14.04.2011 - Көнүзәк

Аэропорт өстендә яшен яшьнәде

“Уфа” халыкара аэропорты заман куйган җитди мәсьәләләрне хәл итеп, зур үсеш юлына чыкты дип шатланып кына торганда аэропортның җитәкчелеге үзгәрү белән бәйле аңлашылмаучылык чорын үз мәнфәгатьләрендә файдалану, аэропорт милкен үзләштерү куркынычы  коллектив күңеленә җитди шом салды.

Кичә “Интерфакс-Идел буе” агентлыгында аэропорт вәкилләре һәм журналистлар катнашлыгында шушы хакта сөйләшү булды. Сөйләшүгә “Уфа” халыкара аэропорты генеральный директорының ярдәмчесе Әмир Солтангәрәев, аэропортның профсоюз комитеты рәисе  Татьяна Никонова,  Нефтекама аэропорты директоры Әдип Низамов  килгәннәр иде.

— Профсоюз комитеты “Уфа” халыкара аэропорты тирәсендә барган чираттагы активлыкка җитди борчылу белдерә, — диде Татьяна Никонова. — Хәтерегездә булса, коллектив 2007 елда да алты кешедән торган “рейдер баскынчылары”на каршы көрәште. Хәзер без беләбез: ул вакытта ук предприятиене таркатып таларга теләү иде бу. Үз компаниясен һәм күмәк шартнамәсен югалткан Пермь аэропорты — моның ачык мисалы.

Ул вакытта республика Хөкүмәте ярдәме белән аэропорт саклап калына, предприятие Федерация субъектына тапшырыла. Яңа җитәкче итеп Салават Котышев куела. Өч ел дәвамында коллектив тотрыклы эшли, эш күләмнәре һәм юнәлешләре арта, хезмәт хакы вакытында түләнә. Бүген уртача хезмәт хакы — 21 304 сум. Аэропорт җитәкчелегенә киң офыклы проектлар башларга мөмкинлекләр туа, йөк ташу күләмен арттыру, һава судноларын ремонтлау буенча ремонт базасын, хезмәткәрләрне сәламәтләндерү үзәген ачу кебек матур эшләр ниятләнә. Төбәк авиациясен үстерү эше җәелдерелә.

Менә шундый дәртләнеп эшләгән чорда аэропортның җитәкчесе алышыну шөбһәләнерлек хәлләрне китереп тудыра. “Кратос” компаниясе төркеме” дип аталган шикле оешма вәкилләренең килеп, документларга тикшерү үткәрүе һәм Башкортстанның Җир һәм милек министрлыгының аэропортның акцияләрен сатуга әзерләве коллективны куркыныч астына куя. Ягъни аэропортны шәхси кулларга тапшыру һәм, шушы рәвешле аның бортта туклану, ресторан, кунакханә, билетлар сату һәм туристлык агентлыгы, йөк ташу, ягулык салу станциясе кебек активларын аерып чыгару куркынычы сагайта. Ә хезмәткәрләр белән ни булыр? Предприятиенең структурасы нишләр?

Нефтекама, Сибай аэропортларының өстендә дә болытлар куера түгелме? Ә бит аларны тергезү өчен предприятие 100 миллион сум тотынган иде! Аларны кем кайтарып бирер?

Бу хакта бүген чаң какмасаң, иртәгә югалтуларны кайтарып алып булмас. Чабуга ут капкач кына гамәл кылуның соң булуы бар, ди матбугат конференциясенә килгән аэропорт вәкилләре.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»