09.11.2010 - Көнүзәк

Утыртмыйбыз, чәчмибез, менә дигән яшибез...

Дөньяви финанс кризисы чорында банкротлыкка чыгудан котлары очкан банклар кредитларның процент ставкаларын күтәрде. Югары дәрәҗәдә, кризисның кискен чоры үтте, дип билгеләнсә дә, кредит учреждениеләре һаман да ул ставкаларны төшерергә  ашыкмый. Ә мондый хәл гомум икътисади процессларны тоткарлый.

Банкларга бәйле проблемалар күптөрле. Әйтик, Үзәк банк коммерция банкларына кредит ресурсларын 7-8 процент белән бирсә дә, тегеләр, үз чиратында, бу процент ставкаларын  берничә тапкырга арттыра. Ни өчен шулай соң? Әлеге четерекле мәсьәләгә ачыклык кертү һәм башка сорауларга җавап табуны максат итеп куеп, без заемщиклар хокукларын яклау буенча “Форпост” республика иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Айдар Яхинга мөрәҗәгать иттек.

— Айдар Маратович, Сезнең оешмагыз барлыкка килүгә нинди сәбәпләр этәргеч бирде? Дөресен әйтергә кирәк, банкларның эшчәнлегенә иҗтимагый оешманың тәэсире зур булуга бүгенге шартларда ышану да кыенрак...

— Нәкъ менә күпчелек кеше шулай уйлаганга күрә кредит оешмалары үзләренә генә файдалы эш белән шөгыльләнә дә инде! Нәрсә этәргеч бирде, дисез. Үзегез уйлап карагыз: без ифрат  бай табигый ресурслы, эшсөяр халыклы илдә яшибез. Шул ук вакытта, халыкның күпчелеге — ярлы, очын-очка ялгап көн күрә, сәнәгатьтә алга китеш юк, авыл хуҗалыгының хәле ташка үлчим, мәгариф системасы реформалар ышыгында таркалуга бара. Ил җитәкчелеге зур өметләр баглаган кече һәм урта бизнес аякка баса алмый. Соңгы елларда бер генә  эре предприятие, икътисад таянырдай яңа гигант үсеп чыкмады. Ә банклар, кредит учреждениеләре исә ял-йолт иткән тәрәзәле һәм күккә ашкан биналар сала. Алар бит бернинди матди байлык та җитештерми! Бары тик бүгенге икътисади системаның бер тармагы гына.

— Әмма банк тармагын “икътисадның кан тамырлары” дип атыйлар. Ягъни организмда бик мөһим функцияләрне башкара алар.

— Гамәлдә шулай булырга тиеш. Ләкин безнең системада ул авыру организмны хәтерләтә. Теләсә кайсы системада аерым кисәкләр бер-берсен тулыландырып торганда гына тотрыклы эшчәнлек барлыкка килә. Моны исбатлап торасы да юк. Безнең шартларда бернинди матди байлык та җитештермичә  биниһая табыш алган банкларны ничек атарга соң? Кризис булса да, җитештерүдә ниндидер үсеш күзәтелмәсә дә, аларның табышы көннән-көн арта. Үзләренең спекулятив эшчәнлеген, рибачылыкны “банк хезмәтләндерүе”, “банк кредитлары” кебек яңгыравык терминнар артына яшерә алар. Ә бит рибачылык (ростовщичество) мең еллар элек үк диндә (аеруча Исламда) язык эш дип каралган. Ягъни, зур табыш алуга исәп тотып, бурычка акча биреп тору хупланмый. Кешегә таләп ителгән матди байлык, уңайлыклар ачык һавада барлыкка килми. Рибачылыктан  алынган табыш кешене, җәмгыятьне боза. Диндә кануни рәвештә тыелган гамәлләр реаль тормышта мөмкин икәнлеккә берәү дә  шикләнми хәзер. Предприятиенең әйләнештәге, халыкның саклык акчасын бик түбән процент белән кабул итеп, шул суммаларны һәм Үзәк банктан алып торган акчаларны югары процентлы кредитлар итеп таратудан көрәп табыш алып, дөньяның артына тибеп яшәп була икән.

— Айдар Маратович, эмоциягә бирелеп банкларның икътисадтагы төп функцияләрен — финанс хезмәтләндерүе төшенчәсен арткы планда калдырабыз түгелме?

— Бу хакта банкирлар үзләре дә күп сөйли. Мин исә кайбер икътисади үзенчәлеккә басым ясарга телим. Кредит процентларын алып карыйк. Икътисадта акны карадан аерган һәркем аңлый: кредит процентлары теге яки бу продукцияне җитештерүнең рентабельлелегеннән югары булырга тиеш түгел. Әгәр дә процент югары була икән, кредитның файдасы юк, ул төп функцияне үтәми. Фермер үзенең сыерын күбрәк сөт савып алу өчен түгел, ә кыяр түтәлен ашларга тирес  кирәк булганга ашаткан кебек нонсенс бу.

— Шулай да бүген кредитларның процентлары югары булудан бигрәк, аларны ала алмауга зарланучылар күбрәк. Мәсәлән, кече бизнес ихтыяҗлары өчен банклар акча бирергә ашкынып тормый.

— Теория ягыннан караганда, процент рентабельлелектән югары булырга тиеш түгел. Ә тормышта хәл башкачарак. Безнең малтабарлар болайрак уйлый: “Барысы да кредит алырга омтыла, кайберәүләр текә джиплар ала; яшиләр бит, кредит та түлиләр, мин дә алып карыйм әле, производствоны киңәйтермен, җиһазлар сатып алырга кирәк һ.б”. Монысы башкаларга ияреп бер генә тапкыр тәмәке тартып карыйм әле, дип уйлап, ташлый алмаслык хәлгә җиткән тәмәжник кебек. Процентлар югары булганлыктан, малтабарның проблемалары артканнан-арта бара, поставщикларга түләргә дә акча җитми. Шуннан соң ул икенче, өченче кредит алып, теге чыгымнарны капларга ниятли. Ә процентлар һаман да төпкә сөйри... Бюджетка мәҗбүри түләүләр, салымнар тоткарлана, эшчеләргә хезмәт хакы бирү кими яисә бөтенләй туктатыла. Моннан банкротлыкка да ерак түгел.

Мондый хәл, башлыча, урта бизнеска хас. Ә кече малтабарлык белән банкирлар, гомумән, мәшәкатьләнүне хуп күрми. Чөнки кече бизнесның зур процентларны күтәрә алмавын алар яхшы аңлый. Шуңа күрә кече бизнеска кредит бирүгә киртә кую бүгенге шартларда банклар өчен кулайрак килеп чыга. Шул ук вакытта, “кредит бирәбез”, “процентлар югары түгел” кебек реклама материалларын һавага очыралар. Берәү дә “ни өчен кече бизнеска ярдәм итмисез”, дип битәрләми.

— Күптән түгел Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов малтабарлар конференциясендә чыгыш ясады һәм банкирлар белән киңәшмә үткәрде. Бу ике чарада да кече бизнеска кредит бирү мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән күтәрелде. Миңа калса, кредит алу юлындагы киртәләр җимерелер төсле...

— Әлбәттә, без дә шундый фикердә торабыз. Һәрхәлдә, Рөстәм Зәкиевичның сүзләре банкирларга тәэсир иткәндер дип ышанабыз. Ләкин тиз арада боз кузгалуга ышану кыен. Сүзләремне дәлилләү өчен анык банкка бәйле рәвештә анык мисал китерәм. Мәсәлән, үз эшен башлап җибәрергә уйлаган кеше Саклык банкына кредит сорап мөрәҗәгать итә. Саклык банкын шуңа мисал итеп китерәм, чөнки ул безнең ата-бабаларыбыз да туплауда катнашкан җиде триллион сумнан артык активларга ия. Шуңа күрә, күпләребез уйлаганча, үсешне, илебездә икътисад нигезе буларак, урта һәм кече бизнесны аякка бастыруны, гомумән, Русия икътисадын үстерүне беренче планга куярга тиеш.

Шулай итеп, булачак малтабар автотәгәрмәч остаханәсе ачарга уйлый. Банк клеркы аны шундый сүзләр белән каршылый: “Безнең кулда, предприятиегезнең бер көнлек кенә түгел икәнлегенә ышану өчен, сезнең алты ай дәвамында уңышлы эшләвегез хакында мәгълүмат булырга тиеш”. Теге бичара: “Ярый, алайса, мин әле эш башларга гына уйлыйм. Таныш-белештән акча алып торып, эшне ачам”, дип уйлый. Шунда аңа яңа таләп куела: “Кредит алу өчен аны капларлык залог булырга тиеш”. Нинди залогы булсын  аның, черегән “Жигули”дан башка. “Ярый, хатынның әтисенең  иномаркасын залог итәрбез”. “Әгәр дә иномарка 500 мең сум тора икән, без аны 250-300 мең итеп бәялибез дә, сезгә шул күләмдә кредит бүләбез. Әмма автомашинаны без күрсәткән страховка компаниясендә страховкалыйсыз”. Монысы кредит алучы бурычын түли алмаса, автомобильне реализацияләү өчен мөһим.

Болардан тыш, кредит юллаучыдан ачылачак предприятиенең директоры, баш бухгалтер, оештыручыларының ышандыручы култамгалары, бизнес-план һ.б. таләп итәләр. Аларны җыеп бетергәч, заявканы караган өчен банкка комиссия түләргә кирәк. Әгәр заявкага уңай җавап бирелсә генә 18 процент белән кредит бүленә. Малтабар исә, Үзәк банкның коммерция банкларына акчаның 7,85 процент белән бирелүен белгәнгә күрә: “Ни өчен сездә ставка югары?!” дип дәгъвалашып карый. “Кредитның кайтарылып бирелмәү хәвефе зур булганга күрә банк шундый процент билгели”, диләр аңа.

Ә бит базар шартларында кредит  бирү генә түгел, барлык төр эшчәнлектә дә хәвефлелек бар. Җитештерелгән товарны күмәртәләп сатучыга җибәрү булсынмы, төзелеш тармагы булсынмы — барысында да. Берәү дә бу кадәр процент куймый. Ә менә банклар куя, хезмәткәрләренең эш хакын арттыра. Илдә банк системасы җимерелә күрмәсен, дип, Хөкүмәт кризис чорында аларга миллиардлар бүлә. Мәсәлән, 2009 елда кредит алу ифрат авыр булды. Алган очракта да процентлар тез чүктерерлек иде. Ә Саклык банкы кризис чорында үз  хезмәткәрләренә түләүне уртача 16 процентка арттыру  мөмкинлеген тапкан. Ә ил күләмендә җитештерү кыскарды, кече предприятиеләр ябылды, эшсезлек артты, күп урында хезмәт хаклары  кимеде.

— Тагын бер проблема, Айдар Маратович. Сез банкирларның хәвефсезлек мәсьәләсен өскә чыгаруын әйттегез. Ә менә кредит килешүләрендәге “неустойка (пеня)” төшенчәсенә нинди бәя бирәсез?

— Монысы — банкларның клиентны бурыч ятьмәсенә эләктерү ысулы. Үзләре билгеләгән югары процентлар өчен ил җитәкчелеге  алдында аклану өчен, үз бурычларын намус белән үтәми торган заемщиклар күбәйде, дип банкирлар шундый төшенчәләрне уйлап табып, заемщиклардан (теге яки бу сәбәп белән берничә ай мәҗбүри түләүне башкара алмаганнардан) акча суыралар. Пеня һәм  процентлар күп очракта төп кредит суммасыннан да  артып китә.

— Кредит килешүенә кул куйгач, заемщик пеня-процентлар  мәсьәләсендә нишләргә тиеш соң? Гомере буе шул түләүләр өчен бил бөгәме?

— Мондый хәлләрдән чыгу юлы бар. Безнең оешма нәкъ менә банкларның нигезсез рәвештә  салынган процент  йөгеннән арынырга бушлай ярдәм итүне максат итеп куя. Проблемалар бар икән, “fоrроst-rв@mаiI.ru”’ электрон адресына языгыз, 266-53-47 телефонына шалтыратыгыз.

Идрис МӨДӘРИСОВ әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»