12.04.2011 - Көнүзәк

Килер буыннарга мирас

Күптән түгел Уфа шәһәренең Конгресс-холлында “Башкорт халкы тарихы”  китабының чираттагы томын тәкъдим итү булды.  Бу том 1900-1940 елларны үз эченә ала. Башкортлар, башка халыклар кебек үк, бу чорда инкыйлаб һәм XX гасырның беренче дүрт дистә елында булган сугыш, социалистик җәмгыять төзелеше нәтиҗәсендә традицион тормыш рәвеше җимерелү авырлыкларын кичерә. Шулай да большевикларның социаль экспериментлары һәм үзгәрешләр чорында халык көчле яшәеш куәтен, яңа шартларга күнегү һәм иҗат итәргә сәләтен күрсәтә. Ул сәяси автономия яулый, индустриаль җитештерүгә, Русия һәм дөнья мәдәниятенә өлеш кертүгә ирешә.

Әлеге академик басманы җиде томга бүлү халык тарихының барлык мизгелләрен дә яктырту максатыннан эшләнгән. Беренче том борынгы гасырлардан башлап, безнең эраның IV гасырын үз эченә ала, икенчесе V-XVI гасырлар уртасына кадәрге чорны яктырта, өченчесе — XVI гасырның икенче яртысыннан XVIII гасырга чаклы араны, дүртенчесе — XIX гасырны, бишенчесе — 1900-1940 елларны яктыртты, ә алтынчысы — 1941-1985 елларны, җиденче том — 1985 елдан XXI гасыр башына тиклем чорны  үз эченә алачак.

“Башкорт халкы тарихы”н язу 2006 елдан башланган иде. 2009 елда әлеге зур хезмәтнең беренче томы дөнья күрде.

Әлеге фундаменталь хезмәтнең  дөньяга чыгуы, күптомлыкның гыйльми җитәкчесе һәм баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов әйтүенчә, мөһим вакыйга булып тора. Аның сүзләренә караганда, бишенче том илебезнең төрле почмакларында яшәүче рецензентларның югары бәясен алган.

Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»