12.04.2011 - Көнүзәк

Туймазылыларны үзебезгә караттык бит!

Шаран районы авылларында халык күпләп мал-туар асрый. Тик һәркемнең дә суйган малын базарга чыгарып сатарга мөмкинлеге юк. Шундый вакытта крестьян хезмәтенең кадерен яхшы белүче эшкуар Динар Галимов аларга ярдәм кулын суза. Ул байтак еллар инде продукция хәзерләү белән шөгыльләнә. Уңган егет моның белән генә чикләнеп калмаган, район үзәгендә үзенең ит кибетен дә ачкан.

— Элек без халыктан сатып алынган продукцияне Туймазы базарына чыгара идек, — ди Динар Мәгъдинур улы. — Уйлаштык та районда үзебезнең сәүдәне ачарга булдык. Хәзер бит авыл халкы малны күп үрчетә. Ләкин районда җитештерелгән итне сәүдәгәрләр чит яклардан килеп алып китә иде. Ә безнең район үзәге халкы ит алыр өчен Туймазы базарына йөрде. Нигә биредә җитештерелгән һәм хәзерләнгән продукцияне үзебездә сатмаска? Шундый ният белән бизнес-проектыбызны гамәлгә ашыруга тотындык.

Әлбәттә, максатларына ирешү өчен аларга күп каршылыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Бер эшкуарның Шаран авылының 1 Май урамындагы кибетен сатарга җыенуы турында ишетеп калалар. Ирина һәм Динар банктан 1 миллион сум ссуда алырга телиләр. Тик берничә кредит учреждениесенең бусагасын тапаулары бушка гына була. Кимендә ике күчемсез милкегезне залогка салырга кирәк, диләр аларга. Ә гади авыл эшкуарында андый байлык кайдан булсын инде?

— Туймазыдагы ике бүлмәле фатирыбызны сатудан башка юл калмады, — дип искә ала Динар. — Ә торак базарының үз тәртипләре бар. Ни эшлисең, безгә акча тиз кирәк иде. Фатирны ашыгып сатып, мөгаен, 300-350 мең сумны югалтканбыздыр. Кибетне ремонтлауга һәм аны җиһазландыруга үзебезнең шул акча гына җитмәде. Авыр вакытта Шаранның танылган бизнесмены, “Престиж” сәүдә йорты директоры Анатолий Васильев ярдәм күрсәтте. Кредитны аннан алып тордым. Шулай тырышып, 2009 елның көзендә үзебезнең ит кибетен ачтык.

Хәзер шаранлылар эшкуар Галимовка рәхмәт укып бетерә алмый. Чөнки район үзәгендәге мал асрамаган кешеләрнең дә артык кыйммәт булмаган хакка яңа суелган ит алырга мөмкинлекләре бар. Өстәвенә, җылы ит түшкәләрен кибеткә көн саен китерәләр.

— Ит хәзерләү белән үзем шөгыльләнәм, — ди Динар. — Башта авылларга, шәхси хуҗалыкларга үзем барып карарга тырышам. Миңа бит итнең сыйфатын, сугым малының тиешле кондициягә җиткерелгәнме-юкмы икәнен белергә кирәк. Яңа суелган малның ит түшкәләрен кибеткә китертәм. Малны күбрәк тереләй авырлыкта сатып алуны хуп күрәм, әгәр көр булмаса, аны алып кайтып интенсив ашатуга куябыз. Моның өчен үземнең хуҗалыкта мал симертү мәйданчыгы булдырдым. Үзебез җитештергән сыйфатлы итне прилавкага чыгарабыз. Ә симертү мәйданчыгында бер урын да буш тормый, андагы 8-10 баш малны бер кеше карый. Әле яңарак Туймазы районындагы бер авылдан таналар алып кайттым. Сугым малын килеп алырга безне Бакалы, Чакмагыш, Бүздәк якларына да чакыралар. Эшне шулай оештыру шәхси хуҗалыклар өчен дә уңайлы. Бер үгез сатудан авыл кешесенең гаилә бюджетына кимендә 30 мең сум акча керә. Безнең кибеттәге хакларга килгәндә, соңгы вакытта гына яшь итнең килосын 200 сумга сата башладык. Уфа, Октябрьский шәһәрләре базарларында бәяләр күпкә артыграк. Хәзер туймазылылар да яңа суйган ит алырга безгә килә башлады. Ял көннәрендә Уфадан кайткан якташлар да безнең кибеткә сугылмый китми, сездә сатылган итнең сыйфаты яхшы, диләр.

Кибеттә ит ризыкларының ассортименты да бай гына. Заказ буенча фарш та әзерлиләр. Кем тели —  үзе сайлап алган ит кисәген берничә минутта эшкәртеп тә бирәләр. Бу хуҗабикәләр өчен бик тә җайлы, аеруча ял көннәрендә фаршны күп алалар икән.

Хәзерге көндә эшкуар Галимов Шаран һәм Октябрьскийдагы берничә ашханә һәм кафены да ит белән тәэмин итә.

— Без алар белән кибет ачылган көннән хезмәттәшлек итәбез, — ди район үзәгендәге җәмәгать туклануы предприятиесе директоры Илүсә Сәгадиева. — Безнең заказ буенча Динар яшь малның түшкәсен әзерләп куя. Яңа суелган итне аларның кибетендә генә сатып алырга мөмкин. Бу гаилә халык өчен бик тә кирәкле эш белән шөгыльләнә. Әгәр районда хәзер шәхси хуҗалыклар ит җитештерү һәм сатуны арттыра икән, монда эшкуар Динар Галимовның да өлеше бар. Шаранда мондый махсус ит кибете күптән кирәк иде. Динарның тырышлыгы белән мал сатудан кергән акчаның ярыйсы гына өлеше хәзер районның үзендә кала.

Тагын шунысы мөһим: авыл малтабары үзенең кибетендә һәм хуҗалыгында 6-7 эш урыны булдырган. Эшләренең уңышлы баруы белән канатланган Ирина һәм Динар Галимовлар бүген үз бизнесын киңәйтү турында якты планнар кора. Кибетләренә янкорма төзеп, хуҗалык кирәк-яраклары белән дә сату итәргә телиләр. Тик моның өчен аларга банктан кредит алырга кирәк. Хәер, хәзер Динар Мәгъдинур улы финанс оешмаларының ишеген дә кыю ачып керә ала, чөнки түләүгә сәләтле булганы өчен банклар да аңа тулы ышаныч белән карый.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»