29.01.2014 - Көнүзәк

Сан кимеде. Ә сыйфат яхшырдымы?

Шулай итеп, көзге чакыру тәмамланды. Башкортстаннан 6700 кеше солдат каешы буды. 2013 елда республикадан җәмгысы унике меңнән артык кеше хәрби хезмәткә алынган. Узган елда ничә якташыбыз Ватанны саклаудан баш тарткан? Армиягә алынучыларның сәламәтлеге канәгатьләнерлекме? Язгы чакыруда нинди үзгәрешләр көтелә? “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгының Башкортстан бүлекчәсендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Чарада Башкортстанның хәрби комиссары Анатолий Балтинский, республика хәрби комиссариатының хәрби-табиб комиссиясе рәисе урынбасары Владимир Васильев катнашты.

– Соңгы елларда Русия хәрби көчләре үзгәрешләр кичерә, –  диде Анатолий Балтинский.  – Әмма максат һәм бурычлар бер үк – Ватанны саклау. Хәрби хезмәткә әзерлек эше үсмерләрне исәпкә куюдан башлана. Әйтик, 2013 елда 17 яше тулган үсмерләр гыйнвар башыннан март ахырына кадәр хәрби исәпкә басарга бурычлы. Узган елда 22 мең үсмер исәпкә куелды. 2014 елда янә 21 мең үсмер хәрби комиссариатларга киләчәк. Медицина тикшерүе вакытында һәркемнең сәламәтлеге энә күзеннән үткәрелә. Авырулары ачыкланып, вакытында дәвалана. Хәрби хезмәт вакыты исә – бер ел.

Матбугат конференциясендә төп игътибар үзәгендә  көзге чакыру нәтиҗәләре булды.

– Көзге чакыруда Оборона министрлыгы планын йөз процентка үтәдек! – диде бу хакта Анатолий Балтинский. – Республикада 69 чакыру комиссиясе аша 24 меңнән артык кеше үтте. Шуларның 6700е солдат каешы буды. Калганнар нинди сәбәпләр белән хезмәттән азат ителде соң? 4300 егеткә армиягә барырга сәламәтлеге кома­чаулады. Җиде чакырылучының гыйльми дәрәҗәсе бар. Бишесенең якын туганнары локаль сугышларда, хәрби конфликтларда башын салган. Ун меңнән артык чакырылучы – югары белем ала. 91 кешегә армиягә барырга гаилә хәле мөмкинлек бирмәде. Сыйфатка да тукталыйк. 2700 чакыры­лучының яше егермедән үткән. Билгеле, бу яшькә егетләр ярыйсы гына тормыш тәҗрибәсе туплап өлгерә, яңа шартларга тиз күнегә һәм авырлыкларга бирешми. Ватанны саклауга китүчеләрнең 19 проценттан артыгы – югары белемле. Әйткәндәй, армиягә мондый төркемгә керүче яшьләрне күпләп җәлеп итү төп максат итеп куелмый. Киресенчә, киләчәктә югары белемлеләр азрак чакырылачак. Башкортстаннан чакырылган 999  егетнең армиядә кирәкле һөнәре булу да куанычлы хәл. Эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, водительләр, фрезировщикларга ихтыяҗ зур. 380 кеше спорт дәрәҗәсенә ия. Бу төркемгә караучылар күнекмәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтер, дияргә кирәк. Күренүенчә, санда гына түгел, сыйфатта да үзгәрешләр бар. Һәм аның нигездә уңай якка булуы республикада яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләү эшенең җанлануы турында сөйли.

Соңгы елларда хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлек торышы кайсы якка үзгәргән?

– 2013 елда чакырылучыларның хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсе 71 процент тәшкил итте, – диде  Владимир Васильев. – Идел буе федераль округында бу күрсәткеч – 66 процент. Гадәттәгечә, яшьләрдә күбрәк сөяк-мускул, психик, тын юллары һәм ашказаны авырулары ачыклана. 2013 елда хәрби хезмәткә алынган сигез якташыбыз, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, кире кайтарылды. Әлбәттә, мондый күренеш безнең абруйны төшерә. Кем гаепле? Кайбер чакырылучылар, армиягә бару теләге көчле булу сәбәпле, чирләрен яшерә. Армиядә күнекмәләр, хәрби укулар вакытында “без” капчыкны тишә. Янә килеп, 2013 елда 13 чакыры­лучының наркотик куллануы ачыкланды. Дүрт егеттә вич-инфекция табылды. Димәк, яшьләрне савыктыру, спортка җәлеп итү эшенә киләчәктә тагын да җитдирәк игътибар бүләргә кирәк.

Матбугат конференциясендә альтернатив хезмәт итү, асыл затларны армиягә чакыру мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.

— Көзге чакыруда Башкортстаннан нибары дүрт кеше генә альтернатив хезмәтне сайлады, — диде Анатолий Балтинский. — Икесе сәламәтлек саклау өлкәсендә — санитар, ике кеше элемтә бүлегендә хезмәт сала. Хезмәт итү вакыты алар өчен 1,5 ел. Альтернатив хезмәт киң үсеш алалмый. Егетләр армия сафларында хезмәт итүгә өстенлек бирә.

Соңгы елларда үз теләге белән армиягә барырга теләүче гүзәл затлар саны арта. Югары хәрби уку йортларын сайлаучылар да байтак. Шул ук вакытта,  Кораллы көчләрдә гүзәл затларга ихтыяҗ юк дияргә мөмкин. Һәрхәлдә, безгә гүзәл затларны чакыру планы бирелми. Бүгенге көндә кызлар армиядә бары тик үз теләге белән, контракт буенча гына хезмәт итә ала. Элемтә, сәламәтлек саклау һәм тагын берничә өлкәдә эшләү мөмкинлеге бар.

Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, соңгы биш елда Башкортстанда хәрби хезмәткә чакыру чорында ришвәт алуның бер очрагы да теркәлмәгән.

Сер түгел, бер елда гына хезмәт итүче тулы әзерлек үтә алмый. Бер-бер хәл килеп чыкса, ил иминлеген кемнәр саклар һәм яклар? Русия хәрби көчләре АКШ тәҗрибәсен  үрнәк итеп алган. Асылы, корал тотып сугыша алырдай резерв әзерләүгә кайтып кала. Иң элек, анда армиядә хезмәт итүчеләр җәлеп ителә. Алар ай саен чакыру буенча хәрби күнекмәләр үтәчәк. Шулай ук, ел саен берәр ай хәрби җыенда булачак. Резервта торучы солдатларга ай саен — дүрт, офицерларга сигез мең сум акча түләнәчәк. Әлеге вакытта илнең ике төбәгендә тәҗрибә үткәрелә.

Русия Кораллы көчләренә янә берничә ил тәҗрибәсенә игътибар итү дә файдага булыр иде. Әйтик, Төркиядә армиягә барырга теләмәүчеләр, казнага акча түли. Хәрби билет хакы — 400 мең сум. Нәтиҗәдә, ике куянның койрыгы бергә тотыла. Риш-вәтчелеккә чик куела. Казнага кергән акча хәрби көчләрне үстерүгә юнәлтелә.

Израиль хәрби көчләре бүген дөньяда иң яхшылардан санала. Бу илдә унсигезе тулган һәркем мотлак армиягә барырга бурычлы. Асыл затлар да, егетләр кебек, мотлак рәвештә хезмәт итә. Аның каравы, иминлек өчен борчылырга урын юк. Кызганычка каршы, Русиядә әлегә бу юнәлештә хәлләр алай ук шәп түгел. Бер ел гына хезмәт итүчеләрнең әзерлеге чамалы. Резерв тупланмаган. Даими армия аз санлы. Кораллар да иске. Бу хакта илдә һәркем яхшы белә. Ә безгә теш кайраучылар йокламый...

Зәки Мидхәтов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»