12.04.2011 - Көнүзәк

Ярлы яшәү оят түгел, пычрак яшәү оят

Олы түрәләргә, кадер-хөрмәт күреп, Уфага килеп урау рәхәттер. Сине башкала аэропортында, трап төбенә үк килеп, каршы алалар, йомшак лимузиннарга утыртып, аягыңны җиргә тидерми, кирәк урынга китерәләр. Алда-артта милиция (гафу итегез, полиция) машинасы, башка машиналарны өркетеп, юл тазартып бара. Кадерле кунакка берәрсе очраклы гына булса да кадерсезлек күрсәтә күрмәсен, диптер, әллә ничәмә урамны ябалар. Бермәл, йомыш төшеп, Киров урамындагы Профсоюзлар йортына үтим дисәм, “Башкортстан” кунакханәсен овчаркалы милицейский-полицейскийлар уратып алган. Ябык зона! Карасаң, шушы мәлдә анда Палестина автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас тамак ялгый икән...

Әйе шул, урамда кеше йөрсә, зур кунакның тамагына аш барамы. Әнә бит килгән берсе Уфаны: “Һай, матур шәһәр, ай-һай, пөхтә кала!” — дип мактый да китә. Башкаламның урамнарына җәяү чыкмасам, кунакларның фикеренә, бәлки, мин дә кушылыр идем. Аларны гаепләүдән дә түгел, чөнки ялтыр лимузиннар кары, чүп-чары себереп түгелгән, ялт итеп торучы Октябрь проспектыннан йә Ленин урамыннан гына үтә. Түрә машиналары, Аллам сакласын, Затондагы Шаран тыкрыгына, йә булмаса, Нижегородкадагы Большая Шерстомойная урамына барып кермәсен. Хәер, Октябрь проспекты дип, аны бәйрәм саен фейерверк көлтәләренә коендырсак та, каерылып берәр ихатага кереп кара, чокыр-чакырын да, тау-тау ташландыкны да шунда күрерсең. Халыкның “Тыштан — ялтырый, эчтән — калтырый” дигән әйтеме нәкъ Уфаның мактаулы үзәк урамнары турында.

Әйткәндәй, түрәләр үткән чакта башкалар өчен хәрәкәтне чикләү мәсьәләсенә килгәндә, Русия Федерациясе Президентының илдә вазыйфалы ике генә кеше юлында “яшел ут” тәэмин итү турындагы күрсәтмәсе бар. Алар — ил Президенты һәм Хөкүмәт рәисе. Бездә исә Мәскәүдән һәр министрның килүе гади халык өчен урамда кыенлыклар тудыра. Чамасыз “кунакчыл” хуҗалар шушындый эш-гамәлләре белән халыкның тоткарлыксыз хәрәкәт  итүгә булган конституцион хокукларын чикләвен уйлап та бирми.

Быелгы кыш халык өчен дә, шәһәр коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә ифрат авыр тоелды. Карның рәхәтләндереп явуы авыл кешесенең күңелен күтәрсә, коммунальщиклар өчен — афәт. Шәһәр урамнарын җыештыручылар, халыкка уңай эш башкарабыз дип, еш кына яңадан-яңа проблемалар чыгарып тора. Автомашиналар йөри торган юлны гына түгел, хәтта тротуар, ихаталарны да авыр, килбәтсез бульдозерлар белән тазартуга күчү җыештыручыларның хезмәтен җиңеләйтсә дә, җәяүлеләргә кадимгечә атлап йөрү өчен мөмкинлекләрне калдырмады. Байтак урамны киңәйткәннән соң тарайган тротуарларны хәзер техника да тазартмый, аларга дворниклар да кул селтәгән. Нәтиҗәдә, кыш буена тар тротуарда үзебез сукмак ярып йөрергә мәҗбүр булдык.

Гәзитләр Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләргә кыектан сузылган бозлардан урамнан үтүчеләрнең имгәнүе, хәтта һәлак булуы турында әледән-әле хәбәр итеп тора. Мондый казалар бездә дә булгалады. Ләкин югарыдан кар-боз ташлауны халык эшкә кузгалганда, урам тулы кеше булганда башкару мотлак микән? Мондый хәвефле эшне, мәсәлән, төнлә башкару мөмкинлеге бар. Гомумән, чит илләрдә урам инфраструктурасындагы һәммә эш төнлә, кеше булмаган чакта, башкарыла.

Уфа кебек олы мегаполисның гади кеше күз алдына да китермәгән проблемалары да күптер инде. Аның каравы, әлеге проблемаларны булдырмауга тәгаенләнгән бихисап чиновник бар. Тик нигәдер халыкның законлы, табигый ихтыяҗы хакимлек ияләренә аһ-зар, хәтта пикетлар аша гына барып җитә. Мисалга башкала урамнарындагы автомобильләр мәсьәләсен генә алыйк. Аларның көннән-көн артуы — көтелгән, табигый һәм котылгысыз хәл. Урамда калган машиналарның коммуналь хезмәткәрләргә комачаулавы да билгеле. Автомобиль хуҗаларының хәрәкәт итү мәдәниятен санга сукмавы да мәгълүм. Күпчелек водительләр, автомобильгә утырса, үзенең дә кайчан да булса җәяүле хәленә калу ихтималын оныта. Автомобиль белән җәяүле арасында мөнәсәбәт әле дә көчергәнешле хәлдә. Әгәр сәламәт булмаган бу мөнәсәбәткә властьлар ихтыяри йогынты ясарга теләмәсә һәм проблеманы күрмәмешкә салышса, ул социаль низаг рәвешен алачак. Шуннан чыгып, минем Уфа шәһәр хакимиятендә коммуналь хуҗалык һәм транспорт хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче әфәнделәргә, шулай ук Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчелегенә гади генә сорауларым бар.

Беренчедән, тротуар тутырып автомашиналар кую законлаштырылганмы? Әгәр юк икән, моңа нигә юл куела?

Икенчедән, автомашинаның тротуардан йөрүе рәсми рәвештә рөхсәт ителгәнме? Рөхсәт ителгән хәлдә, ул җәяүле гражданнарның хокукын бозу булмыймы?

Өченчедән, югарыда әйтелгән хәл җәяүлеләргә хәвеф белән яный һәм транспортта йөрү, туктау кагыйдәләрен боза икән, дәүләт инспекциясе нигә битараф кала? Бу хезмәт, хәрәкәт кагыйдәләрен күзәтү һәм бәхәсләрне хәл итү белән беррәттән, урамда транспортка кагылышлы гомум тәртип өчен дә җавап бирми микәнни?

Әлбәттә, мәсьәләләрне күтәреп чыгу, сорауларны кабыргасы белән кую җиңел, аларга җавап табу авыррак. Әмма, салымны вакытында түләп баручы граждан буларак, законлы сорауларга җавап көтәрлек хокукыбыз бар. Моннан тыш, башкала кешеләре үз пайтәхетен килгән-киткән түрәләр өчен түгел, ә үзенең туган йорты дип саный. Безнең шәһәр читендәге виллаларда яшәрлек рәт юк, әмма, фәкыйрь булсак та, пөхтәлектә, хәвефсезлектә, ихтирамда яшәү теләге бар.

Ихсан ГАРИФУЛЛИН.

— Командировкаларда булганнан соң, еш кына түбәндәге эчтәлекле хатлар алам: “Менә Сез бездә булдыгыз, килүегезгә үзәк урамны буядылар, өстәмә рәвештә агач-куаклар утырттылар һәм шуның белән вәссаләм! Ә Сез ихаталарга, подъездларга кереп карагыз. Әлбәттә, Сезгә аларны күрсәтмәячәкләр, чөнки оят”.

Командировкалар вакытында мин махсус рәвештә ихаталарга керәчәкмен һәм анда төзекләндерү барышы белән танышачакмын. Һәм бу, әлбәттә, алдан билгеләнмәячәк, юкса чынбарлыкны күреп булмый. Чисталык һәм тәртипне тәэмин итү — бу эш өчен җаваплы һәркемнең мөһим бурычы.

(Русия Президенты Дмитрий Медведевның муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән очрашудагы чыгышыннан).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»