19.12.2013 - Көнүзәк

Иномаркаң таможня үткәнме?

Быел республикада таможня бәясен түләмичә Европадан, күбесенчә Литвадан кайтарылган 47 автомобиль тартып алынды. 24,2 миллион сум түләнмәве турындагы материаллар чик буе таможняларына җибәрелде.

Республикада чит илдә җитештерелгән автомобильләрне рөхсәтсез сату буенча яңа схема гамәлгә ашырыла. Чит ил гражданы үз автомобилен Русия территориясенә “вакытлыча” кертә, бу очракта транспорт салымнары һәм таможня пошлиналары түләнми. Ярты ел эчендә автомобиль илдән чыгарылырга тиеш, әмма хуҗасы, законны бозып, аны сата. Алыш-бирешнең законсызлыгы турында берни белмәгән сатып алучы чит дәүләтнең теркәү номерлары сакланып калган автомобильдән файдалана.

Судка 21 материал җибәрелгән, биш транспорт чарасы конфискацияләнгән.

Ел башыннан Идел буе федераль округында илгә вакытлыча кертелгән автомобильләрне кире чыгармауга бәйле административ хокук бозу турында — 390, алардан файдалану хокукын тапшыруга бәйле 291 эш кузгатылган. Бу статьялар буенча автомобильне мотлак тартып алу каралган. Быел округта 289 автомобиль тартып алынган, суд карарлары буенча 56сы конфискацияләнгән.

Таможня үтмәгән автомобильләрне сату белән җинаятьчел төркемнәр шөгыльләнә дип раслау нигезле.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»