү ямен тоймый башладым, — ди ул. — Бирегә әни алып килде. Башта  кыен булды, хәзер көн үткән саен үземдә яңа сыйфатлар ачып сөенәм. Программа эшли, наркотиклар кулланырга теләк көннән-көн кими. Мин савыгып барам, элекке тормышымны искә төшерергә дә җирәнәм. Ул еллар миңа, әти-әниемә күпме кайгы алып килде. Шөкер, алар миңа ышануын дәвам итә. Мине яраталар, мин дә үз-үземне яратырга өйрәндем. 14 яшьтән авыр наркотиклар кулланган кешегә бик җиңел түгел бу. Өч тапкыр, барлыгы ун ел, утырып чыктым. Гаилә корырга вакыт та, теләк тә булмады. Наркоман булсаң да, үзеңнең кимчелегеңне, сәламәт балага гомер бирмәячәгеңне аңлыйсың бит ул.  Мин ул тормышка әйләнеп кайтмаячакмын, бу куркыныч та, туганнарыма карата оятсызлык та булачак.

— Хәзер хөкем алдына баскан наркоманнар сайлау хокукына ия: төрмәгә утырыргамы,  дәваланыргамы? Сезгә суд вакытында шушы  закон гамәлдә булса, кайсын сайлар идегез?

— Әлбәттә, дәвалануны. Төрмә дәваламый. Ул уйланырга мәҗбүр итә, билгеле. Төрмәдә утырганда, иреккә чыккач, наркотикларга әйләнеп тә карамыйм, дип үземне еллар буе әзерләп килдем. Ләкин чыгу белән шул кичне үк эзләп киттем. Баш бит шул килеш, анда бернинди үзгәреш юк. Көчсезлек бу. Хәзер мин наркотикларга да, аны кулланучыларга да нәфрәт белән карыйм. Программа дөньяга карашымны үзгәртте, 32 яшемдә тәү тапкыр үземне кеше итеп тойдым. Һәм үземнең наркоман һәм алкоголик икәнемне аңладым. Хәзер һич тартынусыз үземне: Вадим — алкоголик һәм наркоман, дип таныштыра алам. Миңа оят түгел, чөнки мин бу чирне җиңдем, дип ышанам.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»