09.11.2010 - Көнүзәк

Чишмәнең коры шикәре

Чишмә шикәр заводы коллективында үткән елдагы кебек күтәренке кәеф сизелми быел. Һәрхәлдә, моны завод директоры Эльмир Асаевның сөйләвеннән дә тоемларга мөмкин. Быелгы сезонда завод эшкәртәчәк чимал күләме былтыргыдан өч тапкыр диярлек кимрәк. Хуҗалыкларда шикәр чөгендере җыю тәмамлануга бара, ә тупланган чимал күләме 100 мең тоннага да тулмый. Үткән елда исә завод 300 мең тоннадан артыграк  “татлы тамыр’’ кабул иткән иде.

1971 елда эшли башлаган заводның 40 елга якын тарихында быелгыдай корылыклы чорны да, чималның бу дәрәҗәдә аз булуын да хәтерләмиләр. Әле кайчан гына Туймазы, Бүздәк, Благовар кабул итү пунктлары шушы чорда ук шикәр чөгендере белән тулы була, ә аны эшкәртү сентябрьдә башланып, март азакларына кадәр дәвам итә иде. Әйткәндәй, хезмәт юлын 20 ел элек биредә башлаган Эльмир Рәис улы да моның шаһиты. Шикәр чөгендере игү хуҗалыклар өчен икътисади яктан файдалы, дибез, әмма шул ук вакытта “татлы тамыр” плантацияләре кимегәннән кими. Агымдагы елда да күзәтелде бу. Чишмә зонасына караучы районнарда шикәр чөгендере быел нибары 15 мең гектарга якын мәйданда үстерелде, шуның 11300 гектары завод хуҗасы “Разгуляй-Агро” компанияләр төркеме хуҗалыкларына туры килә. Ягъни, чимал белән заводны, нигездә, аның районнарда биләмәгә җир алган структур берәмлекләре тәэмин итә.

Җәй башында бердәм күтәрелгән чәчүлекләргә өметләр зур иде, әлбәттә. Уңыш җыю башланыр алдыннан үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре хәлнең көтелгәннән дә аянычлырак икәнен күрсәтте. Мул уңышка исәп тотмасалар да, чимал эшкәртү чорына, гадәттәгечә, яхшы әзерләнделәр заводта. Гомумән, чөгендер уңышын кабул итүгә әзерлек заводта язгы чорда ук башлана. Барлык технологик җиһазлар ремонтлана, аннары сынап карала. Монда инде вак-төяк юк, чөнки бер тапкыр эшкә кушылган технологик чылбыр чимал тулысынча эшкәртелеп беткәч кенә туктатылырга мөмкин.

 — Быелгы сезонга завод 370 мең тонна чимал эшкәртүгә планлаштырылып әзерләнде, — ди директор. — Әлеге күрсәткеч үткән елгысына карап чыгарыла, чөнки былтыр шушы дәрәҗәгә якынлашкан идек. Шуңа да әзерлектә гаять зур эш күләме башкарылды. Атап әйткәндә, технологияне камилләштерү максатында цехларда яңа җиһазлар урнаштырылды. Бер сүз белән әйткәндә, ремонтка акчаны кызганмадык. Тоташ алганда, эшкәртү чорына әзерлектә җитештерү куәтләренә барлыгы 40 миллион сумлап инвестицияләр салынды. Чыгымнар акланырмы — моны инде ахыргы эш нәтиҗәләре күрсәтер.

Шикәр заводына быелгы сезонда тәүге чөгендер олаулары сентябрь урталарында ук килә башлый. Беренче квитанция Сафар авылы фермеры Азамат Әсәдуллинга тапшырыла. Әйткәндәй, бу хуҗалыктан барлыгы 550 тонна чөгендер китерелгән. Кызганычка каршы, мондыйлар күп түгел. Эре хуҗалыклар чөгендер игүдән баш тартканда, фермерларга ни сан, әлбәттә.

Чөгендер кабул итү пункты мөдире Альмир Байбурин билгеләвенчә, аңа тапшырылган эш участогында хәзерге вакытта киеренке мизгел. Ни өчен дигәндә, барлык хуҗалыкларда да дип әйтерлек  “татлы тамыр’’ казып алынган. Хәзер инде аны тиз арада озату хәстәре күрелә. Шуңа да кабул итү пунктына машиналар агымы зур гына. Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 12гә кадәр һәркөнне 5-6 мең тонна чимал кабул ителә. Шул ук корылык йогынтысымы, әллә башка сәбәпме — китерелгән чөгендернең сыйфат күрсәткечләре елына карата ярыйсы гына, ди белгечләр. Һәрхәлдә, моны лаборатория анализлары раслый. Быел чөгендер чагыштырмача чиста, шикәрлелеге 16,6 процент тәшкил итә. Бу — соңгы елларда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Корылыкта үскән чөгендернең шикәре дә коры быел.

Кабул итү пункты мөдире билгеләвенчә, лаборатория белгечләре Әлфирә Галиуллина белән Венера Акбирдина йөкләтелгән бурычларны намус белән үти. Китерелгән чөгендерне кагатларга урнаштыручы механизаторлардан пункт мөдире аталы-уллы Фатих һәм Илһам Гыйльмановларның фидакарь хезмәтен югары бәһаләде. Алар моңарчы Бүздәк чөгендер кабул итү пунктында эшләгән. Булдыклы Гыйльмановлар хәзер биредәге коллективта үз кеше санала.

Тәүлегенә 3100 тонна чимал эшкәртергә сәләтле завод, кимендә өч көнлек запас туплангач, 28 сентябрьдә эшкә кушылган иде. Шуннан башлап биредә 12 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Продукциягә хакларны завод билгеләми, бу мәсьәлә Мәскәүдәге “Разгуляй” компаниясендә хәл ителә. Әйткәндәй, күмәртәләп сату хаклары билгеле инде — килограммы 31 сум, моңа кибетләр өстәмәсен дә кушкач, ару гына сан килеп чыкмакчы. Тәүге карашка, бу завод эшчеләре файдасына кебек. Әмма монда башка мәшәкатьләр дә баштан ашкан. Чимал аз булганлыктан, күп дигәндә бер-ике атнадан эшкәртү сезоны тәмамланып, завод ябылачак. Аңлашыладыр, коллективның зур гына өлешенә эшсез калу яный. Аерым категория эшчеләр озайлы ялга җибәреләчәк. Корылыклы җәй завод эшчеләре өчен дә менә шундый зур проблемалар тудырды.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»