28.01.2014 - Көнүзәк

Президент Яңавыл һәм Калтасы районнарында булды

Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Яңавылның Совет урамындагы янгын нәтиҗәсендә җитди зыян күргән биш катлы йортны тергезү эшләре барышын карады. Икенче һәм дүртенче подъездлардагы фатирларның бер өлеше яшәргә яраклы инде, аларга күченә башлаганнар. Өченче подъездда эшләр күп әле. Экспертиза барлык фатирлар да яңартылырга тиешлеген күрсәткән.

Объектта 157 төзүче эшли. Аларның сүзләренә караганда, эшләр март ахырында төгәлләнәчәк. Икенче һәм дүртенче подъездларда ремонтны февраль азагына тәмамлау планлаштырыла.

Өченче подъездда җылылык системасы эшли башлаган, башка коммуникацияләр ремонтлана. Ишек-тәрәзәләр куелган, зыян күргән стена-түшәмнәр ныгытылган. Баскычларда шундый ук эшләр бара, бүлмәара стеналар күтәрелә.

— Бүген төзелеш технологияләре тергезү эшләрен кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеге бирә. Без март ахырына-апрель башына кадәр зыян күргән өч подъездда да эшләрне төгәлләү бурычы куябыз, — диде Рөстәм Хәмитов, төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп. — Эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш.

Аннары Рөстәм Хәмитов янгын нәтиҗәсендә вакытлыча тораксыз калган кешеләр белән очрашты. Ул “Кама” кунакханәсендә һәм нефтьчеләр тулай торагында алар өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Республика башлыгы “Урал” ашханәсендә оештырылган туклану пунктын да карады. Биредә зыян күрүчеләрне өч тапкыр ашату оештырылган. Рөстәм Хәмитов белән сөйләшүдә вакытлыча тораксыз калган кешеләр бүгенге яшәү шартларыннан канәгать булуын белдерде. Алар барысы да 25 мең сум күләмендә беренче матди ярдәмне алган.

Гадәттән тыш хәл барышында үзәк район дәваханәсе оператив эшләгән. Табиблар белән әңгәмәдә Президент шул турыда белдерде.

— Һөнәри дәрәҗәдә, тиз һәм сыйфатлы эшләгән өчен һәркайсыгызга рәхмәт, — диде Рөстәм Хәмитов.

Бүген дәваханәдә янгында зыян күргән ике кеше ята. Президент район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатовка зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен дәвалау учреждениесен барлык кирәк-ярак белән тәэмин итүне йөкләтте.

Рөстәм Хәмитов дәваханәнең матди-техник базасы белән кызыксынды. Баш табиб Ришат Хәкимов сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы кысаларында узган елда дәваханә реанимобиль алган. Ул гадәттән тыш хәл вакытында, авыр җәрәхәтләнүчеләрне күчереп йөрткәндә файдаланылган.

Сөйләшүдә кадрлар мәсьәләсе дә кузгатылды. Бүген Яңавыл дәваханәсендә — 93 табиб, 459 урта һәм 180 кече медицина хезмәткәре эшли. Дәвалау учреждениесе кадрлар белән 58 процентка тәэмин ителгән.

Башкортстан Президенты Калтасы районының Краснохолм авылында ике кече бизнес предприятиесендә булды. Аларның икесе дә авылда бизнесны нәтиҗәле алып бару үрнәге булып тора.

Агач эшкәртү һәм эшләнмәләр әзерләү предприятиесе 2002 елда оештырылган. Биредә такта шомарталар, евровагонка, блок-хаус, ылыслы агачтан башка эшләнмәләр җитештерәләр. Чит илдә җитештерелгән җиһазлар эшләтелә, продукция Европа стандартларына һәм ГОСТка туры килә.

Рөстәм Хәмитов пилораманы карады, җитештерү циклы һәм продукция белән танышты. Предприятиедә 10 киптерү җайланмасы бар. Җитештерү куәтләре елына 6 мең кубометр агач эшкәртү мөмкинлеге бирә. Эшкуар Ринат Низаметдинов әйтүенчә, продукция Калтасы районыннан  тыш, Яңавыл, Нефтекама, Бөредә һәм Борай районында сатыла.

Президент бәяләр белән дә кызыксынды. Евровагонканың бер квадрат метры ваклап сатуда — 250, күмәртәләп сатуда 190 сум. Чимал белән авырлыклар юк, диде Ринат Низаметдинов. Агачның 15 проценты Калтасы урман хуҗалыгыннан сатып алына, калганы Свердловск өлкәсеннән, Пермь краеннан кайтартыла.

Арытаба Рөстәм Хәмитов “Доверие” сәүдә челтәренең җитештерү цехы эше белән танышты. Компаниянең башкаручы директоры Ольга Шәйбәкова әйтүенчә, бүген икмәк пешерү, кондитер һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү цехлары эшли. Аларда заманча җиһазлар урнаштырылган. Җитештерү һәм сәүдә объектларын караганнан соң, Рөстәм Хәмитов эшкуарларга предприятиене арытаба үстерү турында уйланырга киңәш итте.

Район үзәгендә Президент Мәгариф министрлыгы җитәкчелегенә шушы елның 1 сентябренә Калтасы 1нче урта мәктәбендә төзелеш-монтаж эшләрен тулысынча төгәлләүне тәэмин итүне йөкләтте. Мәктәптә 2010 елның гыйнварыннан реконструкция бара. Мәктәп 1960 елда төзелгән, шулай ук яңа бина да күтәрелә. Бүген ике объектта да эшләр 80 процентка башкарылган. Проектның гомум бәясе — 156 миллион сум, шуның 100 миллион сумы үзләштерелгән.

Президент мәктәпнең заманча интерактив укыту чаралары белән тәэмин ителүе белән кызыксынды. Директор Наталья Котлыбаева сүзләренә караганда, башлангыч сыйныфлар андый җиһаз белән тулысынча тәэмин ителгән. Якын арада мәктәпкә кайтартылачак интерактив такта математика сыйныфына урнаштырылачак.

Президент, шулай ук, “Восход” авыл хуҗалыгы кооперативы эше белән танышты. Биредә “500 ферма” программасы буенча модернизация үткәрелгәннән соң уртача савым өчтән бергә арткан. Фермада 885 сыер асрала, шуның 300е — савым сыерлары. Рөстәм Хәмитов яңартылган терлекчелек биналарын карады, малларны асрау технологиясе белән танышты.

Терлекчелектән тыш, “Восход”та бөртекле культуралар игелә. Хуҗалыкның 1447 гектар сөренте җирләре бар. Аларның күп өлешен бөртекле культуралар били.

Предприятие матди-техник базасын яңартып тора, соңгы биш елда хуҗалыкка 28,3 миллион сумга яңа техника сатып алынган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»